Россиянең татар эшмәкәрләре – зур сәүдәгәрләр һәм сәнәгатьчеләр генә түгел, киң күңелле меценатлар да булган. Алар үз акчаларына уку йортлары ачкан, аларның чыгымнарын каплаган, татар һәм рус телләрендә китаплар, газета-журналлар чыгаруга өлеш керткән.

Сәүдәгәрләргә һәм фабрикантларга халкыбызның тагын бер гүзәл сыйфаты – китапка ихтирам хисе дә хас булган: алар китаплар алган, бай китапханәләр туплаган. Акчуриннар, Апанаевлар, Рәмиевләр, Хөсәеновлар, Яушевлар арасында әдәбият белән кызыксынган, китап укырга яраткан кешеләр шактый. Бай китапханәләрдә рус, татар, көнчыгыш һәм Европа язучылары әсәрләре урын алган. Татар сәүдәгәрләре һәм сәнәгатьчеләре татар әдәбияты үсешен даими күзәтеп барган. Китапханәләренә Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый һәм башка күренекле авторлар әсәрләрен туплаган, татар газета-журналларын яздырып алган.
Күпьеллык эзләнүләр нәтиҗәсендә, без фабрикант һәм меценат Хәсән Тимербулат улы Акчуринның бай китапханәсендә Каюм Насыйриның «Гакаид рисаләсе» исемле китабын таптык. Әлеге китап 1896 елда Казанда Казан император университетының типолитографиясендә басылып чыккан. Китап тышында авторның шәхси мөһере бар: «Габдел Каюм бине Насыйри». Галимнәр фикеренчә, мондый мөһерләр, гадәттә, автограф урынына куелган. Шул рәвешле, бу китап Каюм Насыйридан турыдан-туры алынган булырга мөмкин. Китапның титул битендә Хәсән Акчуринның шәхси мөһере дә (рус телендә) басылган.
Китапның тагын бер үзенчәлеге: анда бераздан «Зегря Батыргиреевна Акчурина» мөһере дә барлыкка килгән. Димәк, бу китап Хәсән Акчуриннан аның хатыны Зөһрәгә (кыз фамилиясе – Сәет-Шәкулова) күчкән. Ихтимал, бу вакыйга иренең кинәт үлеменнән соң (1916 ел) булгандыр.
Зөһрә ханым әлеге китапны шәхси китапханәсенә алып, бик кадерләп саклаган булса кирәк. Китапта иренең һәм үзенең мөһерләре урын алуы – моның шиксез дәлиле.
Безнеңчә, Каюм бабайның шәхесе һәм күпкырлы эшчәнлеге Хәсән Акчуринга гына түгел, аның гаилә әгъзалары өчен дә кызыклы булган. Беренче чиратта сүз, әлбәттә, Зөһрә Батыргәрәй кызы хакында бара.
Каюм Насыйриның катлаулы тормышы һәм олуг хезмәтләре турында Акчуриннар гаиләсендә еш кына гәп корылган булса кирәк. Җәйге кичләрдә бакчада чәй эчкән вакытта да шул китаплар турында сөйләшкәннәрдер, күрәсең. Бу нәсел вәкилләре язып калдырган истәлекләрдә Хәсән Акчуринның озын кичләрдә хатынына китапханә, музей турындагы яңалыкларны сөенеп сөйләве турында искә алына. Хатыны игътибар белән тыңлаучы, кирәк вакытта киңәшче дә була белгән.
Зөһрә Акчурина ире Хәсәннең күпсанлы кунакларны кабул итүләрендә, очрашуларында да актив катнашкан. Атаклы язучы Гаяз Исхакый белән дә аралашып яшәгән.
Акчуриннарның кунаклары арасында Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Баруди, Ризаэддин Фәхреддин, Муса Бигиев, Мөхәммәдюныс Дебердиев, Акчуриннар, Дебердиевләр, Сәет-Шәкуловлар һәм башка танылган шәхесләр дә булган. Алар барысы да төрки-татар һәм ислам китапларына, борынгы кулъязмаларга зур мәхәббәт белән караган. Фикерне дәвам итеп, Каюм Насыйриның телгә алынган әлеге китабы аларның да кул җылысын саклыйдыр дип уйларга нигез бар.
Гурьевкадагы (бүген – Ульяновск өлкәсенә караган Барыш шәһәренең микрорайоны. – Редакция) китапханә – шушы китап сакланган урын – татар меценаты Хәсән Тимербулат улы Акчуринның төп китапханәсе булган. Әлеге китапханә һәм музей «Тимербулат Акчуринның сәүдә-сәнәгать ширкәте» сукно фабрикасы янәшәсендә урнашкан. Фабрика өч сменада эшләгән. Аның продукциясен Гурьевкада гына түгел, Сембердә, Нижгарда, Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, хәтта чит илләрдә дә белгәннәр.
Акчуриннарның Мәскәү һәм Сембер шәһәрләрендәге йортларында да китап киштәләре булган.
Без Каюм Насыйри язган «Гакаид рисаләсе» китабының тагын бер нөсхәсен таптык. Анда бары тик авторның мөһере генә сакланган, башка билге юк, шуңа күрә китапның иясен ачыклау әлегә мөмкин түгел. Киләчәктә бу мәсьәләгә дә ачыклык кертелер дигән өметтә калабыз.
Наил ТАИРОВ, Илһам ТАИРОВ
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала