Республикада Уку өчен 1 минут

Шәһре Болгар ташъязма истәлекләре

Шәһре Болгарга килүче һәр сәяхәтче чиркәү нигезенә салынган кабер ташларына игътибар итми калмый. Хәзер аларның күбесе нигездән алынып Төньяк мавзолей эченә – эпиграфика күргәзмәсенә куелды.

 

С.Камалетдинов фотосы

 

 

Бу гыйбрәтле болгар тарихы, теле буенча бай мәгълүмат бирүче истәлекләрне өйрәнү еракларга барып тоташа.

 

1722 елның маенда Пётр Беренче шәһре Болгарга килү вакытында, бу таштагы язуларны укып, тәрҗемәләрен эшләргә әмер бирә. Ташъязмаларны тәрҗемәче Йосыф Ижбулат һәм Иске Рәҗәп авылы беренче мәчетенең имамы Кадыйр-Мөхәммәт Сүнчәләй укып русчага тәрҗемә итә. Кадыйр-Мөхәммәт 1670 елда туган. Ул 1712 елда Болгар хәрабәләрен тасвирлаучы дьяк Михайловны Болгар белән таныштыручы, аңа һәйкәлләрнең тарихын, алар белән бәйләнгән тарихи риваятьләрне сөйләүче кеше була.

 

Озак еллар архивта ятканнан соң, ташъязмаларның тәрҗемәсен академик И.И.Лепехин табып ала һәм бастырып чыгара. Аннан соң немец галиме Г.Ю.Клапрот язмаларны француз теленә тәрҗемә итә. Ташларның рус теленә тәрҗемәләре Казан университеты профессорлары Ф.И.Эрдман һәм И.Н.Березин тарафыннан 1832 һәм 1851 елларда бастырып чыгарыла. Ләкин ташларның даталарын белдергән «тарих җиати җүр» һәм артыннан килүче башка сүзләр укылмыйча кала. Ташъязмалардагы бу юлларны танылган татар галиме, мәгърифәтче Хөсәен Фәезханов, татар һәм чуваш телләре нигезендә укып, «тарих җиде йөз» дип тәрҗемә итә. Хөсәен Фәезхановның бу зур ачышы болгар эпитафик язмаларының тарихи чыганак буларак әһәмиятен арттыра.

 

Вакыт узу белән ташъязмаларның күбесе югала, ватыла, кайберләре чиркәү төзелеше, һәйкәлләрне ремонтлау вакытында төзелеш материалы буларак кулланыла. 1969 елда Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгы оешкач, ташъязмалар барланды, кайберләрен реставрацияләп, яңадан укылды. Ташъязмаларның иң борынгысы – 1271 елда, соңгысы 1349 елны куелган булып чыкты. Димәк, бу ташлар Болгар шәһәренең иң куәтле, чәчәк аткан чорында эшләнгән. Бүген музей-тыюлык фондында, ватылганнарын да кертеп, 160тан артык ташъязма саклана.

 

Болгар кабер ташларында геометрик орнаментка өстенлек бирелгән. Шулай ук көнчыгыш мөселман сәнгатенә хас булган йөзем тәлгәше, чәчәкләр дә шактый. Соңгысы «ислими» исеме белән билгеле. Ташларның бизәлешендә, шәһәр культурасына хас булган сәнгать алымнары белән беррәттән, күчмә халыкларның традицияләре дә чагылыш таба.

 

Ташъязмаларның теленә килгәндә, гарәп, болгар, татар телләрендә язылган ташлар очрый. Шәһре Болгарда табылган ташъязмаларның иң борынгысы – гарәп телендә. Болгар телендә язылганнары 1280-1340 елларга карый. Күп ташъязмалар татар телендә язылган. Ул тел бүгенге татар теленнән аерылмый диярлек. Мисал өчен, 1317 елда куелган алтынчы Шаһидулла ташъязмасын китерергә була: «Егетләр күрке, күңелләр үзәге, галимнәрне олылаган, ятим, тол, үксезләрне асраган Муса углы, алтынчы Шаһидулла зияраты торур. Тәңре тәгалә рәхмәт кыйлсын. Амин. Рабигел-аүәлнең уртасында, тарихка 717».

 

Сакланып калган мәһабәт ташлар Болгар иленең зыялыларына куелган. Алар арасында Ширван, Төркстан, Хорасан, Африкент, Кердар, Шәмаха һәм башка Үзәк Азия, Кавказ җирләрендә укып белем алган кешеләр дә бар. Шулай ук ташъязмаларда шәех, имам, хаҗи, хуҗа, йуари, илчи, хатун кебек титуллар, алтынчы, тамгачы, тимерче кебек һөнәрчелеккә бәйле терминнар очрый.

 

Ташъязмалар Шәһре Болгар каршында урнашкан Сөйки (русчасы – Сюкеево, Кама Тамагы районында) карьеры ташыннан эшләнгән. Шәһре Болгар һәйкәлләренең дә шул ук таштан эшләнүенә шик юк.

 

Болгар бабаларыбызның кабер өстенә таш кую традициясе, гыйбрәтле тарихи юл үтеп, безнең көннәргәчә сакланып калган.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи