Егерме тугызынчы тәрбия
Бер бик зәгыйфь балыкчының кармагына бик куәтле олуг балык эләкте. Ул балыкны тартып чыгарырга балыкчының куәте йитмәде. Балык кармакны өзеп качты. Башка балыкчылар, моны күреп, әрләделәр вә шелтә кыйлдылар: «Кармагыңа мондаен кыйммәтле балык эләккән иде, ычкындырдың, һай начар!» – диделәр. Балыкчы әйтте: «Әй егетләр, миңа насыйб булмаган булгач, мин нишли алам? Дәхи балыкның да көне бетмәсә, мин ни кыйлыйм?» – диде.
  Балыкчы насыйб булмаган балыкны тоталмый. Балыкның әҗәле йитмәсә, кармакка керәлмәй.
«Безнең мирас». – 2025. – №5. – Б.2.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
            
    
                                        
        
                                                    
                                        
                    
                                        
                    
                                        
                    
                                        
                    
                                                        
                                                        
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА