Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Казан татары җыры («Шәл бәйләдем» көенә)

Казан татары җыры («Шәл бәйләдем» көенә)

Шигырь яздым, шигырь яздым,Шигырь яздым, шигырь яздым,Шигырем әйбәт түгел лә,Шигырем әйбәт түгел.Әннә-гидер, геннә-гидер генәем лә,Пүчтәк шагыйрь икәнемне беләем.Сөйләгәннәр сөйләсеннәр,Сөйләгәннәр сө...

Шигырь яздым, шигырь яздым,
Шигырь яздым, шигырь яздым,
Шигырем әйбәт түгел лә,
Шигырем әйбәт түгел.
Әннә-гидер, геннә-гидер генәем лә,
Пүчтәк шагыйрь икәнемне беләем.
Сөйләгәннәр сөйләсеннәр,
Сөйләгәннәр сөйләсеннәр,
Дөрес сүз гайбәт түгел лә,
Дөрес сүз гайбәт түгел.
Әннә-гидер, геннә-гидер генәем лә,
Берсеннән дә курыкмаем, җиңгәем.
Тәнкыйтьчеләр ябыккан ла,
Тәнкыйтьчеләр ябыккан ла,
Күзәтәләр ярыктан ла,
Күзәтәләр ярыктан.
Әннә-гидер, геннә-гидер генәем лә,
Мин аларның яннарына киләем.
Тукмарга да уйлары бар,
Тукмарга да уйлары бар,
Оялалар халыктан ла,
Оялалар халыктан.
Әннә-гидер, геннә-гидер генәем лә,
Мин оялмыйм – эчем катып көләем.
Фаил Шәфигуллин
(Язучыларның «Тынгысыз каләм» дигән дивар газетасынан, 1980.)
Фото: pixabay
#Фаил Шәфигуллин #Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи