Тарихи мирас Уку өчен 7 минут

Барда сәфәре: «Мөхәммәдьяр поэмалары!.. Ура!.. Әйе, шул!..»

(Археографик көндәлек)

 

Пермь краеның Барда районына оештырылган археографик экспедициядә катнашучылар. Сулдан өченче — Миркасыйм Госманов. 1974 ел.

 

 

Елдагыча мәшәкатьле әзерлек чорын узып, Пермь янына (Барда районы) археографик экспедиция сәфәренә юнәләбез. Состав: студентлар – Рафаэль Шәйхиев, Рөстәм Төхфәтуллин (икесе узган елгы составтан), беренче курстан – Рәшит Хәйретдинов, Вәсил Ихсанов һәм быел университет бетергән Рөстәм Мәһдиев (ул килә алмаган Рифат Каюмов урынына алынды).


Быел әзерләнүдә миңа беркадәре җиңеллек булды: Рафаэль эшкә ярап килә – бөтен азык-төлек мәшәкатен үз өстенә алды, ерып чыкты. Шофер – Ренат Сухов, ярты урыс, ярты татар, бер бозау гына малай. Машинасы да (будкалы УАЗ) бик иске, хәерле генә булсын инде…


Рәшит белән Вәсил ике көн машинаны рәтләү – урындык ясау, тәрәзә юу белән шөгыльләнделәр. Ниһаять, иртәгә... Бер этебез дә бар: өйдәге кәрлә пинчер Найданы да алдык…

 

 

28.06.1974.


Иртәнге якта гаражка җыелсак та, көч-хәлгә генә төшке 3 нче яртыда юлга чыга алдык. Киттек Алабугага таба. Юл бик җиңел түгел. Теләчедән соң асфальт бетте. Аяз яңгыр да вакыты-вакыты белән юлны шактый бозган.


Кичке 8ләр тирәсендә Мамадышка җиттек. Ләкин паромга килсәк – чират! Кире китеп, Мамадышның югары ягындагы елга буендагы яр өстендә – шәп кенә бер җиргә төнәмәгә туктадык. Биек тау башы, ямь-яшел чирәм. Кич матур. Аста – Нократ. Елганың арты ягында әрәмәле болын, тугай... Шәп! Тик су гына ераграк. Кичке ашны, кичке чәйне якты учак янында әңгәмәләшеп бик матур уздырдык.


Шулай, начар башланмады. Ярты көнгә 170 км юл уздык. Тагы Бардага хәтле 480 км.

 


29.06.1974.


Нык арылганга әйбәт кенә йокланган. Төн җылы булды. Иртәнгелекне ашагач, юлга чыктык. Мамадышка кереп, бензин алдык. Мамадыш, нигездә, руслар гына торган бер кечкенә шәһәрчек икән. Татарлар аз бугай.


Паром. Эләктек зур чиратка. Сәгать 10да 30 минуттан 15:00кә хәтле көтәргә туры килде. Су буенда бер мәет ята, судан чыккан. 12 апрельдә баткан шофер булган... Көтү бик авыр булды. Бөтен бер зур көнне шулай паром аркылы юк иттек. Алабугага җитәрәк Казан-Чаллы юлына чыктык. Шәп! Алабуганы бер әйләнеп чыгып, Ижевск ягына юл тоттык. 20-30 км баргач, юл бик әшәкеләнде.


Бераздан көчле яңгыр яуган полосага кердек. Җир изрәп беткән. Караңгы төшә башлады. Туктап лагерь корырга мөмкин түгел. Әгерҗе районындагы Сәхрә дигән бер кечкенә авылга мәктәпкә кунарга туктадык. Нибары 120 км чамасы юл уздык.

 

 

30.06.1974.


Мәктәп бүлмәсендә корыда, чистада йоклавы яхшы булды, ләкин иртә безне бик караңгы чырай, вак пыскак яңгыр белән каршылады... Җиңелчә генә иртәнгелекне ашагач, юлга чыктык. 25 км чамасы пычрактан баргач, чак кына рәтле, коры юлга чыктык. Бу Әгерҗе яклары ярыйсы гына матур һәм урман-суга бай икән.


Быел ашлык шәп. Гомумән, табигатьнең тулган, яшеллек дөньясының иң җитлеккән чоры. Табигать шәп, тик көннәре генә рәтле булып, машина гына яхшы эшләсә иде.


Иж-Буби авылы аркылы уздык. Туктап, егетләргә бу авылның тарихы хакында кыскача белешмә бирдем. Заманында матур авыл булган бу. Әле дә зур йортлар, таш кибетләр шактый. Буби мәдрәсәсен сүткән булганнар. Бездә шулай…


Әгерҗедә бераз ашап алдык та, Ижауга юнәлдек. Көн болытлы…


Әгерҗедән соң юл шактый ярыйсы иде. Чайковский тирәсенә килгәч, бөтенләй күңелле булып китте – асфальт һәм бетон... Тик Фоки авылыннан соң бөтенләй башка юлга кереп китеп, 40 км (бер тарафка) артык юл уздык. Чак Башкортстан ягына чыгып китмәгәнбез... Уральское дигән авылдан кире борылып, яңадан Фокига юнәлдек.


Кич. Фокига җиткәнче, бөтенләй төн буласы шикелле, шуңа күрә Фокига 10 км каларак юлдан борылып, урман каршында кундык. Кич матур булса да, бик черкиле иде: бары төтен астында гына җан саклап булды. Гомумән, быел, бик яңгырлы ел булганга, черкиләр күп булган кебек, хәерлесенә... Шулай итеп, бүген шактый юл узылды, аның да 80 чакрымы бушка гына.

 


01.07.1974.


Төн томанлы, бөркү булды. Чебен-черкиләре хәттән тыш күп булды, бер сәгать тә йоклап булмады, алҗап, җүләрләнеп беттек. Иртәнге дүртенче яртыдан ук кизү (Рөстәм Мәһдиев) чәй әзерләргә тотынды. Сәгать алтынчы яртыда барыбыз да ашап эчтек, кире юлга чыктык. Кичә ялгыш узган юлны үтәсе бар әле…


Быел ел юеш булганга черкиләр күп буласы кебек. Б. Усадан туры юл белән Бардабашка кереп киттек. Төш вакытында Бардабаш авылының түбән янына лагерь корып урнаштык. Шунда ук көчле яңгыр башланды. Төштән соң Озын Яланга (Бичурино) авыл советына килдек. Абдулов Ваһап – авыл советы рәисенең өенә килеп сөйләшеп утырдык.


Озын Яланда белешмәләрне алгач, Бардабашка килдем, 3 кило ит алдым һәм Нәсимә Көчекбаеваның өенә барып, аны күрдем. Иртәгә егетләрне китерергә сөйләшеп, лагерьга кайтып киттем. Кич салкынча, дымлы, черкиле…

 

 

02.07.1974.


Беренче төн әйбәт йокладык. Иртә бик ачык, якты иде.


Егетләрне Бардабаш авылына Нәсимә Көчекбаева янына илтеп куйдым да үзем район үзәгенә – Бардага киттем (Озын Яланнан 13 км икән).

 

Райисполком рәисе – Абдуллов Салих Закирович. Ул чыккан икән. Район мөдире Зиманов Низһәт янына кердем. Барлыгы 16 авыл советы, 70тән артык авыл. Бардадан кайтып, егетләрне барып алдык. Бернәрсә дә тапмаганнар. Нәсимәләрдә бер чәй эчкәч, лагерьга кайттык. Көн ачык, эссе…


Кичен егетләр Озан Яланга барып кайттылар, биш кулъязмалары бар. Ярар. Берсе – 18 нче йөздә күчерелгән «Шәрхе викая». Бер дәфтәрдә Танык кешесе «Болгари» дип аталган. Ярар, башы булды.

 


03.07.1974.
Бүген Барда ягына күчендек. Редакциягә (чакырулары буенча) кереп чыктым, Ягъфәров Рәшит дигән КФАН аспиранты янына. Бераз сөйләшеп утырдык. Лагерь корыр өчен, Тол буена Аракы чишмә дигән җиргә китәбез. Ләкин монысы безгә ошамый, киттек Әрҗәм авылына һәм, югары күтәрелеп, Барда суына коя торган чишмә янында бик матур җиргә лагерь корып, төшлекне ашап, егетләрне Бардага китереп, үзем Озын Яланга киттем. Монасыйпов Морза дигән кеше кичен кулъязмалар күрсәтергә вәгъдә иткән иде. Әйе, күрсәтте, күпчелеге – басмалар. Бер-ике кулъязма да бар.


Көн бик эссе, нык сусалган иде, Морза бабай белән бик шәпләп чәй эчтек. Бардага килдем, анда да егетләр дүрт-биш кулъязма тапканнар икән. Бик соң лагерьга кайттык.

 


04.07.1974.


Иртәнге якта Әрҗәпкә килдек. Колхоз бүлегенә кердек. Габделхай Назаргулов белән күрештек. Сөйләшеп утырып, кайбер белешмәләр алдым.


Бардага килеп, берничә адрес буенча йөрдек, ашка ит алдык. Мин үзем, район газетасы редакциясенә кереп, бер кечкенә мәкалә язып калдырдым, үзләренең үтенече буенча.

 

Көн бик эссе, кояшта 35° чамасы. Төштән соң егетләр Әрҗәпкә киттеләр, мин табылган әйберләрне карадым. Авылдан 4-5 китапның өзекләрен генә алып кайттылар.

 


05.07.1974.


Бүген егетләрне калдырып, үзем генә Пермьгә киттем. Облисполкомга кереп чыгарга һәм кайбер азык-төлек мәсьәләсен карарга. 6 сәгать йөреп, Пермьгә килдем, Өлкә башларына кереп, кәгазьләренә кул куйдырып алдым. Мәчет мәсьәләсендә дини эшләр бүлегенә. Мулла – Шангәрәев Каләтдин. Бераз азык-төлекләр алгач, мәчеткә килгән идем, ләкин мулланы очратып булмады, ялга киткән икән. Шул Пермь мәчетен быел да актарып булмады. Киттек кире.


Тагы 5 сәгать йөреп, үзебезнең лагерьга кайттык. Бүген егетләрнең дә эше артык сизелерлек булмаган: ике-өч әһәмиятсез нәрсә алып кайканнар. Ашап-эчкәч, кичәге ару үзен сиздерә башлады.

 


06.07.1974.


Төнлә күк күкрәп, яшен яшьнәп, бик каты яңгыр яуды. Иртәнгә таба ачылды. Әмма җирне бик нык чылатты, суларын пычратып киткән. Димәк, тагы берәр атна сулар пычрак булачак.


Көн бөркү, яңгыр артыннан юллар бик бозык булганга, әллә кая барып булмас иде. Көне буе аунап яттык. Кичке якта Бардага барып, бераз азык-төлек китердек.


Каенавылы авыл советына кердек. Кайтышлый ике мәртәбә батып, пычранып, эт булып, караңгы төшкәч кенә лагерьга кайтып җиттек. Әйе, бу кызык һава: көннәр эссе, бөркү. Вакыт-вакыт коеп яңгырлар ява, балчык үзле, адым атлавы да читен.


Бу яңгыр артып китсә, ашлыкларга да зыян буласы кебек, егыла да башлаганнар.

 

 

07.07.1974.


Түбән авылга килеп – ике егетне, Бакчавылда ике егетне калдырдык. Бакчавылда – 102 хуҗалык. Шәйхи Уразов – бригадир. Адреслар алдык. Дүрт-биш өйгә керүгә үк уннан артык кулъязма табылды. Бер «Йосыф китабы», берничә бәетләр дәфтәре. Ярыйсы гына. Гарифулла дигән бабайдан шактый чыкты.


Габдулла Җәгъфаровтан да (мулла) шулай ук. Киттек Түбән авылга. Вак яңгыр башланды. Юл пычрак. Батабыз…


Түбән авылдан егетләрне алгач, аларның бер төркемен – Каенавылда, икенчеләрен Байавылда калдырып, үзем Кудашка килдем. (Юл бик авыр иде.) Бәшәр Шамгулов дигән бабайга кердем. Кулъязмалар юк кебек.


Хәнифә әби өендә булмады, кунакка киткән икән. Иртәгә Акбашка узышлый керергә кирәк булыр.


Кодаштан элек – Байавылга, аннары Каенавылга кайтып, егетләрне җыеп алдым. Яхшы: 30-40лап кулъязма тапканнар!


Каенавылда Барый Адутов дигән кеше белән таныштым, хәзер Казаннан ялга кайткан икән. Бу Барда якларының авыл исемнәрен аныклау буенча, бәлкем, киләчәктә кирәк булыр.


Бардада машинаны «этертеп», лагерьга кайтып киттек.


Кичен учак янында бүген җыелган кулъязмаларны карап утырдым. Сан ягы яхшы. Әйбәт сакланган гарәпчә китаплар да (традицион әйберләр) җитәрлек. 6-7 эреле-ваклы шәкерт дәфтәрләре – җыр, бәет, мөнәҗәт җыентыклары да бар. Бер башы-ахыры юк (мәгәр зур гына) «Йосыф китабы», бер «Кыйссаи авык» өзеге һәм, ни күз белән күрик, Мөхәммәдьяр поэмалары!.. Ура!.. Әйе, шул!.. Тик бу зур гына китапның башы-ахыры юк – өзелгән, ертылган. Ул Каенавылда Муллахыяли Бакуновтан табылган. Табучы – ике Рөстәм. Шәп һәм кызганыч: табылуы шәп, кулъязманың бик дефектлы булуы кызганыч. Нишлисең, татарның китабы да үз тарихы кебек: өзек, өтек, гел үкенеч белән тулы... Шулай, бездә үкенеч белән сөенеч янәшә йөри…


08.07.1974.

 


Һава ачык, көн бик матур иде. Җыенып күченеп киттек.


Райбашкарма председателе Абдалов янына кердем. Документларны рәтләп алдым. Юлда әллә ничә батып, Юкшур аша узып, Федорки (Өчмәче) авылына килдек. «Рассвет» колхозы. Авыл советы Уймужда (3 км). Колхозга дүрт авыл керә, болардан тыш, Акбаш, Юкшур. Барлыгы – 813 хуҗалык.


Колхоз рәисе – Нәҗибулла Көчекбаев, авыл советы рәисе – Фәсәх Имайкин (кызы Фәридә). Юлда утырган бер әбинең өенә кереп чәй эчкәч, Федорки авылы янында елга буенда, нәкъ чишмә янында лагерь корып туктадык.


Урнашкач, ит эзләп, бераз баш катырып йөрдек: сасы ит тәкъдим иттеләр... Киттек Уймужга. Авыл советы рәисенә кердем. Кайбер адреслар алдым, иртәгә егетләрне җибәрергә. Бу тирәләрдә мәдрәсәләр булмаган. Адресларны алгач, лагерьга кайттым. Лагерь урыны, гомумән, начар түгел. Хәтта бик матур, тик авылга гына якын. Нәкъ без туктаган чишмәгә авыл халкы күп йөри икән, бүген исә бездән куркып, хатын-кызлар урынына ирләр суга йөри башладылар.


Кич матур гына булды. Беркадәре вакыт кармак тотып, су буенда йөрдем. Тик су нык пычрак. Имеш тә, бу суда карпус (бәрде) бар, диләр. Ярар, иртәгә көндез карап карарбыз.

 


09.07.74.


Егетләрне Уймужга җибәреп, үзем Рафаэль белән кулъязмаларны карап утырдым.

 

Бүгенгә 78 кулъязма җыелган. Бу начар түгел. Егетләр Уймуждан 5-6 бертек әйбер алып кайттылар.


Төшлекне ашагач, җәяүләп Өчмәчегә (Федоркига) киттеләр. Кичен егермедән артык кулъязма алып кайттылар. Төрле шәкерт дәфтәрләре шактый. Берендә:


«Шәкерт бәете


Шәкертләргә иярсәң,
читек-башмак киярсең,
Түр башында ултырып,
татлы тәгам йиярсең1.
Җаһилләргә иярсәң,
ишек төбендә ултырырсың,
Шәкерт тәгам җигәндә2,
күзең яндырып ултырырсың».


Бер «Кыйссаи әнбия» бар. 18 нче йөз. Гомумән, ярыйсы. Бер «Йосыф китабы».

 


10.07.1974.


Иртәнге якта егетләр, Федорки авылына барып, 3-4 кулъязма алып кайттылар. Алар килгәнче, без лагерьны сүтә тордык. Аннары, күченеп, Акбашка киттек. Авыл советы йортында беркем дә юк. Өенә килеп, бригадирны күреп, адреслар алдым. Авылда 300дән артык йорт. Без капка төбенә килеп туктауга Рәфкать Таһиров та кайтты. Гаҗәпләнде. Шул Рәфкать, безне Салмаклы чишмә дигән җиргә китереп, лагерь урнаштырды. Кичке якта үзем бераз балык каптырып йөрдем. Дүрт бәрдә булды... Егетләр авылда.

 


11.07.1974.


Бүген ял итәбез. Егетләр йокладылар, кызындылар. Ә мин көне буе Очище суы буенда балык тотып йөрдем. Су буе куе агачлык булудан бик җайсыз иде. Шулай да 15 балык тоттым. Ярыйсы гына зурлары да бар. Шәп итеп бер хозур алдым бүген балыктан.


Көн бик әйбәт булды, ачык, җылы, черкисез. Егетләр кичә алып кайткан кулъязмаларны карап утырдым. Артык бернәрсә дә юк. Дөрес, бер шәкерт дәфтәре ярыйсы гына. Егетләр гөмбә җыеп килгән, шуны чистарттылар. Рөстәм (Мәһдиев) балык чистартып кыздыру белән шөгыльләнде. Шулай итеп, кызу эштән соң күп ял да булды.

 


12.07.1974.


Акбаш авылында артык эшләр эш юк. Очище суына, Салмаклы чишмә аланына рәхмәтләр әйтеп, бүген күченәбез.


Үдик (Елпачиха) авылына килдек. Шактый вакыт эзләнеп йөри торгач, Тол буена бик матур җиргә лагерь корып урнаштык, Әрәмә авылының югары ягында. Алда – зур елга, янда – чишмә, артта – әрәмә һәм җиләкле тау. Бик матур, бик хозур урын! Шушыннан 6-7 авылны «эшкәртеп» китәрбез, ахрысы. Төшлекне ашап алгач, егетләр Үдиккә барып эшләп кайттылар. 15-20 кулъязма алып кайттылар, тик күбесе яраксыз.


Гаҗәп хәл, бу якларда суфый шагыйрьләрнең әйберләре бик күп очрый: менә икенче көн инде Сөләйман Бакырганый3 белән Әхмәд Ясәви4 хикмәтләренең күчермәләре 2-3 нөсхәдән авыл саен табыла.


Кичке якта бераз балык каптырып йөрдем. Ярыйсы чиртә: 14-15 алабуга эләкте, төнгә ташламалар салып калдырдым.

 


13.07.1974.


Бүген егетләрнең икесе Үдикне тәмамлап, икесе Әрәҗә авыл белән Тау авылын бетерәләр. Табыш әллә ни күп түгел, шулай да бер-ике әйбер игътибарга лаек: үрәдник Солтанбәк кулъязмасы һәм бер-ике шәкерт дәфтәре. Характерлы бер хәл: бу якларда менә ничәнче мәртәбә сихер кайтару догалары табыла. Боларга бер күзәтү ясау кирәк булыр әле.


Көннең беренче яртысы җилле, салкын булды. Икенче яртысында җил басылды. Төнгә салган бер ташламага – зур гына кушбаш, икенчесенә алабуга эләккән. Кичен балык кыздырып ашадык. Бүген төштән соң кояшта кызынгач, бик әйбәт.

 


14.07.1974.


Егетләрне Искирдә калдырып, үзем Шабарка ягына киттем, ит-мазар табып булмасмы дип. Совхоз директорын күрдем (Владимир Александрович Рожков).


Искирдә егетләр 7-8 иске-москы китап тапканнар. Бер җырлар дәфтәре генә игътибарга лаек. Шулай гел тузган, өтек китаплар китте. Бу якта авыллар бетте. Лагерьны күчерергә кирәк. Бүген өлгермәбез, иртәгә күченербез.

 

Төштән соң ял иттек: коендык, балык тоттык. Бер сөркә дә тоттык. Аны салып куйдык. Машинада ала йөрербез…

 

 

15.07.1974.

 

Лагерьны сүттек. Шофер машинасын юган арада без җыелган кулъязмаларны тәртипкә китереп бәйләдек. Бүгенгә хәтле эреле-ваклысы белән 140 төп кулъязма җыелган икән. Әлбәттә, традицион һәм бик таушалган әйберләр дә күп. Кузгалдык.


Бардага килеп, редакциягә кереп киңәштек тә киттек Төндүк-Солтанай якларына. Солтанайдан узып, Башап суы буенда нәкъ былтыр туктаган җиргә лагерь кордык. Былтыргы учак урыны…


Озак эзләнеп, күп вакыт юлга киткәнгә, төштән соң беркая да бармадык.

 


17.07.1974.


Егетләр иртәнге якта Батырбай белән Т.Искилдегә киттеләр. Мин Рафаэль белән итләрне тозлап маташтык. Егетләр кайттылар, Батырбай белән Искилдән кулъязма берәрдән генә.


Төштән соң шофер машинаның тормозын ясады. Шуңа күрә еракка барып булмады. Егетләр җәяүләп кенә Иске Ашапка барып кайттылар. 4-5 кулъязма бар. Кичен ит ашы ашадык.

 


18.07.1974.


Сарашка барып, ипи алып, машинаны «этереп» алгач, киттек Сөҗән-Бөреҗлегә. Егетләрне шунда калдырып, Пичмән ягына барып кайттык. Константиновка – 200 якын йорт, Карман – 60-70 йорт, Әмировка – 20-30 йорт.


Кайтышлый егетләрне алдык. 3-4 ярарлык кулъязма. Төштән соң бераз яңгыр сибәләп алды. Кичке якта егетләр, Константиновкага барып, 3-4 кулъязма алып кайттылар.

 

 

19.07.1974.


Солтанайга егетләрнең үзләрен генә җибәрдем. Солтанайдан егетләр бөтенләй буш кул белән кайттылар. Көндез мин балык тоту белән шөгыльләндем.


Кичке якта егетләр Башап Туз авылына бардылар, ләкин бернәрсә дә юк. Әйтүләренә караганда, моннан берничә ел элек монда башкортлар җыеп йөргән, имеш.

 


20.07.1974.


Килдек Яңа Казанка авыл советына. Өч авыл: Яңа Казанка – 65 хуҗалык, Яңа Чат – 95 [хуҗалык], Югары Шлык – 90 [хуҗалык] = 241 колхоз хуҗалыгы (йорт саны – 205).


Яңа Казанка 1914 нче еллар тирәсендә төзелгән. Төшкә кадәр авылларны аралап йөрдек. Һәр авыл саен 1-2 шәкерт дәфтәре очраган була. Әллә ни булмаса да, кайбер яңа шигырьләр, җырлар очраштыргалый. Бер «Бакырган», «Рәүнакъ әл-ислам»5 һ.б. Бер зур кулъязма мөһим. Бер «Габди» дигән «болгарлы» шагыйрь... Игътибар итәсе!..


Төштән соң Яңа Башапка килдек. Яңа Ашап – 170 хуҗалык; Сәрмиядә – 30 хуҗалык, 3 км; Талканка – 15 хуҗалык, 6 км; Югары Ашап – 80 хуҗалык, 10 км. Бүген үк шушы авылларны карый башладык. Талканка белән башладык. Бернәрсә дә юк. Бер тел бистәсе абзыйның әйтүенә караганда, Чернушкада заготконторада эшләгән чакта андый китапларны потлап-потлап яндырганнар. Чернушка районында ике татар авылы: 1) Сульмаш, 2) Әминкәй. Кичке караңгыга хәтле Талканка белән Ашап Башын карап, эзләнеп йөрдек, ләкин җүнле бернәрсә дә табылмады.

 

Бераз яңгыр явып, һава суланып, тузан басылды.

 


21.07.1974.


Бүген Яңа Ашапта адреслар буенча егетләрне үзләрен генә җибәрдем. Ярты көн йөреп, 5-6 кулъязма алып кайттылар. Ике шәкерт дәфтәре бар.


Көннең икенче яртысында Бардада калган адреслар буенча йөрдек. Тагы бер-ике кулъязма өстәлде. Менә шулай итеп бөтен эшләр дә бетте. Район бетте. Эш бетте. Хәзер ялга тукталабыз.

 


22.07.1974-25.07.1974.


Өч көн ял иттек. Интенсив эшләп, төгәл бер районны бетергәч, аннары, гомумән алганда, әйбәт кенә эшләнгәч, егетләргә бу ял хәләл булыр. Тагын шунысы да бар: бу Барда якларына мондый яхшы көннәрдә моннан соң кайчан эләгербез? Балык тоттык, кызындык, коендык, керләрне юдык.


25е көнне бөтен кулъязмаларны җыеп бәйләдек, 185 берәмлек булды!


Ә балык шәп!

 


26.07.1974.


Иртәнге 4тә торып, җыенып, соңгы мәртәбә кыздырган балык ашап, юлга чыктык. (Кичә кич белән тотылган алабугалар.) Хуш, ямьле Ашап буйлары, хуш, Барда районы, Пермь җире! Барысы өчен дә рәхмәт!.. Юл төрлечә иде. Гомумән, ярарлык. Бүген барлыгы 286 км юл уздык.


Актаныш яклары киң басулар, иген кырларыннан гыйбарәт икән. Урак өсте. Куедадан узгач, табигать ярлыланды…

 


27.07.1974.


Киттек Мөслимгә карап; арып килеп төртелсәк тә, әйбәт кенә урынга урнашкан икәнбез. Мөслимдә машинаны «этертеп» алгач, киттек Әлмәткә. Ләкин юлда Хатыйп Миңнегулов очрады. Аның авылына юнәлдек. Юлда тәгәрмәч тишелде. Башланды машинаның капризлары... Һаман барабыз. Менә төнге 22 сәгать 30 минут. Әле Чистайга – 45 км. Төнге икегә кадәр машинаны ясап маташтык, Ленино дигән бер авыл уртасында. Теләнеп-теләнеп, бензин һәм автол алдык. Таң беленә башлады, иртәнге өченчедә кузгалып киттек. Иртәнге өчтә Чистайдан уздык. Сәгать дүртләрдә, юлда туктап, утырган җирдән күзләрне элдек.


Шулай тәгәрмәч тишелү һәм мотор бозылу аркасында, сигез сәгать юл вакытын югалттык. Ленинскийга кадәр барлыгы 256 км узылды.

 


28.07.1974.


Утырган килеш, ике сәгать йоклагач, алтыда кузгалып, җидедә паром янына җиттек. Сигездә уздык. Ләкин Сорочий Горыда ук тагын машина ватылды. Шуны бер төзәтә, бер алга елышып бара-бара, бары сәгать дүрттә генә Мишә буена җитеп туктадык. Бу безнең соңгы тукталыш. Шунында әйберләрне ремонтлап, иртәгә Казанга керербез.

 


29.07.1974.


Иртәнге якта капчыкларны, чатырларны киптереп, җыеп, төреп, Казан ягына кузгалып киттек. Төшке сәгать бердә бөтен әйберләрне өләшеп, китапларны тапшырып, таралышып кайтып киттек.


Шулай итеп, 1974 елгы археографик экспедиция тәмамланды. Кайту юлындагы мәшәкатьләрне исәпләмәгәндә, әйбәт тәмамланды...


 

1 Йиярсең – ашарсың.
2 Җигәндә – ашаганда.

3 Сөләйман Бакырганый (Хәким Ата, Кол Сөләйман, 1091-1186) – гомумтөрки әдәбият вәкиле, суфый шәехе, Әхмәд Ясәвинең шәкерте, «Ахырзаман китабы» һәм «Бакырган китабы»ның авторы. Харәземдәге Бакырган төбәгендә яши һәм шунда ук вафат була.
4 Әхмәд Ясәви (Хуҗа Әхмәд Ясәви, Кол Әхмәд) – гомумтөрки әдәбият вәкиле, суфый шәехе, «Диван-е хикмәт» әсәренең авторы, Ясәвия тарикатен нигезләүче.

5 «Рәүнакъ әл-ислам» – 1464-1465 елда төрекмән шагыйре Вафаи тарафыннан язылган әсәр. Кара: Таһирҗанов Габдрахман. Әдәби багланышлар һәм аларның нәтиҗәләре // Казан утлары. – 1975. – №10. – Бб. 125-135.

 

Көндәлекне басмага Диләрә Госманова әзерләде.

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи