Чистай һәм Яуширмәдә театр фестивале гөрләде.

Гаяз Исхакыйга багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар. /Фото – chistopol-museum.ru
27-29 мартта Чистай районында «Тормыш – үзе пьеса. Гаяз Исхакый» исемле фәнни-гамәли конференция һәм театр фестивале узды.
Фестиваль ачылышында – бөек әдипнең тормышы һәм иҗатына багышлап, туган авылы Яуширмәдә үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, Татарстанның халык язучысы Вахит Имамов, галимә, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты Лена Гайнанова, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон, җәмәгать эшлеклесе Сүрия Усманова, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина, филология фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессының Чистайдагы вәкиле, районның Аксакаллар шурасы рәисе Фәрит хаҗи Галимов, Уфа фән һәм технология университеты филиалы булган Эстәрлетамак татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров, укытучы Лилия Фәсхетдинова чыгыш ясады. Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Светлана Скучаева алып барган әлеге күркәм чарада шулай ук әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов да видеоязма аша катнашып, Гаяз Исхакый иҗаты хакында сөйләде. Г.Камал театры артистлары Г.Кариевның «Артист» пьесасыннан өзекләр уйнады, Яуширмә талантлары исә әдип биографиясе һәм әсәрләренә нигезләнгән театраль тамашалар күрсәтте.
Әлеге проектның максаты – Гаяз Исхакый мирасына игътибарны көчәйтү.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала