Республикада Уку өчен 2 минут

Кырлайда очрашу

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арча районының Яңа Кырлай авылында булды. Биредә бөек татар шагыйренең балачак еллары узган. Габдулла Тукайның яңартылган дәүләт әдәби­мемориаль музей комплексы бинасында Татарстан Рәисе татар иҗади җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты, дип хәбәр итә республика Рәисенең матбугат хезмәте.

 

Татарстан Рәисенең ел саен Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның туган көне алдыннан татар зыялылары белән очрашуы күркәм традициягә әйләнде. /tatarstan.ru фотосы.

 

 

– Мондый очрашулар бик мөһим. Безнең төп бурычыбыз – туган телне, милли мәдәниятне, гореф-­гадәтләрне саклап калу. Республикада Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татар телен һәм Татарстан халыкларының туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия эшли. Без әлеге комиссия хезмәтенең уңай нәтиҗәләрен күрәбез, алга таба да бергә эшләячәкбез, – диде Татарстан Рәисе.

 

Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов Габдулла Тукай музей комплексында киң колачлы төзекләндерү эшләре башкарылганы өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта ул шагыйрь тормышына бәйле күп кенә экспонатларның югары профессиональ реставрациягә мохтаҗ булуын билгеләп үтте. Бу эшне киләсе зур датага – Тукайның 150 еллыгына башкарып булыр иде.

 

Тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Алинә Галимҗанова әйтүенчә, Институт татар халкы мирасын популярлаштыру белән актив шөгыльләнә, төрле интернет-­платформаларда блоглар алып бара. Моннан тыш, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына «Җиңү календаре» дигән яңа китап басылып чыкты, ул патриотизмны ныгытуда һәм илебезнең героик тарихы турында белемнәрне арттыруда ярдәм итәчәк. Рөстәм Миңнеханов әлеге инициативаны хуплады, яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеген искәртте.

 

ТР Милли музее филиалы – Каюм Насыйри музее мөдире Кадрия Хәлимова музейның агарту эшчәнлеге, Каюм Насыйри иҗатын яшьләр арасында популярлаштыру, эксперименталь экскурсияләр оештыру турында сөйләде.

 

Дирижер, Милли музыка оркестрының сәнгать җитәкчесе Айдар Ниязов Нәҗип Җиһановның «Кырлай» симфоник поэмасын яңгырату юнәлешендә эш алып барылуы турында сөйләде. Бу – Габдулла Тукайга багышланган мөһим әсәр.

 

Җырчы, МХО ветераны Ленур Биктимеров алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәмнәре өчен республика җитәкчесенә рәхмәт белдерде. Ул кайбер ветераннар өйләренә кайткач үзләрен иҗатка багышлавы турында сөйләде. Ленур Биктимеров аларга махсус грантлар белән ярдәм итүләрен сорады. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне карарга кушты, шулай ук ветераннарга ярдәм күрсәтү аерым контрольдә торуын ассызыклады.

 

 

25 апрельдә язучылар һәм шагыйрьләр, аерым алганда Рабит Батулла, Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Вакыйф Нуриев, Сания Әхмәтҗанова, Илсөяр Иксанова, Лилия Гыйбадуллина, Фәүзия Солтан, Рәсимә Гарифуллина, Рәмис Аймәт, Фәнил Гыйләҗев, Булат Ибраһим, Башкортстаннан килгән шагыйрь Хисмәтулла Юлдашев һәм башкалар Яңа Кырлай авылында узган әдәби­-музыкаль чараларда катнашты. Кунаклар Кырлай мәктәбендә һәм Габдулла Тукайның яңартылган музеенда да булды. Шул ук көнне Казан кунаклары, сөекле шагыйребезне дөньяга иңдергән Кушлавыч авылында да булып, Тукаевлар музей­-йортында экспонатлар белән танышты, шагыйрь бюстына чәчәкләр куйды һәм шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт каберен зиярәт кылды. /Ринат Касыймов фотосы.

 

 

Татар китабы йорты гамәлгә ашыра торган проектлар турында фәнни хезмәткәр Азат Вәлиев хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, Татар китабы йорты татар телен өйрәнүгә ярдәм итүче тел клублары кураторы булырга әзер.

 

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһаншин татар театры турында яңа күп серияле фильм төшерү турында сөйләде. Проект ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасы халыкларының туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан хупланган.

 

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимнәр һәм инициативалар игътибар белән өйрәнеләчәген билгеләп үтте.

 

Татарстан Рәисе шулай ук Яңа Кырлайда Габдулла Тукайның ремонтланган музей комплексын карап чыкты. Биредәге экспозиция шагыйрьнең балачак еллары, Казандагы тормыш дәвере, иҗаты һәм халык алдындагы чыгышлары, көнкүреше һәм аның даирәсе белән таныштыра. Икенче катта мультимедиа хроникасы булган китапханә, Тукай әкиятләре мотивлары буенча мастер­класслар оештыру өчен мәйданчыклар урын алган.

 

Татарстан Рәисе сувенирлар кибетендә, авылның яңартылган мәдәният йортында булды, Арча районының халык осталары күргәзмәсен карады, «Мәктәп бакчасы» дип аталган яңа иҗтимагый киңлекне төзекләндерү проекты белән танышты.

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи