КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ
Бишенче тәрбия
Олуглардан бер адәм үзенең углын бер галим остазга тәгълим вә тәрбия өчен тапшырды. Вә әйтте ки: «Әй остазе камил, ошбу баланы тәрбияле кыйл вә укыт ки, галим вә гакыйл булсын», – диде.
Берничә вакыт бу баланы остаз тәрбия кыйлды вә укытты. Әмма һичбер гыйлем әсәр кыйлмады. Ул баланы атасына кайтарып йибәрде. Әйтте: «Бу бала һичбер белемгә сәләтле түгелдер, хәтта үземне дивана кыйлды», – диде...
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА