Татар халкының бөек шагыйре, татар шигъриятенең таҗы, милләтнең символы Габдулла Тукайның 140 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы төзекләндерелүе һәм игътибардан читтә калган кайбер мәсьәләләрне искә алып узу да мәслихәттер.

Тарихи чыганаклар
Ул тарихны ачыклау йөзеннән, әлеге музей комплексының идея авторы, шул төркемнең җитәкчесе, профессиональ татар нәкышенә нигез салучыларның берсе, сынчы Бакый Идрис улы Урманченың (1897-1990) шәхси архивында сакланган чыганакларга мөрәҗәгать итү кирәк табылды. Шәхси архив Бакый Урманченың улы Айдар Урманче тарафыннан Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеена вакытлы сакланышка куелган. Күпчелеккә билгеле булмаган әлеге чыганакларны без киң катлау укучы хөкеменә тапшырырга телибез.
Рәссам-уймачының Кырлайда музей төзелеше хакындагы тулы язмасы җәмәгате Флора Әхмәтова-Урманче (1935-2007) тарафыннан төзелгән «Баки Урманче и татарская культура» (2005) китабында «Тукайның Кырлайдагы мемориаль паркын иҗат итү турында» исемле мәкаләсендә басылган. Бакый Урманче Ташкентта яшәгән елларында ук туган Кырлайда Тукай эзләрен һәм әкияти образларын яңарту теләген гамәлгә ашыру ниятенә, Казанга күчеп кайткач, фикердәшләр эзли. Фикерне беренчеләрдән шагыйрь Сибгат Хәким (1911-1986) яклый һәм эшнең кузгалуына төп сәбәпче була.
Чынлыкта Кырлайда Тукай музей комплексы төзү фикере тиз генә тормышка ашмый. ХХ гасырның 60 нчы еллар башында башланган идея өчен көрәшкә бары 1974 елда гына чират җитә. Шул елны Тукай мемориаль музей комплексын барлыкка китерү буенча ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары М.Х.Хәсәнов җитәкчелегендә комитет төзелә. Рәссам-уймачының көндәлегеннән күренгәнчә, төзелеш җайлы гына барганга охшамый. Шунысы ачык: фикереңнең гамәлгә ашуы өчен, нинди дә булса каршылыкларны узарга тиешсең. Ул шулай булган, шулай бара. Бу Тукайның 90 еллык юбилее уңаеннан төзелә башлаган музей комплексының барлыкка килүенә дә кагыла.
Шәхси архивта музей комплексы төзелешенә караган чыганак моның белән генә чикләнми, әлбәттә. Алар арасында йортның архитектура проекты, фасадны бизәү өчен төрле сызымнар, җитәкчелеккә язган рәсми хатлар һ.б. да бар. Бу материаллар әлеге эшләрнең тулы картинасын күз алдына китереп бастыра. Без монда шуларның бер өлешен генә тәкъдим итәбез.
Укучыга тәкъдим ителгән язма шәхси архивта каралама хәлендә гарәп хәрефләрендә язылган кулъязмадан алынды. Көндәлек рәвешендә языла башлаган язмаларында аңлашылмаган урыннары да бар. Без текстны шулай калдыру ягында. Алар аша төзелеш барышына караган кайбер детальләр ачыла. Кулъязма Бакый Урманче язмасында ничек булган шулай тәкъдим ителә. Кайбер искәрмәләр дә бирелде.
Зөфәр МӨХӘММӘТШИН, филология фәннәре докторы.

Бакый УРМАНЧЕ, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы
Кырлай көндәлеге
1974 елның башында Тукайның 90 еллык юбилеена әзерләнү башланган иде. Юбилей комитеты эшли. Аның башында – Мансур Хәсән улы Хәсәнов.
28 февральдә телестудиянең киногруппасындан режиссёр В.И.Беспалов (Виктор Беспалов (1925-2015), кинорежиссер) белән сценарист Рината Рубцова (Риоритту Рубцова (1941), кинодраматург, сценарист) килеп Тукай хакында фильм ясый башлауларын сөйләделәр.
7 март. Сибгат (Хәким) килде. Кырлай урманы һәм әлбәттә, музей хакында сүз булды.
9 июнь. Кырлайда җыелыш. Комитет.
19 июнь. Министр (1973-1976 елларда ТАССР мәдәният министры Әдип Миндубаев (1929-1998) була), әдип Ренад Харис (Ренат Харис (1941), шагыйрь) килеп утырдылар.
1975. 19 март. Мансур Хәсән белән әдип Миңлебай (Кыяметдин Миңлебаев (1929-2005, журналист, тәрҗемәче) килделәр. Кырлай өчен сызымланган проектланган... Мәрхүм Исмәгыйль Гайнетдиновны (Исмәгыйль Гайнетдинов (1908-1977), архитектор) чакырырга уйлаган идем, консултациягә.
23 апрель. Министр әдип (1973-1982 елларда мәдәният министры урынбасары вазифасын Ренат Харис башкара) машина җибәрде. Урманда мемориал. Сүз уңгайлы булды.
14. Мөҗип Низамиев (Мөҗип Низамиев (1934-2012), мәдәният эшлеклесе), Әмир Заһиров (Әмир Заһиров (1946), скульптор, педагог, музыкант), Шамил Фәхретдин белән Кырлай урманында урын карадык.
9 июль. Мөҗип Низамиев белән Кырлайга барып кайттык. Тимерхан Борһанов (Тимерхан Борһанов (1925-2004), фирка һәм административ хуҗалык эшлеклесе) яңа урын билгеләде.
16. Керамист Шубин (Борис Шубин (1937-2005), рәссам-керамист) Кырлайда бер кич кунып [кайтты].
29 август. Мансур Хәсән. Кырлайга китдем, эшли башладык.
12 август. Кырлайдан кайтдым.
13. Министрда һәм Мансур Хәсәндә очрашу. Альфред Парсин (төзүче) белән сөйләшүләр. Сентябрь 19 [нда] килде.
9 октябрь «Ватан» колхозы идарәсе. Директор Габделфәрд. Хәсәншәех авылыннан Зиннур оста.
30 июль. Әмир, Шамил белән Кырлайга.
1 август. Әмир, Шамил эшкә керешделәр. Әмир урманчылар белән агач эзли. Шамил паркның планын ясый.
2. Харис Зәйнуллин (Харис Зәйнуллин (1931-1994) хуҗалык-хакимият эшлеклесе) белән күрешү.
3. Харис машина җибәрде. Кайтканда анарда кунак булдык.
4. Кырлайга китдем.
16 да договор ясалды.
23 сентябрь. Ренад (Ренат Харис) договорны китерде. Альфредка шалтыратдым.
1 октябрь. Кырлайда.
1976 гыйнвар. Кисмәк ваза.
Февраль. Морад (Марат Рахманкулов (1909-2003), рәссам, скульптор, театр һәм кино рәссамы), сызымнар, шаблоннар китерде.
19 апрель. Тукай фигурасы тәмамланып килә. Альфред Парсин тагы сүзендә тормый. Петрәй калыпларга киләрем дигән иде.
8 май. Кичә, җомга көн гипс килде. Лак өчен техник спирт килде. Электросварко вакыйгасы. Сәгать 12 дә Альфред шалтыратды. Ватылган. Фаҗига. Хәмид.
11. Хәсрәт. Сәгать 12. Сварщик яңа детальләр алып килгән. Эшне яңартдык.
19. Министр белән заводка бардык. Эшчеләр юк. Калыплаучылар юк. җаным кайнады. Остаханәгә барсак аракы исе аңкый. Парсин да эчеп йоклаган.
20. Кырлайдан кайтдым. Тукай пьедесталда.
Драматик моментлар. 19. Сәгать 4. «Тукай»ны КАМАЗ белән Парсин алып китде. Вакыты өлгермәстән. Унлап кеше көне-төне эшләделәр. Техник коралларны табу, калайлау һәм кую материаллларын табу һәм транспорт белән тәэмин итү Арча районы Тукай-Кырлай колхозы вазыйфасы булса да, практикада алар майтара алмас[лыгы] билгеле һәм Тукай фигурасының вакытында урынына барып утыруы шөбһәле иде. Шунлыкдан бөтен материал һәм башка кирәк-ярагын табу үземнең кул астымдагы бригада тырышлыгы белән эшләнде.
Кырлайга илтү. Бу бригада халкы янына, әгәр дә ЖБИ баш инженерның 4-5 инженеры һәм әллә ничә эшчеләрнең катнашуын да өстәсәк, Тукай фигурасы (статуясы) эшкиндерүдә барысы егерме бишдән артык кеше турыдан-туры катнашуын һәм дәртләнеп эшләүләрен, саф күңел белән булышуларын әйтеп үтәргә тиеш табам.
Мемориалны 21 нче майда рәсми рәвешдә зур җыен һәм мәрәкә ясап ачарга тиешләр иде. Тукайның статуясы, әлбәттә, урынында булырга тиеш иде. Ләкин 19 нда статуя әле формадан бушатылмаган иде. Бетонның пробаларын тикшереп карадык. ЖБИнең бөтен инженерлары, эшчеләре эшнең ничек чыгуына аерым кызыксыну күрсәтделәр. Безнең һәрбер хәрәкәткә яхшы теләк белән пошынып карадылар...
Морад Рахманкулов һәм Парсин «Тукай»ны Кырлайга алып бару өчен КАМАЗ машинасын табу белән Казан буенча чабалар. Туктаусыз телефон шалтыртулар. Бөтен статуяны калыпдан алгач технология таләбенчә әле бер атна чамасы чылатып калыплаган урынында тотарга тиеш иде. Әле ул кирәгенчә катып, ныгып җитмәгән. Шунлыкдан аны ике күчәрле гади юл машинасында алып бару хәвефле иде. Әлбәттә, йомшак йөрешле өч күчәрле КАМАЗ ны табарга тырышдык...
19 нда төшдән соң сәгать дүртләрдә дерелдәгән йөрәк белән «Тукай»ны идәненә комдан түшәк ясалган КАМАЗ га утыртып Арча юлына озатылды. Бу вакытда мин өйдә телефонга ябышып утыра идем. Арчага Тимерханга (Тимерхан Борһанов) «Тукай»ның юлга чыгуын һәм Арча-Кырлай халкының аны каршы алырга хәзерлек күрүләре тиешлеген белдерергә, хәзерлек ясалган булуын ачыкларга кирәк иде. Статуяны машинадан алып пьедесталга утыртыр өчен кран хәзерләп куюлары, постаментның анык булуы, бар да күңелгә борчу сала. Кичкә кадәр, яисә иртәгә иртәнгә кадәр бу хәбәр миңа ирешмәячәк. Ирешсә дә үзем барып күрмичән минем күңел тынычланмаячак.
Фармотурлар да Казанда табылмады. Сәнгать фондының идарәсендә ышанычлы каплау осталары юк. Мин үземнең янда һаман эшли торган ярдәмчеләрем генә бу техник һәм физик авыр эшне эшкиндерергә хәлләрендән килмәс иде…
Мемориалны кору чынлап эшкә башлау бары 1975 нче елның (көне язылмаган – З.М.) ндә генә булды. Әле бу чакда агач корылыш өчен кирәкле материал да хәзерләнмәгән, гомумән, корылыш өчен практик бер адым атланмаган, бары Тукайның 90 еллык юбилеен билгеләп җитди төзелешсәнгать әсәре хәстәрләү дәрте генә бар иде.
Дөрест, 1974 елның җәендә Тукайның 90 еллыгы хакында сүз куертылган, кайбер өлкәләрдә хәзерлек дә башланган иде. Мәсәлән, «Тукай» темасына кинокартина хәстәрләү.
Ул драматик сәгатьләрне, тәүлекләрне (көннәре димим) бары мин генә бәгыремдән үткәрдем.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала