Республикада Уку өчен 1 минут

Затлы иҗат әһеленең концерты

Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында күренекле композитор Луиза Батыр-Болгариның юбилеена багышланган зур концерт булып узды.

 

Луиза Батыр-Болгари. Р.Гали фотолары

 

 

Затлы җырны сагынып килгән тамашачыларга 1980 еллардагы популяр эстрада җырлары, 1980- 2020 елларда иҗат ителгән милли рухлы тарихи җырлар тәкъдим ителде. Экрандагы видеоязмалар җыр номерлары белән үрелеп барды. Марсель Галиев сүзләренә иҗат ителгән «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Кайту», Фирая Зыятдинова белән бергә язылган «Мин сине шундый сагындым», Гәрәй Рәхим шигыренә «Син бит татар кешесе» һәм башка күп матур җырларны искә төшереп, музыка сәнгатебезнең затлы чорын күңелдә яңартырга мөмкин иде. Экранда – Хәйдәр Бигичев, Хәмдүнә Тимергалиева, Рафаэль Сәхабиев, Айдар Фәйзрахманов, Зилә Сөнгатуллина, Рамил Миндияр һ.б. җырчыларыбыз. Байтагы инде гүр иясе. Шуңа да карамастан бүген дә күңелдә яши алар.

 

Композитор Луиза Батыр-Болгари иҗатының киңлеге шаккатыра. Татар театрлары өчен нинди матур көйләр язган ул! «Әйдә барыйк, кызлар карыйк», «Эх, машина, машина», «Бардым күлгә, салдым кармак» һ.б. спектакльләрне, их, бүген театрларыбызда күрәсе иде!

 

 

 

Балалар өчен әсәрләре үзе зур гына катлам тәшкил итә. Концертның бер бүлеге шуларга багышланды.

 

Зур күләмле затлы иҗатны бер концертка сыйдырырга тырышу гына аяныч. Бу бер кичәдән әллә ничә концерт чыгачак иде югыйсә. Залда нигездә өлкән буын тамашачы булып, яшьләрнең чын композиторларыбыз иҗатын белми үсүе дә күңелне тырный.

 

Шушындый затлы залда, профессиональ композиторның концертын алып барырга үз эшенең чын остасы булган конферансье җәлеп итмәү дә зур хата. Аның доклад укыгандай кәгазьдән аерыла алмавы, урыны-урыны белән төртелеп калуы кичәнең тәмен җибәрде. Белүебезчә, бер чүлмәк балны бозар өчен бер кашык дегет җитә.

 

Концертта яшь буын җырчылар өчен сөенмичә мөмкин түгел иде. Филүс Каһиров, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Хәйри, Рөстәм Асаев, Алмас Хөсәеновларыбыз булганда татар җырының киләчәге өметсез түгел әле.

 

Луиза Батыр-Болгариның юбилее шушы бер концерт белән тәмам булмас дип ышанасы килә. Бүген очсызлы такмаклар һәм чит-ятларның мәдәнияте тәэсирендә язылган музыкалар басып киткән заманда чын безнеңчә иҗат иткән Луиза Батыр-Болгариның җырлары көн саен башкарылса да аз булыр сыман.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи