"Әби, син иртәгә тикле телеңне дә шунда салып куй!"
Әби көн саен йоклар алдыннан ясалма тешләрен сулы стаканга салып куя икән. Моны күреп торган шаян оныгы:
— Әби, син иртәгә тикле телеңне дә шунда салып куй! — дип әйтте, ди.
— Менә синең телеңне салырга кирәк стаканга! Юкса бит көне буе: «Нигә болай, нишләп алай?» — дип, теңкәмә тиеп бетәсең, — дигән әбисе.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА