Әзһәр Габидинең тууына – 100 ел
Куаныч-шатлыклары белән бергә төрле кайгы-хәсрәтләргә дә шактый бай булган агымдагы 2026 ел да үзенең соңгы чирекләрен ашыга-ашыга ваклап бара. Заман агышы адәм балаларын уйланырга, үткәнен, элеккеге буыннарның эш-гамәлләрен, язмышын искә төшерергә мәҗбүр итә. Төрле юбилейлар уздыру, түгәрәк даталарны билгеләп үтү – әнә шул вазгыятьнең мөһим бер чагылышы. Безнең әлеге язмабыз да бу юнәлештәге гамәлләрнең берсе. Ул шагыйрь, мөгаллим, сугыш һәм хезмәт ветераны Әзһәр Сәмигулла улы Габидинең тууына бер гасыр тулу уңае белән (25.09.1926–22.08.2001) языла.
Бу могтәбәр затның тәрҗемәи хәле, гомер юлы, күп кенә чордашларыныкы кебек, шактый гыйбрәтле, катлаулы. Ул Сарманнан 15 чакрымлап ераклыктагы Чукмарлыда ишле гаиләдә [әтисе Сәмигулла абзый (1898- 1949) – фронтовик] өченче бала булып дөньяга килә. Шунысын да искә төшерик: бу авылда 1923-1930 елларда Мирсәет Гыйләҗев укытучы булып эшли. Мәгълүм ки, аның улы, татар әдәбиятының классик язучысы Аяз Гыйләҗев та Чукмарлыда туа (17.01.1928–13.03.2002). Күрәсез: бу ике билгеле шәхес якташлар гына түгел, «почти» чордашлар да! Юбилярыбыз әүвәл Чукмарлы җидееллык, аннан Сарман урта мәктәпләрендә белем ала. Каникул вакытларында колхозда эшләп йөргән Әзһәр, урта мәктәпне тәмамлагач, бераз вакыт туган төбәгендә хезмәт итә.
1943 елның 11 ноябрендә 17 яшьлек егет хәрби хезмәткә чакырыла. Элемтәче сыйфатында Япония белән сугышларда катнаша. Каты яраланып, елга якын госпитальләрдә дәвалана. I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән Әзһәр Габидуллин 1947 елда туган якларына әйләнеп кайта. Колхозда хисапчы, хуҗалык эшләре мөдире-завхоз булып эшли. 1950 елда читтән торып Минзәлә педагогика училищесын тәмамлый һәм укытучылык эшенә күчә. Бераз вакыт Сарман районындагы Ләке, Мортышбаш авылларында татар теле һәм әдәбияты укыта. Педагогик эшчәнлегенең төп өлеше Чукмарлы мәктәбе белән бәйле. Вакыты-вакыты белән район гәҗите редакциясендә дә эшләп ала, әдәби берләшмә белән дә җитәкчелек итә. Сарман төбәгенең күп кенә кешеләре – Әзһәр абыйларының элеккеге укучылары. Болар арасында Клара Булатова, Ямаш Игәнәй һәм кайбер башка иҗат әһелләре дә бар.
Гаҗәеп матур табигатьле Чукмарлы авылында туып үскән Әзһәр Сәмигулла угылы сүз сәнгате белән балачактан ук мавыга. Үсмер вакытында ук шигырьләр язуы мәгълүм. Аларның кайберләре җирле матбугатта, төрле җыентыкларда басылып килә. Әмма тәүге китабы («Без – яз дуслары») чагыштырмача соңрак – 1965 елда, авторга 40 яшь тулып килгәндә генә – дөнья күрә. Алга таба, гәрчә аерым тоткарлыклар булып торса да, аның шигъри җыентыклары нәшер ителеп килә. Хәтерем ялгышмаса, аларның саны ике дистә тирәсе бугай.
Әзһәр Габиди шигърияте өчен тормышчанлык, ихласлылык хас. Ул үз укучыларын инсанлы, әхлаклы итәргә, табигатьнең матурлыгын күреп, тоеп яшәргә чакыра. Аның күпчелек шигырьләре яшь буынга атап язылган. Мәсәлән, «Күлдә вектә кояш көлә» китабындагы парчалар чын мәгънәсендә балаларның күңелен кузгатырлык. Автор матур шигъри тел, оригиналь сурәтләр ярдәмендә табигать, ел фасыллары, үсемлекләрнең үзенчәлекләрен тасвирлый. Әлеге китап рәссам Булат Гыйльванов тарафыннан күзләрнең явын алырлык итеп бизәлгән. Шагыйрьнең зур тиражлар белән дөнья күргән «Тапкырҗан табышмаклары» (1966), «Таң сәгате» (1989), «Калган эшкә кар ява» (1993) һәм кайбер башка җыентыклары да киң катлам укучыларга яхшы таныш. Ул берничә дистә җыр текстының авторы да («Бар ул ярату», «Минем гөлем», «Үпкәләп калган шикелле»...).
Әзһәр Габиди, гәрчә авылда яшәсә дә, милли-рухи, иҗтимагый тормышның үзәгендә кайнап гомер кичерде. Аның төрле темаларга язылган публицистик язмалары, рецензияләре вакытлы матбугат битләрендә еш басылып торды. Ул төрле җыелыш-чараларда чыгышлар да ясады.
Әзһәр абый ышанычлы таянычым булды
Әзһәр абый шәхсән без фәкыйрегез өчен «почти» якташ та. Хәзерге вакытта Татарстанның Зәй районына керә торган минем туган авылым Апач (СармашПо-Ирне) заманында Сарман районына кергән. Бездән 15 чакрымлап кына ераклыкта урнашкан. Чукмарлыда минем берничә мәртәбә булганым бар иде. Анда безнең якын кардәшебез Сәйдә апа яшәде, озак еллар буе балалар укытты. Хатыйп Йосыф угылы Сарман районындагы Иске Кәшер мәктәбендә урта белем алды. Минем әнкәй шушы тирәдәге Сарайлы авылыннан. Әти ягыннан әбием (мәшһүр дин галиме Морад Рәмзинең карендәше) Сарман янындагы Иске Әлмәттән. Укытучы, шигырь-мәкаләләр язучы Әзһәр абый хакында ишеткәнем булса да, аның белән күрешкәнемне хәтерләмим.
1964 елның җәендә, университетны төгәлләгәч, Хатыйп Йосыф угылы үзе теләп Сарман якларына эшкә килде. Мине Чукмарлы сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгеләделәр, бераздан шушындагы «Чулпан» колхозының партбюро секретаре итеп тә сайладылар. 1964 елда мин Сарман районының Яңа Имән авылы кызы Рәмзия Садрый кызына өйләнеп тә җибәрдем (ул яшьтән үк Казахстан якларында яшәгән. Караганда пединститутын тәмамлаган). Бер елдан соң, ягъни 1965 елда улыбыз Булат туды. Ул – чын мәгънәсендә Чукмарлы кешесе. «Россиянең атказанган укытучысы» дәрәҗәсенә ирешкән бертуган сеңлем Хәнифә Миңнегулова да мөгаллимәлек юлын шушы авылда башлады. 1967 елгы кызыбыз Гөлназ да (гимнастика буенча СССРның спорт мастеры) тумышы белән Сарманнан.
Мәктәп директоры булып эшли башлавымның тәүге көннәрендә үк мин Әзһәр Сәмигулла угылы белән таныштым. Хәзергедәй күз алдымда: мәһабәт гәүдәле, кара куе чәчле, физик яктан таза ир-ат. Зур, көчле куллар. Сөйләшеп киттек. Чын ир-атның («мужик»ның) әдәбият-мәдәният кебек тармакларда бик тә хәбәрдар булуы мине шаккатырды. Мәгълүм ки, мәктәп директорына, укыту-тәрбия эшләреннән тыш, хуҗалык мәсьәләләре белән дә ныклап шөгыльләнергә туры килә. Бу елларда, нигездә, физкультура, хезмәт дәресләре алып барган Әзһәр абый минем ышанычлы ярдәмчем, таянычым булды. Чукмарлы мәктәбе, гәрчә алдынгылардан саналса да, аның бинасы бик искергән иде. Без фәкыйрегезгә яңа мәктәп салу бурычы йөкләнде. Бу эштә дә Әзһәр абый бик ярдәм итте. Без аның белән проектлар сайладык, мәктәпнең нигезен салдык, кирпеч-материаллар артыннан йөрдек. Ике елдан соң мине КПССның Сарман райкомына партия мәгарифе кабинеты мөдире итеп күчерделәр. Яңа бина без киткәч сафка басты. Әмма мин аны даими игътибар үзәгендә тоттым.
Чукмарлыда эшләү елларында Әзһәр абый белән күп төрле чаралар уздырырга туры килде. Бөек Җиңүнең 20 еллыгын зурлап үткәрүләр, спектакльләр куюлар истә калган. Илдар Юзеев һәм кайбер башка билгеле затларны чакырып кичәләр уздыру да хәтердә.
Әзһәр абый үзенең ихласлылыгы, туры сүзле булуы белән аерылып тора иде. «Без – яз дуслары» исемле юка дәфтәр калынлыгында 15 битлек кенә китапчыгы чыккач, аның балаларча куанып йөрүе хәзер дә күз алдымда. Тәнкыйди фикерләре өчен аңа төрле кыенлыклар кичерергә, нахак бәлаләргә дә дучар булырга туры килде.
Үзе дә ишле гаиләдә туып үскән Әзһәр абый – ата буларак та үрнәк затларның берсе. Ул җәмәгате Тәзкирә ханым белән алты бала үстерде, аларны укытты, тормышка лаек затлар итеп тәрбияләде. Бу могтәбәр зат күпләгән оныкларының бабасы да. Шунысын да телгә алу урынлы булыр: Әзһәр абыйның энесе Әзбәр Габидуллин (1940 елгы) – күпләгән физика укытучыларының остазы, дәреслек-әсбаплар авторы, Казан педагогика институты студентларының яраткан, бик тә хөрмәт иткән профессоры. (Ни үкенеч, ул да инде моннан берничә ел элек бакыйлыкка китеп барды).
Сарманлылар хөрмәтләп искә алды
Сарман төбәгендә безгә озак эшләргә туры килмәде. 1967 елның ахырларында без фәкыйрегез Казан университетына чакырып алынды. Шуннан бирле, ягъни инде менә 60 еллап шул мәшһүр уку йортында мөгаллимлек кылам. Әмма Сарман, Чукмарлы белән элемтәләр өзелмәде. Сирәк кенә булса да Әзһәр абый белән дә хәбәрләшеп тордык. Аның кайбер юбилейларында да катнашу насыйп булды. Ни куаныч, сарманлылар бу могтәбәр затларын онытмый, искә төшереп тора.
Әзһәр Сәмигулла улының 100 еллыгы нык хәзерлек, киң масштабта үткәрелде. Бу уңай белән вакытлы матбугат битләрендә, интернет челтәрендә шактый гына материаллар дөнья күрде. Мәсәлән, «Мәдәни җомга» газетасы 11, 17 сентябрь саннарында (2026 ел) шагыйрьнең рәсемнәре белән аның шигырьләрен бастырып чыгарды. Назыйм Мәхмүтовның бай эчтәлекле язмасын да укучыларга җиткерде. Мәктәпләрдә, мәдәният учакларында төрле конкурслар, чаралар үткәрелде.
Юбилей 30 сентябрьдә район күләмендә «Әзһәр Габиди көне» рәвешендә яңгыраш алды. Анда Казан, Чаллы, Әлмәт калаларыннан, күрше төбәкләрдән килгән милләттәшләребез катнашты. Сарман аграр лицее бинасына тантаналы шартларда Әзһәр Габиди хөрмәтенә истәлек тактасы куелды. 2 нче гимназиядә укучылар, укытучылар белән дә очрашып алдык.
100 еллык юбилей чараларының төп өлеше мөгаллим-шагыйрьнең туган авылында – Чукмарлыда үткәрелде. Табигать тә бу истәлекле вакыйгага үзенең кояшлы, җылы көнен бүләк итте. Биредә элеккеге укучыларымны (укытучы Зөлфия Туктарова, полковник Мөнир Сәхабетдинов һ.б.) очраттым. Халык Сабан туена җыелган кебек күпләп килгән иде. Әзһәр абыйның йортына тантаналы шартларда шулай ук истәлек тактасы куелды. Юбилей чаралары алга таба авыл мәдәният йортында дәвам итте. Без биредә Әзһәр Габиди музее белән таныштык. Аннан «Мин – җиремнең мәңге тынмас улы» дип исемләнгән искә алу кичәсе башланды. Анда укучыларның, иҗат көчләренең конкурсларына йомгак ясалды, бүләкләр бирелде. Шагыйрь турында Факил Әмәк, Газинур Морат, Равил Сабыр, Нәсим Акмал, Равил Гыймадиев кебек каләм әһелләренең хатирәләре, чыгышлары тыңланды.
Шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Рафис Уразаев, Алмаз Ишморатов чыгышлары тамашачылар тарафыннан аеруча җылы кабул ителде. Әлеге кичәдә без фәкыйрегезгә дә зурлап сүз бирделәр. Үз чыгышымда мин Чукмарлы, юбиляр хакында кайбер хатирәләрем белән уртаклаштым. Бергә эшләгән, аралашкан аерым затларны (укытучылар Сөммия Уразаева, Мулланур Вахитов, Василий Лобашов), ул вакыттагы колхоз рәисе (соңыннан Апас, Яшел Үзән районнарының башлыгы булган) Хәмит Хәйретдиновны һ.б. искә алдым. Кайчандыр үзем укыткан, аралашкан күп кенә таныш-белешләремә игътибарлары өчен рәхмәт белдердем. Чукмарлыда озак еллар буе агроном, партбюро секретаре, колхоз һәм авыл советы рәисе булып эшләгән, Татарстан Югары Советы депутаты, каләм әһеле Фәһимә ханым Мөхәммәтшина (Якупова) белән очрашу да күңелле булды. 94 нче яшен ваклап барган бу мөхтәрәмә ханымның әле хәзер дә зиһенле, игътибарлы булуы мине сокландырды.
Мин сарманлыларның үз якташлары – шагыйрь, мөгаллим, сугыш һәм хезмәт ветераны, берничә орден һәм медаль иясе, «Халык мәгарифе отличнигы», «Татарстан Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре» Әзһәр Сәмигулла улы Габидине хөрмәтләп искә алулары, аның 100 еллык бәйрәмен ныклап оештырулары өчен ихласи рәхмәтле.
***
Бу язманың ахырында (бәлки бик урынлы да түгелдер?) бер аянычлы, әмма реаль хакыйкатьне телгә алмыйча булдыра алмыйм. Россиянең күп кенә авыллары кебек, заманында гөрләп, тулы канлы тормыш белән яшәгән Чукмарлы да соңгы дистә елда бетүгә йөз тоткан шикелле (янәшәдәге Сәях, Владимировка авыллары тәмам юкка чыккан). Халкы шактый таралган, балалар бик аз туа. Хәйретдинов һәм Якуповалар, Миңнегулов һәм Габидиләр төзеткән мәктәп инде күптән ябылган, биналары ташландык, хәрабә хәлендә. Бар булган бик аз санлы гына балалар 6 чакрым ераклыктагы Петровка мәктәбенә барып укый... Менә шундый хәл-вазгыять.
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала