8-11 ноябрьдә Казанның «Апуш» татар балалар театр студиясе Мәскәүдә узган «Свободное пространство» VII Бөтенроссия театр фестиваль-лабораториясендә катнашып, Гран-прига лаек булды.
«Свободное пространство»ның конкурс программасы «Нәфис сүз», «Әдәби-музыкаль композиция», «Театр», «Премьерага юл», «Пластик спектакль» номинацияләре буенча уза. Быел анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Ростовтагы Дон, Владикавказ, Вологда, Норильск һ.б. шәһәрләрдән театр студияләре катнашты.
Жюри составына Россия югары уку йортларының профессиональ педагоглары, актерлар, театр режиссерлары, танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре керә. Быел коллективларны Мәскәүнең Вл.Маяковский исемендәге академия театрының сәнгать җитәкчесе Егор Перегудов, театр режиссеры, хореограф Сергей Тонышев һәм сценограф, костюмнар буенча рәссам Евгения Шутина бәяләде.
Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегеннән хәбәр итүләренчә, «Апуш» студиясенең Казандагы «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме бу бәйгедә язучы Резеда Гобәева иҗат иткән һәм студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова сәхнәгә куйган «Елантау» спектаклен (6+) тәкъдим итте. «Апуш» Вл.Маяковский исемендәге Мәскәү академия театрында татар телендә чыгыш ясады. Тамашачы спектакльне синхрон тәрҗемәдә карады. «Апуш» студиясе әлеге фестивальдә икенче тапкыр катнашты, 2025 елда студиянең Казандагы «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме «Көндәлек» спектакле белән I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган, шулай ук «Иң яхшы режиссер эше» номинацияcендә җиңү яулаган иде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала