Гакыл иясе вә фазыйләтле бер егет бар иде. Әмма ничә мәртәбә галимнәр вә белем ияләре арасында утырыр, бер сүз сөйләмәс иде.
Гакыл иясе вә фазыйләтле бер егет бар иде. Әмма ничә мәртәбә галимнәр вә белем ияләре арасында утырыр, бер сүз сөйләмәс иде. Атасы әйтте: «Әй углым, белгәнеңне ник сөйләмәйсән?» – диде. Углы әйтте: «Куркамын ки, әгәр белгәнемне кешегә белдерсәм, галим икән дип, минем белмәгән нәрсәмне сорарлар да оятлы булырмын», – диде.
Әй угыл, бу хикәяттән сиңа файда шулдыр ки, бернәрсәне тәмам нигезенә төшенеп белмәсәң, телеңә китермә...
Каюм НАСЫЙРИ (1825-1902)
«Безнең мирас». – 2025. – №7. – Б. 2.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала