Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында балачакның самими хыялларын чагылдырган «Ак пароход» спектакле (16+) сәхнәләштерелде.
Спектакльне караганда беренче итеп «Ак пароход» повестеның авторы – танылган язучы Чыңгыз Айтматовның талантына, фикер тирәнлегенә тагын бер кат сокланып куясың. Әсәр язылганнан соң ничә дистә ел үтсә дә, дәүләт, җәмгыять үзгәрсә дә, әсәрдә күтәрелгән тема, проблемалар һаман яңа булып кала. Биредә табигатьне сакларга чакыру да, аны вәхшиләрчә юк итү, алны-артны уйламыйча файдалану үзең утырган агач ботагын кисүгә тиң икәнен аңлату да бар. Заман күп акча эшләп бәхетле булуны алга сөрсә дә, әсәрдә киң күңеллелек, бер-береңне ярату, ярдәмләшеп яшәү кебек сыйфатларны калку куюны сизәсең. Кеше булып калырга өйрәтә бу әсәр. Чыңгыз Айтматовны укыганда бер көн белән яшәмәскә, киләчәкне кайгыртырга кирәклеген аңлыйсың. Балалар күңелендәге өрфиядәй нәзберек хыялларны саклауның ни дәрәҗәдә мөһим икәненә төшенәсең.
Үзәктә – малай образы. Аның хәтта исеме дә юк. Ул кешелексезлеккә протест йөзеннән үз-үзен корбан итәр өчен килгән дөньяга. Үзен корбан итүе белән гөнаһка баткан, бәгырьләре каткан бәндәләрне тетрәтер өчен кирәк ул бу җиһанга. Бала япа-ялгыз, үзенең хыял дөньясында яши. Тормышта бер терәге, таянычы, ышыкланыр кешесе юк бичараның. Бабасы Момуның һәр сүзен йотлыгып тыңлый, һәр әйткәненә һичбер шиксез ышана иде сабый. Тик бабакае да көннәрдән беркөнне баланың хыялларын чәлпәрәмә китерде. Шуңа күрә малайның бу шакшы, җирәнгеч дөньядан китүдән бүтән чарасы калмый.
Аһ, нинди кирәкле әсәр бу бүгенге көн укучысы өчен! Бүген дә балаларыбызның күп өлеше ялгыз, үзләре корган хыяллары һәм чынбарлык арасында бәргәләнә. Спектакльдә җиде яше тулган малайның мәктәпкә бару күренеше якты буяулар белән ымсындыргыч сурәтләнгәнен күрәбез. Чыннан да, элек мәктәп баланың җанын тәрбияләде. Мәктәп белем йорты гына булып калмыйча, рухны камилләштерү урыны да иде. Ни кызганыч, бүген мәктәпләр бу миссияне җайлы гына итеп ата-ана җилкәсенә генә кайтарып калдырды. Ипотека, коммуналь хуҗалык өчен түләүләр, фәләнчә кредитлар белән кысылган бичара ата-ана исә тормыш йөген тарта. Ә шул вакытта балаларыбыз ялгыз. Үз-үзләренә кул салган, юлдан язган, явызлар йогынтысына бирелеп, үз-үзләрен харап иткән сабыйлар саны коточкыч дәрәҗәдә артуының сәбәбе дә әнә шулдыр, дип уйларга кирәк. Өлкәннәр мәгариф системасын әле бер, әле икенче төрле үзгәртеп үз уеннарын уйнаганда, сабыйларыбыз бик зур зыян күрә. Җәмгыятьтә кыйбла булмау, социаль челтәрләрдәге хаос исә әлеге проблеманы тагын да кискенләштерә. Бала күңелен аңларга тагын бер этәргеч бирә бу әсәр һәм бу спектакль. Әсәрдә чынбарлыктагы вакыйгалар риваятьләр белән үрелеп бара, шул рәвешле тарих, буыннар арасындагы бәйләнеш алга сөрелә. Кыскасы, Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» әсәре – үзе генә дә тиңсез байлык ул.
Җыеп кына әйткәндә, спектакльнең режиссеры Айдар Җаббаров бәһасез бу әсәрне сайлап бик уңган. Аны сәхнә теленә исә шагыйрә Резеда Гобәева күчергән. Спектакльнең уңышларыннан, Момун карт ролен башкарудан тыш, автор сыйфатында күренекле артистыбыз Нуриәхмәт Сафинның чыгыш ясавын билгеләп үтәргә кирәк. Быел Г.Кариев театрының бу мөхтәрәм артисты 80 яшен билгеләп үтә. Татар театрының матур традицияләрен, саф матур әдәби телебезне саклаучы яраткан артистыбыз ул Нуриәхмәт ага! Спектакль буе аның сөйләмен тыңлау шундый рәхәт, шундый ләззәт! Гомумән, Г.Кариев театры артистларына бу спектакльдә тел-теш тидерерлек түгел. Малай ролендә озын, чандыр булганга тагын да озынрак күренгән Инсаф Хәләүтдиновны күрү башта сәеррәк булса да, тора-бара күңел ышана башлады.
Балтек кушаматлы этне гәүдәләндерүче Илназ Хәбибуллинга карап туймаслык. Явыз Орозкулны Илнар Низамиев уйный. Бу артистка нинди рольне бирмә, бөтенесен оста башкарачак. Болан–Ана ролендәге Алсу Фәйзуллина бик тәэсирле. Гомумән, спектакльнең сурәтен рәссам Булат Ибраһимовка ышанып тапшырулары дөрес булган, Булат ярымчын ярым-мистик бер дөнья иҗат итүгә ирешкән. Ут куючы Ольга Окулова исә аңа ярдәм иткән. Кыскасы, баш режиссер Ренат Әюпов җитәкчелегендәге Г.Кариев театры труппасы күп сыналып та сынатмаган артистлардан гыйбарәт һәм аларга яңа иҗат офыклары куркыныч түгел. Ә менә спектакльнең артык озын килеп чыгуыннан, коры сөйләп чыгу өстенлек алганга күрә, вакыты-вакыты белән бик ялыктыруыннан куркырга кирәк. Сүз яшь тамашачы театры турында бара бит. Хәзерге балаларның исә зиһеннәре таркау булып, озакка чыдамаганын күз уңыннан ычкындырырга ярамый.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала