Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә “Безнең мирас” журналы редакциясе белән берлектә Сәрвәретдин Сабитовка багышланган “Шәхес, иҗат, заман” исемле “түгәрәк өстәл” узды.Сәрвәретди...
Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә “Безнең мирас” журналы редакциясе белән берлектә Сәрвәретдин Сабитовка багышланган “Шәхес, иҗат, заман” исемле “түгәрәк өстәл” узды.
Сәрвәретдин Сабитов (1870-1916) – дин эшлеклесе, имам-хатиб һәм мөдәррис, педагогика буенча берничә китап авторы, «Шура» журналында актив язышкан мәгърифәтче. Заманында аның өйләнү һәм тәрбия турындагы китаплары аеруча популяр булган. “Түгәрәк өстәл”дә сүз мәгърифәтченең иҗатын өйрәнү, “Безнең мирас”та бастыру һәм яшь буынга җиткерү хакында барды.
Сүз уңаеннан, мәгърифәтченең оныгы, атаклы геометр, МДУ профессоры Иҗат Сабитов күптән түгел Казанда булып, татар зыялылары белән очрашкан иде. Ул редакциягә бабасы һәм әтисе Хак турында кыйммәтле чыганаклар калдырды.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
















Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала