Гадәтләнгәнчә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында быел да 7 ноябрьдә – режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көнендә яңа спектакль куйдылар. Бу юлы да ул, күңел ачуга кайтып калмыйча, тамашачыны уйландырырга юнәлдерелгән иде. «Күпер» спектакленең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.
Ә менә әсәрнең драматургы Раил Сафин исеме театр сөючеләргә моңа кадәр таныш түгел иде. Чыннан да, Раил язучы да, драматург та түгел. «Күпер» исә – аның драматургия лабораторияләренең берсендә иҗат ителгән тәүге әсәрләреннән берсе.
Әсәр гади генә тоелса да, байтак мөһим темаларны күтәрә. Төп вакыйга, озак еллар аерымланып яшәгәннән соң, күпер төзелгәч зур дөнья белән мөнәсәбәт урнаштыра башлаган кечкенә генә авыл тирәсендә әйләнә. Бу авыл халкы шундый садә, башкалардан шундый үзгә ки, геройларның берсе хәтта аларны «кыргый халык» дип атый. Костюмнар буенча рәссам Марина Марьянич исә аларны авыл декорацияләре төсендәге һәм барысыныкы да бер бизәлешле киемнәрдән киендерүе белән үзгә булуларын үзенчә ассызыклаган, спектакльнең башка геройларыннан аерып куйган.
Араларында акылга зәгыйфь бер кыз бала Сабира бар. Аны чамасын белеп, арттырмыйча, чын тормыштагыча итеп Илүсә Камалиева башкара. Чынлап карасаң, бөтен кешедән дә акыллырак та әле ул. Сөйләшергә теле генә юк, ымлыклар белән аңлаша, һәм бик үк сәламәт булмавы ара-тирә кул-аяклары белән идарә итә алмыйча кирәксез хәрәкәтләр ясауда чагыла. Ә күңеле шундый чиста, шундый садә аның! Нишләптер бу кыз спектакльдәге бөтен авыл халкының бер символы булып тоела башлый. Алар да зур җәмгыятьне, аның кануннарын белмичә, үз дөньяларында яши, замана шаукымына бирелеп бозылмаган. Шуннан үзеннән-үзе бу заманда самимилеген җуймаган һәркем тиле белән бер дигәнрәк фикер дә туа.
Бу кечкенә генә авылга ясалма зур дөнья каршы куела. Әнә, бер төркем түрә, чәчкә бәйләме тотып, авыл карчыгы Бибисараны 100 яше тулу белән котларга килгән. Аның моннан 15 ел элек зиратка күченгәнен белмиләр дә. Димәк, моңа кадәр Бибисара белән кызыксынганнары булмаган. Ә бит бу карчык 1920 еллардагы ачлыкны да, колхозлаштыру мәхшәрен дә, Бөек Ватан сугышын да, аннан соңгы авыр елларны да күргән…
Җинаять эше кузгатылгач исә зур дөньяның дөрес булмавы тагын да ачыграк күренә. Нинди җинаять эшеме? Бибисараның моннан 15 ел элек үлгәнен хәбәр итмичә, авылның хат ташучысы аның акчасын үзенә алып барган һәм соңыннан шул акчага күпер салдырган ич!
Бер караганда, җинаятьмени инде бу?! Хөкүмәттән булмагач, гади халыкка әнә шулай хәйләләргә туры килә. Элек колхоз рәисләре күпергә дип халыктан җыйган акчадан җилләр искән бит.
Әле шул гына җитмәгән иде – яман чир белән авырган япа-ялгыз Бибисараны, кызганып, йөзенә ястык каплап үтерергә маташучысы да шул ук хат ташучы икән. Күпер төзелгәч әнә нинди хәлләр ачыклана! Әсәр авторының җәмгыять законнары һәм миһербанлык, ярдәмчеллек, һәм вакыты-вакыты белән аларның бер-берсенә каршы килүе турында уйланырга чакыруы яхшы аңлашыла. Кешелек җәмгыяте югары мәдәниятле, цивилизацияле тормыш кору нияте белән артык тырышып җибәргәне һәм кешелеклек, миһербанлык кебек сыйфатларның еш кына тормыш арбасының читендә калуын спектакльдә генә түгел, тормышта көн саен күреп торабыз. Зәңгәр экраннардан да акны – кара, караны ак дип еш сөйләштергәлиләр. Тормыштагы тамашаны күзәтәсең дә, әллә дөньясы тиле, әллә үзем тилергән, дип гаҗәпләнеп куясың. Авылга игелек эшләп күпер салдырган, аңа кадәр дә авылдашларына һәрдаим ярдәм итеп торган Юлдаш нинди җинаятьче булсын инде?! Язгы ташу вакытында, күпер булмау сәбәпле, көймәдә күрше авылга мәктәпкә барганда балалар алга таба да батып үлсен, янгын чыккач, аны сүндерергә машиналарның килә алмаулары аркасында авылдашлар киләчәктә дә йортсыз-җирсез калсын идемени?! Хөкүмәт үзе кайгыртасы урынга, Юлдаш бу мәсьәләне үзенчә хәл иткән, һәм хөкүмәт вәкилләре аны шуның өчен хөкем итә булып чыга. Бу абсурд түгелмени?!
Читкәрәк киткән саен, әйбәтрәк күренә, диләр. Күпер салынып, читкә чыгу мөмкинлеге ачылгач, әнә ничек ап-ачык күренә башлый җәмгыятьтәге җитешсезлекләр! Авыл халкы тикмәгә генә, рәхәт яшәгәнбез икән, күпер кирәкмәгән, бернәрсә күрмәгәнбез һәм ишетмәгәнбез, дими инде. Уйламыйча, баш катырмыйча гомер итү, күпернең ни өчен төзелмәвен ачыкламау, дауламау, югарыракка омтылмау исә дөресме? Күңел күзләре күрмәгән, колаклары ишетмәгән бу авыл халкы хәтта Юлдашның нинди яхшылыклар эшләгәнен аңламаган, хөкем вакытында аның урынына бүтән хат ташучыны китереп куйгач кына Юлдашны юксына башлыйлар. Шулай итеп бер якта – оятсыз, ясалма зур дөнья, хакимият, икенчесендә – садә, телсез һәм чукрак халык. Һәм аларны бер күпер тоташтыра. Такта күпер генә булса ярый әле. Бу очракта сират күпере уйга килә. Чынлыкта, кемнең кем булуына карамастан, сират күперен кичәсе. Җитәкчеләрнең – халыкны җәберләгәне, халыкның исә томана, надан, беркатлы булып яшәгәне өчен җавап тотасы бар. Күперне вөҗдан төшенчәсе белән алмаштырып булыр иде. Шулай итеп, «Күпер» дип исемләнсә дә, спектаклебез бүген көннән-көн сирәгрәк телгә алынган кеше вөҗданы турында булып чыга.
Спектакльдә рольләрне Илдус Габдрахманов (Юлдаш), Зөлфирә Зарипова, Әсхәт Хисмәт, Радик Бариев, Фәнис Җиһанша, Фәридә Сафина, Рамил Вәҗиев, Венера Шакирова, Айгөл Шәкүрова, Айгөл Миңнуллина һ.б. башкара.
Юлдаш образын тамашачы танылган кинофильмның герое Деточкинга охшаткандыр, бәлки. Суд күренеше исә телевидениедә бара торган «Дела судебные» тапшыруын хәтерләтә. Анда катнашучыларның актерлар икәнен аңлаптырмы, әллә аңламыйчамы, халык барыбер ябырылып карый. Анда да вакыйгаларны геройларның сөйләгәннәреннән беләбез. Бу спектакльдә дә шулайрак – коры сөйләү, хәрәкәт аз, шуңа күрә ул бервакыт бер төрле тоела һәм ялыктыра башлый…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала