Республикада Уку өчен 1 минут

Талантлы яшьләр

Казанда «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

 

Гран-­при иясе Энҗе Ильясова. /С.Камалетдинов фотосы

 

 

Әлеге конкурс Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТР Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла. Быел бәйгедә Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 611 укучы катнашты. Укучылар өчен төрле әдәби жанрлар буенча танылган шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар һәм журналистлар катнашында мастер­-класслар оештырылды. Яшь иҗатчыларның хезмәтләре поэзия, проза, драматургия, журналистика һәм тәрҗемә номинацияләрендә бәяләнде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды. Гран­-прига Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия­-интернатының X сыйныф укучысы Энҗе Ильясова лаек дип табылды. Бәйге кысаларында яшь язучыларның әсәрләре тупланган альманах та дөнья күрде.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи