Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Татарстан синоптиклары яңгыр, юеш кар, томан һәм бозлавык хакында кисәтә

Татарстан синоптиклары яңгыр, юеш кар, томан һәм бозлавык хакында кисәтә

Иртәгә, 18 ноябрьдә, Татарстан территориясендә дымлы һәм болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Республикада яңгыр һәм юеш кар ява....

Иртәгә, 18 ноябрьдә, Татарстан территориясендә дымлы һәм болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада яңгыр һәм юеш кар ява. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк, юлларда бозлавык барлыкка килә, дип кисәтә синоптиклар.
«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр республика метеорологларының башлангыч фаразларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, һава торышының үзгәрүе салкын атмосфера фронтының үтүе белән бәйле була.
Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -2 градуска кадәр төшә. Көндез һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итә. Республиканың көнбатышында һәм көньяк-көнбатышында – җылырак, көньяк-көнчыгышында салкынрак була.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/17/197103/

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи