КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Тугызынчы тәрбия
Нуширван падишаһ сараенда бер гөруһ хакимнәр бер мәслихәт хосусында сөйләшеп утырырлар иде. Ул мәҗлестә Бөзәрҗөмһөр бар иде. Әмма ул, һич сүз дәшмәенчә, сөкүт кыйлып утырыр иде. Әйттеләр: «Йә Бөзәрҗөмһөр, син бу хосуста безнең сүземезгә бер дә катышмайсән», – диделәр. Бөзәрҗөмһөр әйтте: «Вәзирләр – табиблардыр: авыру түгел кешегә дару бирмәйләр. Мин күрәмен ки, сезнең фикерегез растыр, бу тәкъдирдә минем катышуымның хикмәте бер дә юктыр», – диде.
Әй угыл, Бөзәрҗөмһөрдән сиңа тәрбия шулдыр ки: хакимнәр булып хакимнәр урынсыз йирдә кеше сүзенә катышмадылар. Кешенең сөйләшә торган сүзен кисеп сүз әйтмәк – начар холыктыр. Әгәр кеше сүзенә катышмакчы булсаң, мәҗлесдәшләрең сүздән туктаган арада катышкайсән.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА