Искәндәр Румидан (Александр Македонскийдан. – Ред.) сорадылар: «Мәшрикъ вә Мәгъриб (Көнчыгыш һәм Көнбатыш) илләрен ничек итеп алдың? Элкеге падишаһлар никадәр гаскәр вә акча, вә хәзинә түгеп тә алалмаганнар иде», – диделәр. Искәндәр әйтте: «Һәр мәмләкәтне алдым, халкын рәнҗетмәдем. Вә элгәре падишаһларны изгелектән гайре нәрсә белән зекер кыйлмадым», – диде. Әй угыл, имде күрдең, ниндәен тәрбияле кешеләр бар, имеш. Хилем (юашлык) вә йомшак сүзле булырга тиеш: гәрчә дошманың булса да, изгелектән гайре зекер кыйлмагайсән.