Татар гаме Уку өчен 2 минут

«Мин милләтемә хезмәт иттем»

8-9 октябрь көннәрендә Казанда һәм Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында күренекле тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласиның тууына 150 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Анда бөек мәгърифәтчебезгә һәм аның хезмәтләренә объектив бәя бирергә тырыштылар.

Сәхнәдә галим янәшәсендә – шәҗәрәнең сурәтен ясаган Нәҗип Нәккаш һәм Һади Атласиның варислары. Р.Минһаҗ фотосурәте.

 

Конференциянең беренче көнендә, төшкә хәтле уздырылган пленар утырышта тарих фәннәре докторы, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Шәрекъне өйрәнү институты профессоры Диләрә Госманованың чыгышы аеруча төпле, нигезле булды. Ул анда 1 нче һәм 2 нче чакырылыш Дәүләт думасында (1905-1907 нче еллар) мөселман фракциясенең барлыкка килү тарихына, Россия империясендә яшәгән бер мөселман кешесенең парламент эшчәнлеге тәҗрибәсенә күзәтү ясады. Гомумән, аның чыгышыннан аңлашылганча, Һади Атласи, Садри Максуди кебек, югары мөнбәрдән русча нотык сөйләрлек оратор булмаса да, 2 нче Дума эшчәнлегендә, закон проектларын тикшерүдә һәм эшләүдә, татар телендә чыга торган парламент басмасын – «Дума» газетасын чыгаруда актив катнашкан. Бу Атласиның җәмәгать эшлеклесе генә түгел, мөселманнарның милли, дини һәм гражданлык хокукларын яклаучы дәүләт әһеленә әйләнүе турында сөйли. Хәер, мәгърифәтче, «замандашлары раслаганча, Санкт-Петербургтан кайткач, рус телен һәм Россия тарихы буенча белемнәрен камилләштерү белән җитди шөгыльләнә башлаган. Алга таба, актив сәяси эшчәнлегеннән китеп, үзен тулаем фәнни эзләнүләр һәм тарихи тикшеренүләргә багышлаган. Аның иң зур казанышлары нәкъ менә шушы өлкәгә – татар тарихына бәйле була».

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Радик Салихов, галимнең «Себер тарихы», «Сөенбикә», «Казан ханлыгы» дигән хезмәтләрен телгә алып, урта гасыр төрки-татар дәүләтләрен өйрәнүгә керткән зур өлеше өчен, Һади Атласины Мәрҗани эшен дәвам итүче, «татар тарих фәне классигы» дип атады, фикер иясе, XX гасыр башы татар иҗтимагый хәрәкәте лидерларының берсе дип бәяләде.

Пленар утырыш «Җыен» татар телен һәм мәдәниятен үстерү иҗтимагый фонды башкарма директоры Фуат Рәфыйковка, «Шәхесләребез» сериясендә «Һади Атласи» җыентыгын нәшер итүдә тырышлык күрсәткәне өчен, Һади Атласи премиясен тапшыру белән тәмамланды.

Төштән соң үткәрелгән секция утырышларында тарих фәннәре кандидаты, Курган дәүләт университетының Гуманитар институты директоры Денис Маслюженко – «XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы себер дәүләтчелеге историографиясендә Һади Атласи карашлары», Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Ленар Абзалов – «Атласи хезмәтләрендә татар дәүләтләренең сәяси-хокукый институтларын яктырту», Тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдерәфыйкова – «Һади Атласида «хатын-кызлар мәсьәләсе»: тарихи-биографик анализ», тарих фәннәре докторы, В.Лебедев исемендәге Россия дәүләт университетының Казан филиалы профессоры Айдар Хәбетдинов – «Җәдитчелекнең сәяси лидеры буларак Һади Атласи эволюциясе» дигән темага, Тарих институтының гыйльми хезмәткәре Халидә Баһаветдинова Һади Атласиның нәсел варисларын өйрәнүгә багышланган тәфсилле чыгыш ясады.

Миңа бер галимнең, Һади Атласи нигезсез репрессияләнгән, дигән сүзе генә сәер тоелды. Кешене нигезле репрессияләргә була дип аңларга мөмкин моны. «Репрессия» сүзен шәхесне изү, мыскыл итү, җәзалау дип аңлаталар, лабаса.

Тарихчы, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласига (1876- 1938) багышланган фәнни-популяр җыентык (16+) «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясендә «ТАИФ» ААҖ матди ярдәме белән 2026 елда дөнья күрде.
Тарихчы, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласига (1876- 1938) багышланган фәнни-популяр җыентык (16+) «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясендә «ТАИФ» ААҖ матди ярдәме белән 2026 елда дөнья күрде.

Түбән Чәке – гомер бишеге

Галимнең туган җиренә – Чүпрәле районының Түбән Чәке авылына барганда да галим-голәмәнең уй-фикерләре Һади Атласиның тарихи хезмәтләре тирәсендә әйләнде. КФУ галимәсе, филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпова гына, туган ягына кайтырга бер җитди сәбәп чыкканга сөенеп, Чүпрәле якларын мактап туя алмады. Һәрхәлдә, аның, безнең якларда «әбзәй», «и таем», дип эндәшсәң, теләсә кайсы йортта кунак итеп чыгаралар дигән киңәше күңелгә кереп калды (районның Иске Шәйморза авылы кызы икән ул; конференция тәмамланып, кире Казанга кайтканда: «Шимбә көн ич, ник авылыңа, әниең янына кайтмыйсың?» – дигәч: «Әнием Казанда, үз янымда», – дип җаваплады бәхетле кеше).

Мәшһүр галим туган туфракка аяк басуга, конференция кунакларын Түбән Чәке мәктәбе укытучылары телне йотарлык ризыклар белән сыйлады. Иң мөһиме, аеруча сокландырганы әле башка: 35 бала гына укыса да, шөкер, унберьеллык мәктәп эшләп тора икән монда. Мәктәптә бик шәп туган якны өйрәнү музее бар. Анда Атласига багышлап күркәм экспозиция булдырганнар. Менә бит тырышканда мәктәпне япмаска да мөмкин икән! Югыйсә, күп кенә районнарда, зур авыл дип тормыйча, 50-60 укучысы булса да, башлангыч мәктәпне генә калдырдылар.

Чүпрәле район мәдәният йортында кунакларны һәвәскәр артистлар әзерләгән «Тәсбих» дигән драмадан өзек-тамаша куеп каршы алдылар. Чүпрәлегә дә фән әһелләре җитди чыгышлар әзерләп килгән иде. Шуны да әйтми кала алмыйм: район хакимияте башлыгы Марат Гафаров көн буе галимнәр белән бергә булды, чыгышларны игътибар белән тыңлап, сораулар биреп утырды. Сер түгел, байтак кына җирдә, берәр сылтау табып, күздән югалалар…

Җирсез адәм – бәхетсез

Ул көнне иң истә калган чыгыш, бәлки, Һади Атласиның публицистикасына багышлангангадыр, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары Ленар Гобәйдуллинныкы булды.

Л.Гобәйдуллин галимнең публицистикасына күзәтү ясаганнан соң, мәгърифәтче хезмәтләрендә иң мөһим урыннарның берсе мәгариф мәсьәләсе икәнлегенә игътибар иткән. «Аның өчен мәгариф проблемасы – дәреслекләрне яки укыту тәртибен генә үзгәртү түгел, кешенең фикерләү рәвешен үзгәртү. Мәктәп милләтне яңадан торгызырга сәләтле шәхесләр тәрбияләргә тиеш».

Конференциядә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Илшат Фәйзрахманов Һади Атласи шәҗәрәсенең Югары Каракитә авылы тармагын күрсәтте.
Конференциядә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Илшат Фәйзрахманов Һади Атласи шәҗәрәсенең Югары Каракитә авылы тармагын күрсәтте.

«Дин саклау вә аңа ләякать» исемле мәкаләсендә галим «дин саклыйбыз» дип йөрүче надан руханиларны тәнкыйтьли. «Надан гаскәр башлыклары милләтнең җисемен генә җиңгәнлекләре хәлдә, надан дин башлыклары милләтнең һәм җисемен, һәм рухын буйсындырганнары хәлдә, боларның наданлыгы милләт гаскәр башлыкларының наданлыгыннан кат-кат ямандыр», – дип яза ул.

«Дин һәм җир», «Җиргә карашлар» мәкаләләрендә ул җирне татар халкының икътисади тормышы һәм киләчәгенә бәйли. «Һич шөбһәсез татарларга бер заман җир кайгысы төшәчәк, ләкин аларның җир өчен кайгырулары соң булачактыр. Анлар кайгыртырга башлаганда җирләр әллә кайчан аңлы милләтләр кулына кереп беткән булыр. Татарлар әле аның хакында уйлап та карамый». «Җиргә карашлар» мәкаләсендәге төп фикерләрнең берсе – җирне югалту милләтнең матди нигезен югалтуга китерә дигән караш. Ул җирне саклауны икътисади мәсьәлә генә түгел, милли яшәеш мәсьәләсе итеп куя. «Җир – диндер, җирсез адәм бәхетсез булыр», – дип яза Һади Атласи.

Бүген җирсез калу ихтималы татар җәмгыяте алдына тагын да калкурак килеп басты. Бу хәл авыл җирендә яшәүче халыкның гап-гади генә тоелган пай җирләрен ызанлаштыру мәсьәләсенә бармак аша карауда бик яхшы чагыла. Бик күпләр: «Ул җир кишәрлеге белән нишлисең инде», – дип бераз гына акча күрсәткәннәргә кишәрлеген сатып-тапшырып бетерде бугай инде.

Атласи татарларның икътисади яктан көчсез булу сәбәпләрен дә эзли. Ул белем һәм һөнәр җитмәүне, халыкның җитештерү эшләрендә аз катнашуын, хатын-кызларның хезмәт һәм һөнәр мөмкинлекләреннән читләштерелүен милли байлыкның үсешенә комачаулый торган шартлар итеп күрсәтә (ничек инде шулай тирән фикер йөртүче дәүләт әһеле ил агасы саналмасын ди). «Милләтнең киләчәге белемле, эшлекле, җаваплы һәм үз көченә ышанган кешеләргә бәйле. Проблеманы күтәрү белән генә чикләнмичә, аның сәбәпләрен аңлатырга һәм чишү юлларын күрсәтергә тырышырга кирәк». Һади Атласиның әлеге фикерләрен теләсә кайсы уку йортының диварына алтын хәрефләр белән язып куярга вакыт җиткәндер, шәт. Ленар Гобәйдуллин чыгышын менә шулай тәмамлады.

Сүз ахырында әлеге күркәм юбилей уңаеннан чыгарылган тагын бер хезмәт турында искә алмасак, хата булыр. Укытучыларга һәм мәктәп укучыларына, студентларга адресланган, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге кулланма «Инсанны инсан иткән тарихтыр» дип атала. Шуннан Һади Атласиның тагын бер алтынга тиң нәсыйхәтен китерәбез: «Тарих вә заманның мәңгелек агымнарының күрсәтүенә караганда, бер милләт надан булса, ул милләт, һичшиксез, икенчеләре тарафыннан тоткын ителә. Көчлеләр тарафыннан тоткын ителгән милләт, һич шөбһәсез, ярлылана. Андый бер милләт надан да, ярлы да булса, ул милләт, һичшиксез, бетә. Татарларны коткаручы бер нәрсә бар исә, ул бары тик уку, гыйлем вә шуларның җимеше булган икътисади хәлнең яхшылануыдыр».

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи