Элеккеге диктор, төбәк тарихын өйрәнүче, филолог, хаҗи Абдулла Ибраһим улы Дубинга 90 яшь тулды. Бүген юбилярның Казандагы фатирында – гаиләсе тәрбиясендә – Аллаһка шөкрана кылып яшәп яткан чагы. Мөхтәрәм милләттәшебезне – олуг шәхесебезне күркәм юбилее белән ихлас котлыйбыз, саулык-сәламәтлек телибез! Матбугатта Абдулла Дубинга нисбәтле дөнья күргән кайбер язмаларга мөрәҗәгать итеп, сүзне мөхтәрәм сәнгатькәребезгә бирәбез.

Абдулла Дубин – 1960-1984 елларда Казан телестудиясенең (хәзер Татарстан ДТРКсе) тәүге дикторларыннан берсе. Шул чордан Казан һәм Әстерхан шәһәрләренә багышланган тарихи открыткалар коллекциясен туплый.
«Югары категорияле диктор» дәрәҗәсенә ирештем»
«Мин 14 балалы гаиләдә тудым, – дип сөйли Абдулла хаҗи. – Йокларга ятканда, һәрвакыт репродуктор эшләп тора иде. Юрий Левитан сөйләгәнне бик ярата идем. Мәктәптән кайткач, сервиздан чынаяклар алып, шуларны бер-берсенә куеп микрофон итеп ясыйм. Абыем элемтә бүлегендә эшли иде, ул таушалып беткән микрофон алып кайтты. Иң яраткан уенчыгым шул булды минем. Микрофон каршында дәресләремне укыйм. Левитан шикелле укырга тырышам. Балачактагы яраткан уеным мине киләчәктә һөнәр сайларга этәрде. Левитан белән очрашырмын дип ул вакытта башыма да китермәгән идем...
Туган ягым Әстерханнан 20 яшемдә китеп бардым. Укытучыларым миңа Казанның театр училищесына керергә киңәш итте. «Татарлар арасына китсәң, зур дәрәҗәгә күтәрелерсең», – дип озаттылар. Мин шуңа ышандым. Әстерхан драма театрында булачак актер Владимир Меньшов белән бер сәхнәдә уйнадым. «Әйдә, Мәскәүгә укырга керәбез!» – дип әйтә иде ул. «Үземнең татарларым янына барам», – дидем. Ул вакытта Казанда театр училищесы ачылган гына чак. 1961 елның ноябрендә татар төркемендә укый башладым. 1962 елның маенда документларымны алып, Мәскәүгә киттем. Конкурслар аша узып, ГИТИСка режиссура факультетына читтән торып укырга кердем...
1982 елны Юрий Левитан белән очраштым. «Югары категорияле диктор» дәрәҗәсенә ирештем. Ә ул вакытта комиссиядә Левитан, Кириллов, Леонтьева, Шумаковлар кебек бөек дикторлар утыра иде».
(«Интертат», 2018 ел, 7 февраль.)
«Чын энтузиастлар көч куйды»
Абдулла Дубин телевидениедә диктор булып эшләвен болай искә ала: «Татарстан телевидениесенең ачылуын 1959 елның 3 ноябре – Казанның Ш.Усманов урамындагы хәзерге телестудия тапшырулар алып бара башлаган көн белән бәйләп йөртәләр. Чынлыкта исә Казанда иң беренче телевизион тапшырулар 1955 елның 27 февралендә башланып киткән. Беренче телестудия Татарстан Дәүләт музееның дүртенче катындагы бүлмәдә (янгыннан соң музейны ике катлы гына итеп реставрацияләделәр) булган. Күпмедер вакыт студия радиоҗиһазлар заводы бинасында да эшләп алган...
1961 елда Әстерханда телевидение ачылган иде. Шул ук елны укытучыларым – үзебездәге телевидение хезмәткәрләре тәкъдиме белән Казан театр училищесына укырга килдем. Имтиханнар арасында Татарстан радиотелевидение комитетына да барып кайттым. Комитетның ул вакыттагы рәисе Михаил Филиппович Долгов һәм аның урынбасары Фәтхрахман Фазылҗан улы Фазылҗанов мине нәкъ 13 ноябрьдә эшкә чакырды.
Һәр тапшыру безнең өчен зур бәйрәм кебек булды. Телевидение хезмәткәрләренең эш хакы аз булуга карамастан, монда чын энтузиастлар көч куйды. Ул вакытта бары тик дикторның гына эфирга чыгарга хакы бар иде. Ә калганнар – журналистлар, хәбәрчеләр, техник хезмәткәрләр безнең өчен генә эшләгән кебек килеп чыга иде. Мин, мәсәлән, балалар өчен тапшыруны төгәлләгәч, музыкаль тапшыруларны башлап җибәрдем. Без ул елларда универсаль академия үттек дисәм, һич арттыру булмастыр. Хезмәтебез яңа булганлыктан, аны аңлаган кешеләрнең фикерләрен ишетү безнең өчен зур мәртәбә иде. Күренекле артистларыбыз Хәлил Әбҗәлилов, Николай Якушенко һәм Халит Кумысниковларга эшчәнлегебезнең кимчелекләрен әйтүләрен үтенеп «бәйләнә» идек. Могтәбәр режиссер Гали Хөсәеновның ярдәме зур булды. Безгә мактау кирәкми, бары тик киңәшләрен, тәкъдимнәрен генә әйтсеннәр, җитешсезлекләрне күрсәтсеннәр. Эшкә шулкадәр җитди караганбыз, күрәсең...»
(«Безнең мирас», 2021 ел, №3)
«Талантлы диктор һәм мәгърифәтче»
Заһид ФӘЙЗИ (1933-2013), шагыйрь, язучы:
– Мәктәптә укыган елларда ук аның китаплары арасында төрле-төрле матур шәһәр күренешләрен, үзенчәлекле архитектуралы биналарны һәм корылмаларны чагылдырган фотолар, открыткалар туплана башлый. Тора-бара ул аларның эстетик яктан гына түгел, тарихны белү ягыннан да әһәмияткә ия булуын аңлап, бу мавыгуын җитди максатка әйләндереп, үзе туып үскән Әстерхан һәм башкалабыз Казанга караган тарихи открыткаларны җыю эшенә керешә.
Тырышкан таш яра дигәндәй, кырык еллап алып барган җентекле тырыш хезмәтнең җимешләре дә искитәрлек! Хәзер Абдулла Дубин коллекциясендә башкалабыз Казанга, Әстерханга һәм Идел буена караган меңнән артык фото һәм открытка бар!
Халкыбызның рухын сафландыру буенча да изге гамәлләре байтак аның. Ул, хаҗи (1990 елда хаҗ кыла. – Ред.) буларак, сүрәләрне тәфсирләп, матбугатта дини бәйрәмнәребез һәм истәлекле көннәр турында мөселман календарьлары төзеп чыгара. Шуларның барысын искә алып, Абдулла хаҗи Дубинны талантлы диктор һәм мәгърифәтче дә дияр идем мин.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала