Журнал «Безнең мирас»

Пигамбәр чәчәге (гади ромашка)

Пигамбәр чәчәге дигәнебез - үзебездә үсә торган бабунә чәчәге. Бездә була торган бабунә берничә төрле. Бу төренең яфрагы вак һәм нечкә. Чәчәге ак, уртасы сары. Янә бу җенестән тагы бер төре бар: чәчәгенең яфраклары ваграк, ак һәм уртасы сары була. Тагы бер төренең яфраклары бөтен һәм чәчәге ак. Моннан башка бөтенләй сары чәчәклесе дә бар. Фарсыча бабунәи гав дигәне шушыдыр. Әмма үзлекләре һәммәсенең дә бердер. Бу бүлектә сөйләнә торган пигамбәр чәчәгенең тамыры бик тармаклы, көпшәсе туры һәм төбеннән үк тармаклы булып, себерке шикелле утыра. Чәчәкләре башында. Ярты аршыннан бер аршын кадәр үсә. Яфраклары нечкә тармаклы, чәчәкләре ак, уртасы сары, берьеллык үлән. Иген басуларында, җир башларында, ызан буйларында һәм бакчаларда да үсә. Дару өчен чәчәге кулланыла. Чәчәк вакытында җыярга кирәк. Июль-август айларында чәчәк ата. Моның үзлеге данлыклы бабунә белән бер. Исе мөлаем, тәме лайласыман ачы. Үзлеге - ныклык бирүче, уятучы һәм ашказанына куәт бирүче. Пападия чәчәге билгеле һәм мактаулы дару. Әмма күп куллансаң, косасыны китерер. Тиешле күләмдә куллансаң ныклык бирүче һәм уятучы дарулар кебек тәэсир итә. Ашаган ризыкның эшкәртелүенә, акрынлык белән эшкәртелгәнгә һәм эчтәге чәнчүләр өчен, эчтәге җилләрне куар өчен куллансаң, көн дә шифалы. Тәҗрибәләр кылынды. Кына-кына (хинин) дигән дару куллануга кермәс борын, бизгәк өчен бары пападия үлəне кулланыла иде. Безнең чорда да күп врачлар бизгәк өчен хинин белән пападияны катыштырып кулланалар. Пападияның эчтәге кортларны куу үзлеге дә бар. Дару өчен эчкәндә, бу пападия чәчәген бер кадак суга 7 мыскал кадәр салып, төнәтеп яки пешереп чәй кебек эчәләр. Тәннең тышындагы авыруларга һәм шешләргә пешереп япсаң, яхшы файда бирә һәм шешне йомшатыр. Бер мыскал бабунә чәчәген, 4 мыскал зәйтүн маена сеңдереп, аннан соң сыгып чыгаргач, бер төрле май хасил була. Йөрәкне кузгатучы сыйфатында кулланыла. Дәвалауда бу пападия чәчәгенең ике төрлесе кулланыла - бабунәй кәбир һәм бабунән сәгыйрь атала. Ләкин кулланылышлары икесенең дә бер төсле.



Каюм Насыйри


Фото: pixabay








Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру