Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

«Бишек биюе»

«Бишек биюе»

Зөфәр Билалов белән Зәйнәп Фәрхетдинова төркеме озак вакытка гастрольләргә чыгып китә. Гастрольләр вакытында, гадәттә, һәркем нинди дә булса эш белән мәшгуль. Кайсысы шәһәр карап йөри, кемдер репетици...

Зөфәр Билалов белән Зәйнәп Фәрхетдинова төркеме озак вакытка гастрольләргә чыгып китә. Гастрольләр вакытында, гадәттә, һәркем нинди дә булса эш белән мәшгуль. Кайсысы шәһәр карап йөри, кемдер репетиция ясый, кайсылары исә йокы симертә. Шундый көннәрнең берсендә биючеләр ду килеп репетиция ясыйлар. Аз гына черем итим дип яткан тавыш режиссеры Саша Королев һич йокыга китә алмый. Түзмичә бүлмәсеннән чыга да:


– Карагыз әле, сезнең «Бишек биюе»гез юкмы? Булса, шуны биегез әле! – ди.


Земфира Гыйльметдинова


"Безнең мирас". - 2022. - №5. - 113 б.


Фото: pexels

#Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи