Күңел дәфтәре Уку өчен 1 минут

Җан авазы

Җир өстенә ап­-ак карлар явып, көннәр суыткач, авылда каз өмәләре башланып китә. Ул чакның күңеллелекләре сөйләп бетергесез… Яшь кызлар, килен­-апалар, чиратлашып, өйдән өйгә каз өмәсенә йөри. Елның бары шушы фасылында гына һәр йортта күпереп торган мамык мендәрләр әзерләнә.

Дания Гайнетдинова (1952-2024).
Дания Гайнетдинова (1952-2024).

Казлар да, салкыннар җитү белән, үзләренең санаулы көннәрен сизенгәндәй канат җилпеп, каңгылдашып, без белмәгән телдә бер­-берләре белән гәпләшә. Бәлки, очып ерак­-еракларга да китәрләр иде. Тик йорт хуҗасының сый­-нигъмәтләреннән гәүдәләре авырая төшкән. Канат кагулары да нәселдән килгән халәт-­инстинктны онытмау гынадыр. Түшләре җиргә тиеп тәмам тулышып авырайган казларның уйларында ни икән? Казлар бик сизгер, тугры кошлар бит. Аларның хәтерләре дә яхшы.

Казлар, дисәм, балачагым искә төшә. Авылда иң күп каз безнеке була торган иде. Өч ояга кырык бишләп бәбкә. Барысы да көрән төстә. Кыр казларының күктән аваз салып кайтуларын күзәтергә ярата идек без. Аларны күрүгә, казлар утырган ояга бер-­беребездән уздыра­-уздыра салам бөртекләре җыеп салабыз. Кыр казлары килгәндә күпме салам җыеп каз оясына салсаң, шулкадәр бәбкә чыга, имеш. Бәлки, бу әбиләр ырымы гына булгандыр. Һәрхәлдә, мин аңа бөтен барлыгым белән ышана идем. Чирәмлектә каз бәбкәләре саклау балачакның гүзәл бер мизгеле булып хәтергә сеңгән. Бәбкәләр борынлап чыгуга, күрше-­күлән, якын-­тирә авыллар әнигә каз белешә киләләр иде. Яхшы нәсел, имеш. И­и ул әнинең юмартлыклары, берәүне дә буш җибәрми торган иде.

Бервакыт, әче судан калган җимешләрне ашап, казларыбыз кызык булган иде. Ни арада кайтып казлар шул җимешләрне ашагандыр. Берзаман әнинең, өзгәләнеп, миңа дәшкәне ишетелде. Ишегалдына чыксам, хәйран калдым. Ишегалды тулы казлар егылышып ята. Тиз генә капка төбеннән салкын су алып кереп, казларның башларын суда коендыра башладык. Күпмедер вакыттан соң мескенкәйләрем алпан­-тилпән килеп хәрәкәтләнә башладылар. Бу хәлне бүген дә еш искә төшерәбез.

Әти­-әниләр вафатыннан соң, төп йортта энекәш кенә калды. «Ир-­атка каз асрау кыен булыр, кемгә дә булса бир, савабы булыр», – дим. Ул шулай эшләде дә. Авылга кайтулар сирәгәйде. Күңелне әти­-әнинең юклыгы сагышландыра. Көннәрдән бер көнне авылдан энекәшемнән хат килеп төште. Исәнлек-­саулык язылган хатта: «Кайтып кил әле, зинһар, сөйләшәсе сүз бар иде», – дигән. Хатның соңында бер генә куплет шигырь.

Төшләремдә, оя-оя булып,

Кыйгаклашып елый йорт казлары.

Ак болытлар тарафыннан сиңа

Ишетелми мәллә җан авазы?!

 

Бу юлларны укыгач, йөрәк сулкылдап куйды, күзләргә яшь килде. Мин, берәр хәл булгандыр дип, икенче көнне үк юлга кузгалдым. Эңгер төшкәндә, авылда идем инде.

«Хәтереңдәме икән, ана казны кешегә биргән идем бит», – диде энем. Мин дәшми генә аны тыңлыйм. «Шул вакыттан бирле колагымнан казлар тавышы китми. Казларның елау авазы булгандыр ул. Чынлап та, бик сагынган булгандыр ул төп йортын. Шул каз лапаска кайтып үлгән, бәгырькәем!» – диде дә үзе дә елап җибәрде.

Менә бит ул, җирсү адәм баласына гына тансыкмыни?! Кош-­кортлар, җәнлек-­җанварлар да шул халәтне кичерә, күрәсең. Казның үле гәүдәсен күргәч, ничекләр түзде икән ул. Юкка гына төшләренә казлар елавы кермәгәндер дә ак болытлардан җан авазы ишетелмәгәндер аңа.

Бүген исә мин, Киек Каз Юлына, ак болытлар тарафына күзем текәп, сагышларымны таратам. Ә колагымда бәгырькәйләремнең җан авазы.

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи