Республикада Уку өчен 2 минут

Их Мөслим, сагынырмын ич мин

24-25 сентябрьдә Мөслим районында чираттагы татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре узды. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә каләм әһелләре – Вазыйх Фатыйхов, Фоат Садриев, Лилия Садриева, Фатиһ Кутлу, Шәмсия Җиһангирова, Марсель Галиев, Фоат Галимуллин, Ринат Мөхәммәдиев, Миңзифа Әхмәтшина, Вахит Имамов, Рәдиф Гаташ, Рафис Корбан, Айгөл Әхмәтгалиева, Рәфкать Шаһиев, Рәшит Минһаҗ, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Факил Сафин, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Әлфия Ситдыйкова катнашты.

Мөслимдә Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә катнашучылар. /Фото – muslumovo.tatarstan.ru.
Мөслимдә Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә катнашучылар. /Фото – muslumovo.tatarstan.ru.

Менә тагын әдәбият, сәнгать әһелләре белән бергә төшләргә кереп йөдәткән туган туфракка – Мөслимгә кайттык. Туган якка кайткангамы, күңелле дә, моңсу да мондый сәфәрләр. Туып үскән авыл – Мәлләтамак аша узып киткәндә, әби-бабайлар, әткәй-әнкәй яткан зират, тәгәрәп-аунап үскән нигез, фирүзә түбәле йорт кул сузымында гына кала. Язучылар төркеменнән аерылып калып булмый: әллә нихәтле чара ниятләнгән – барысын да күрәсе, каләм очына аласы килә. Быел бигрәк тыгыз булды. «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән Казандагы «Туган авылым» милли комплексында Җәлил хәзрәт Фазлыевны юбилее белән котладык та Мөслимгә «очтык». Ярый әле мөхәррирнең машинасы яхшы: ике сәгать ярымда якташыбыз, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова кичәсенә кайтып җиттек (ике юбиляр да күренекле зат, тик ике юбилей кичәсенең бер көнгә туры килүе генә кыен икән).

Ни кызганыч, шагыйрә бәйрәменең иң дулкынландыргыч өлешендә – туган авылы Баекта оештырылган тантаналы чараларда катнаша алмадык. Баек ул – Татарстан белән Башкортстан чигендәге туфракта, табигатьнең бик ямьле төшендә, Ык елгасы буенда утырган борынгы татар авылы. Аның матурлыгын язып-сурәтләп бетереп булмый: барып күрергә кирәк. «Гобырдык» чишмәсе, төп мәктәп, ягымлы, кунакчыл авыл халкы... Яшь чагында, университетны тәмамлагач, Мөслим якларында бераз мөгаллимлек иткән мәшһүребез Рәдиф Гаташ шагыйрәнең иҗат кичәсендә, сәхнә түреннән, юлда, Казанга кайтканда да Баекта алган хис-тәэсирләре белән шактый озак уртаклашты. Сер түгел, иҗат кешесенең һәрберсе иң әүвәл «тәгәрәп-аунап буй үскән» туган җирендә танылуга мохтаҗ. Менә Шәмсия Җиһангирова нигезендәге йорт диварында район хакимияте башлыгының фатихасы белән язутакта пәйда булды.

«Синең диагноз – мосаллия»

Шулай итеп, Шәмсия ханымны көндез – авылында, кичен Мөслимдә, Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында зурладылар. Дөресрәге, мәхәббәт аңлаттылар. Мәгълүм ки, Шәмсия ханым, шагыйрь Зөлфәтебез яратып әйткәнчә «Шәмс» (гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә «кояш» дигәнне аңлата) – журналист, шагыйрә генә түгел, нечкә зәвыклы җырчы да. Халык җырларын аеруча яратып-тоеп, Мөслимнең талантлы җырчылары Зифа Басыйрова, Халидә Уразаеваларны искә төшереп, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндереп башкара ул. Җырчы сәхнәгә, алкышлауга мохтаҗ. Хәер, шагыйрь халкы да укучылар мәхәббәтен тоеп яшәсә, аның иҗаты мулрак, нәтиҗәлерәк була.

Мондый кайтма бәйләнеш фән әһелләре өчен дә зарур. Халык белән бер сулышта яшәү дигән сүз бу. Әлеге иҗат кичәсенең бер үзенчәлеге – кайтма бәйләнеш мисалы шагыйрәне зурлау өчен Екатеринбургтан Мөслимгә махсус килгән Юныс Миңнемөхәммәтов булды. Башкортстанның Тәтешле районында туып үскән, үзе дә җырлар авторы, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты булган милләттәшебез Шәмсия Җиһангирова иҗатын яратучылар сайтын булдырган икән. Юбилярны котлаганда, Юныс үзе сәхнә түреннән: «Анда бүген ун меңнән артык кеше исәпләнә», – дип сөйләде. Әле тагын кемнең мондый «җанатарлар клубы» бар?!

Без биредә район башлыгы Альберт Хуҗин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, язучылар Фоат Садриев, Фоат Галимуллин, Ринат Мөхәммәдиев, Ркаил Зәйдулла һ.б., юбилярның туганнан туган энесе Дәүфит Хәмәдишин, туган-тумачалары, авылдашлары котлауларына тукталып тормыйча, шагыйрь, журналист, «Әлмәт таңнары» газетасы баш мөхәррире Рәфкать Шаһиевның Шәмсия ханымга тормыш биргән, атаклы «Кыйбла барлау» шигыре тууга сәбәпче булган әнисе Мосаллия апага багышланган «Синең диагноз – Мосаллия» шигырен бирү белән чикләнәбез.

Бу дөньяның әллә кемнәре бар –

Ярыйм, дия-дия башын ия.

Син гомергә туры кала белдең,

Синең диагноз – Мосаллия.

 

Бу дөньяның әллә кемнәре бар –

Яраклашып кора алтын оя.

Син ояңны карлыгачтай үрдең,

Синең диагноз – Мосаллия.

 

Бу дөньяның әллә кемнәре бар –

Затлы сүзен җаннарыңа уя.

Ул син шундый чирдән авыргансың,

Синең диагноз – Мосаллия.

 

Бу кичәдә сиңа нәрсә җитмәде, дип сорасагыз, Шәмсия ханымның җырлавы җитмәде, дияр идем. Форсат чыкса, «Кызыл төлке» җырын җырлавын сорамый калмас идем.

Шәҗәрәгезне беләсезме?

Икенче көнне язучыларны, төркемнәргә бүлеп, район мәктәпләренә тараттылар. Безгә – Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Факил Сафин белән өчебезгә Туйгелде мәктәбенә бару насыйп булды.

Мондый очрашуларда гадәттә балалар шагыйрьләре рәхәт чигә. Аларны беләләр, укыйлар. Мөҗәһит абый, болай да мәктәптә озак еллар укыткан кеше буларак, балалар психологиясен, дөньяны ни рәвешле кабул итүләрен һөнәри язучылардан яхшырак тоя-сизәдер дип уйлыйм. Башлап сүз алуга ук без аның балаларны авызына каратып тора алуын күрдек. Әле ул дипломатыннан курай-кубызларын чыгарсамы?! Аннан соң башка язучыларга вакыт та калмаска мөмкин. Шөкер, бу юлы сүзен кыскарак тотты шагыйрь. Аның чыгышыннан гамәли әһәмияте булган бер киңәшен әле үзем дә көндәлегемә төртеп куйганмын.

– Туган-тумача җыелганда, бәйрәм-юбилей вакытларында туганнарыгызны аерым-аерым да, гаиләләре белән дә фотосурәткә төшереп, фотоальбом ясап куярга онытмагыз. Болар кардәшләрегезне барлаганда, шәҗәрә төзегәндә бик кирәк була, – дип бик төпле киңәш бирде ул. Югыйсә, фотога төшерәбез дә, шунда саклана ул, дип еш кына тынычланабыз. Телефон югалырга, фотосурәтләр сөртелергә, кемнең кем икәнлеге, исемнәре, әлеге бәйрәм-чараның кайда, кайсы вакытта булганлыгы онытылырга мөмкин.

Факил Сафин, Чаллыда «Көмеш кыңгырау» газетасын күп еллар чыгарып килгән кеше буларак, укучы балаларның ничек сулаганын, нинди мәшәкать-мәнфәгатьләр белән яшәгәнен әйбәт белә. Шуңа күрә аның теләсә кайсы көнне теләсә кайсы мәктәпкә барып чыгыш ясый алуына, уен-көлке, йомры-йомшак сүзе белән укучылар мәхәббәтен генә түгел, укытучылар ихтирамын яулаячагына тамчы да шигем юк. Бу юлы да шулай булды. Мин дә мәшһүр якташларымнан калышмаска тырыштым. Гомумән, укучылар, укытучылар өчен дә бу очрашу эзсез калмагандыр дип уйлыйм. Һәрхәлдә, киләсе елда да сезне көтеп калабыз, дип хушлашты укытучылар. Бу сүзләр, әлбәттә, йөрәккә май булып ятты.

  • «Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи