Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әсәрләрен кабат-кабат укыйм да, hәрвакыт үзем өчен элек сизмәгән яңгырашлар табам.
Йөз елдан артык элек язылган юллар бүгенге көн тәртибенә, илдә барган хәлләргә нәкъ туры килеп тора бит! Ничек Тукай моны сизгән, гасырлар аркылы булачак үзгәрешләрне күргән?
1908 елда «Яшен» журналының 1 август санында Габдулла Тукайның «Тотса мәскәүләр якаң» дигән шигыре басыла.
Ни кыйлырсың, хаҗи абзам, тотса мәскәүләр якаң?
Как ты будешь отвечать там, тотса мәскәүләр якаң?
Сыймас идең киң җиһанга, малыңа мәгърур булып;
Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң.
«Типтереп» йөрдең тәтәйләрдә, театрны сүгеп;
«Нет, князь, постой!» – диерләр, тотса мәскәүләр якаң.
Әйләнәңдә әйләнеп йөргән икейөзле муллалар
Әйләнеп тә карамаслар, тотса мәскәүләр якаң.
Яшьләр өстеннән донос илткәндә яхшы «дустларың»,
Бел, үзеңнүк яптырырлар, тотса мәскәүләр якаң.
Бел, хәзер дөнья кяфергә һәм сиңа җәннәт әле;
«Мөэминә зиндан» булыр ул, тотса мәскәүләр якаң!
Тыңламасаң бу нәсыйхәтне, язу бушка фәкать;
Эш үтәр бит тыңласаң да, тотса мәскәүләр якаң.
Җитмәгәнме бер хатын, өч-дүрт хатын асрау нигә?
Бер хатынга зар булырсың, тотса мәскәүләр якаң!
Менә шушы шигырьне күптән түгел кабат укыдым да, гаҗәпкә калдым. Бу бит безнең турында! Узган гасырның 90 нчы еллары искә төште: суверенитет, азатлык, хәтерлисездер ул болганчык елларны. Мин ул вакытта Әлмәт шәhәрендә прокурор булып эшләп йөрим. Кайнар вакытлар! Хакимият биналары урнашкан мәйданда митинглар, милли оешмалар «Дружба» нефть үткәргечен ябуны таләп итә: нефтьне үзебездә калдырабыз! Татарстан шушы кыямәт көннәрендә үз юлын эзли. Казанда Ирек мәйданы гөрли, Әлмәттә – Ленин мәйданы.
Төп эләгешү 1992 елның март аенда булды – Татарстан бәйсезлек турында референдум игълан итте. Китте шуннан соң бертуктаусыз сөйләү, бәхәс, бәрелешләр. Татарстанны җайлап-майлап та карадылар, куркыттылар да.
Берзаман Мәскәүдән уннан артык кешедән торган Россия прокуратурасы десанты килеп төште, башлыклары – Ильюшенко дигән кеше. Соңыннан бу экспедицияне җитәкләгән өчен аңа зур бүләк бирделәр – Россиянең Генеральный прокуроры итеп билгеләделәр.
Шушы десанттан ике прокурор Әлмәт шәhәренә килеп төште, янәсе, урындагы прокурорларга эштә «ярдәм» итәргә. Мәскәүләрнең сөйләшүе кыска иде – Татарстанда референдумны булдырмаска! «Прокурор буларак, референдумны законсыз дип игълан итәргә кирәк!» – диделәр мәскәүләр.
Казандагы безнең прокурор җитәкчеләре дә шул ук хәлдә, аларны да мәскәүләр бөтен яктан кысып тота. Озак ламый Казаннан бөтен шәhәр hәм район прокурорларына фәрман килде (аны телефон аркылы әйттеләр, без язып алдык) – референдум законга туры килми, аны тыярга hәм үткәрмәскә дигән таләп белән. Без бу кәгазьне, бер сүзен дә, бер хәрефен дә үзгәртмичә, район комиссиясенә язып, кул куеп кертергә тиеш булдык.
- Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 2026 елгы 9 октябрь саныннан укый аласыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала