Чүпрәле районының Яңа Ишле авылында өченче тапкыр Вәлиулла Хәсәнов укулары узды. Быелгы фәнни-дини чара «Гаилә – алтын бишек» темасына багышланды.
Вәлиулла Хәсәнов укуларының төп оештыручылары – ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе, Бөтендөнья татар конгрессы, район мөхтәсибәте, шушы авылда туып-үскән, хәзерге көндә Тәтеш районындагы «Колос» агрофирмасының генераль директоры Рима Гомәр кызы Сафиуллова (ул – Вәлиулла хәзрәт Хәсәновның оныгы).
Игелек иясе – Рима Сафиуллова
Тырышлыгы, ярдәмгә килергә әзер торуы һәм олы йөрәкле булуы белән хөрмәт казанган Рима Сафиуллова эшмәкәрлектә дә зур уңышларга ирешә, күңеле теләгәнгә вакытын да, мөмкинлеген дә табып, игелекле эшләргә дә алына. Аның җитәкчелегендәге Тәтеш районы «Колос» ширкәте игенчелек, терлекчелек һәм сөтчелек продукциясе җитештерүдә республика күләмендә иң алдынгылар сафында бара.
Милләтпәрвәр эшмәкәр ханым Тәтеш районының «Ак калфак» һәм «Татар гаиләсе» иҗтимагый оешмаларына да җитәкчелек итә. Бүген бу берләшмәләр туган телебезне, гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне саклау юнәлешендә башкаларга өлге булырлык күркәм гамәлләр кыла.
Рима ханым күңеле белән һәрчак туган туфрагына, атабаба нигезенә – Яңа Ишле авылына тартыла. Ул, әти-әнисе гомер кичергән, үзе дөньяга килгән нигез йортны яңартып, төзәттереп, кадерләп саклый. Соклангыч матур чәчәклекләре белән ерактан ук күзне иркәләгән бу йорт чын мәгънәсендә әкияти серле утарны, милли хәзинәханәне хәтерләтә.
Рима ханым, данлы нәсел дәвамчысы буларак, хәләл хезмәт белән табылган малыннан өлеш чыгарып, Вәлиулла бабасы чишмәсен төзекләндереп, аның янәшәсендә гүзәл ял паркы булдырган. Гомәр коесы һәм паркы белән Сара күпере дә авылга кабатланмас ямь, затлылык өсти.
Кем ул Вәлиулла Хәсәнов?
Вәлиулла Хәсәнов искиткеч булдыклы, киңкырлы сәләтле һәм олы йөрәкле зат булган. Колхозлар төзелгәнче үк ул, ныклы, җитеш хуҗалык корып, эшне гөрләтеп алып барган. Үзлегеннән укып, тирән гыйлем туплаган, аннары авылның өлкән буынына белем биргән. Рима Гомәр кызының бабасы Вәлиулладан мирас булып калган гарәби язулы китапларны төпләтеп, кадерләп саклавына үзебез дә шаһит булган идек.
Илдә зур үзгәрешләр – күмәкләштерү чоры башлангач, Вәлиулла бабай яңалыклардан читтә калмый, беренчеләрдән булып колхозга керә. Ул бар эшкә дә оста була. Аның, кулына балта тотып, агачтан күз явын алырлык нәкышләр ясавын һәм чалгы белән печән чабуын яшьләр сокланып Вәлиулла Хәсәнов искиткеч булдыклы, киңкырлы сәләтле һәм олы йөрәкле зат булган. Колхозлар төзелгәнче үк ул, ныклы, җитеш хуҗалык корып, эшне гөрләтеп алып барган. Үзлегеннән укып, тирән гыйлем туплаган, аннары авылның өлкән буынына белем биргән. Рима Гомәр кызының бабасы Вәлиулладан мирас булып калган гарәби язулы китапларны төпләтеп, кадерләп саклавына үзебез дә шаһит булган идек. Илдә зур үзгәрешләр – күмәкләштерү чоры башлангач, Вәлиулла бабай яңалыклардан читтә калмый, беренчеләрдән булып колхозга керә. Ул бар эшкә дә оста була. Аның, кулына балта тотып, агачтан күз явын алырлык нәкышләр ясавын һәм чалгы белән печән чабуын яшьләр сокланып күзәткәннәр. «Вәлиулла җырлап җибәрсә, сандугачлар тын калган», – диләр аның хакында, чөнки ул гаҗәеп моңлы тавышлы, җор телле һәм зирәк акыллы кеше булган.
Туган авылын өзелеп сөйгән Вәлиулла бабай авылдашлары өчен тирән кое казыган, аның янына утыргычлар ясап куйган. Авылдашлар, шунда су алырга килеп, рәхәтләнеп дөнья хәлләрен сөйләшеп, күңелләрен бушатып, ял итеп кайта торган булган.
Тормыш иптәше белән дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ватан сугышы башлангач, Вәлиулла бабай уллары белән бергә фронтка китә. Аның Мирза исемле улы танкист була. Ул 1944 елның 20 ноябрендә Латвиядә танкында янып һәлак була. Вәлиулла бабай үзе дә яу кырында хәбәрсез югала. Улы Гомәр 1942 елда фронтка озатыла, һәм аннан исән-имин әйләнеп кайта. Ул – Рима Сафиуллованың әтисе.
Йәгез, бер дога!
Вәлиулла Хәсәнов укуларына Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар иң әүвәле зиратка – мәрхүмнәр рухына дога кылырга юнәлде. Биредә Вәлиулла Хәсәновның улы Гомәр, килене Сара Шакир кызы, аларның уллары һәм башка туганнары җирләнгән.
Вәлиулла Хәсәновның улы Гомәр – Бөек Ватан сугышы ветераны, гомеренең соңгы көннәренә кадәр тегермәнче булып, авылдашларына намуслы хезмәт итә.
Аның янәшәсендә Сара Шакир кызы да дәфен кылынган. 2013 елда тугызынчы дистәне ваклаган әлеге ханым авылдашларына чын бүләк ясый: үзенең хәләл пенсиясеннән җыйган 100 мең сум акчасын туган авылының елгасы аша күпер төзелешенә тапшыра.
Элек урман-кырларны урап, кыенлык белән йөргән авыл халкы бүген шушы юлдан гына йөри. Әлеге күперне, хөрмәт йөзеннән, «Сара апа күпере» дип атыйлар. Авылдашлары аны, рәхмәт белдереп, җылылык белән искә ала һәм аның рухына догалар кыла.
Мондый киң күңеллелек, гадәттә, гади авыл кешеләре арасында сирәк очрый, шуңа күрә Сара апаның игелекле гамәле тиз арада республикага тарала. Аның фидакарьлеген югары бәяләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аны очрашуга чакыра, ә хәйрия бәйгесендә ул «Игелекле йөрәк» номинациясендә җиңүче дип табыла.
Гомәр белән Сара тугыз бала тәрбияләп үстерә. Бүген аларның дәвамчылары – балалары һәм оныклары илебез үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертеп килә.
Әлеге зиратта Вәлиулла Хәсәновның хатыны – игелекле, тәрбияле, бик күпләр өчен кадерле әби – «акәнәй» дә җирләнгән. Якында гына Илһам Гомәр улы Вәлиуллинның кабере урын алган. Ул илебез үзгәреш чоры кичергән елларда иң беренчеләрдән булып эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Кызганыч, 29 яшьлек булдыклы егетне 1996 елда вәхшиләрчә атып үтерәләр. Ә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Ульяновск өлкәсе буенча идарәсенең 9 нчы төзәтү колониясендә башлык урынбасары булып хезмәт иткән, подполковник званиесендәге Әнвәр Гомәр улының гомере юл-транспорт һәлакәтендә өзелгән. Гомәр Вәлиулла улының вакытсыз вафат булган кызлары – Зөбәйдә белән Тәнзиләнең дә каберләре биредә.
Бу зират әлеге нәселнең күпме кайгы-хәсрәтен үзенә сыйдырган... Барлык мәрхүмнәрнең рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын!
Мәшһүрләргә истәлек такталары
Яңа Ишле авылында тарихта калырлык ике вакыйга – истәлек такталары ачылды. Беренчесе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган Вәлиулла Хәсән улы Хәсәнов, 1944 елның 20 ноябрендә Латвиядә танкында янып һәлак булган Мирза Вәлиулла улы Хәсәнов, сугыштан кайткан Гомәр Вәлиулла улы, Зәкиулла Вәлиулла улы һәм Хәбибулла Вәлиулла улына багышланган. Истәлек тактасы Вәлиулла Хәсәнов яшәгән йортның диварына эленгән. Килгән кунаклар, бер нигезгаиләдән чыккан батырларны дога белән искә алып, истәлек тактасы янына чәчәкләр салды.
Икенче истәлек тактасы Ишхуҗа бабай яшәгән өй диварына эленгән. Йорт шактый иске булып, анда кеше яшәмәсә дә, тирә-ягы төзекләндерелгән. Татарның иң матур орнаментларыннан гына ясалган тәрәзә йөзлекләре исә матур итеп буялган.
Бу нигездә 1808 елда Ишим бабай гаиләсендә Яңа Ишленең бөек шәхесе – Ишхуҗа бабай дөньяга килгән. 1840 нчы еллар тирәсендә Ишхуҗа Салиха Сәет кызына өйләнә. Ишхуҗа бабай белән Салиха әбинең Бибигалимә (1843 елгы) исемле кызлары һәм Хәсән (1847 елгы), Хөсәен (1855 елгы), Хәйретдин (1856 елгы) исемле уллары туа. Авыл муллалары язып барган метрика кенәгәләре буенча, Хәсән бабай белән хатыны Мәгърифә әбинең алты баласы булганлыгы билгеле: Хөснулла (1876 елгы), Гарифулла (1878 елгы), Гайникамал (1880 елгы), Вәлиулла (1883 елгы), Сәидәҗиһан (1886 елгы), Бибиҗан (1890 елгы). Вәлиулланың исә әлеге фәнни-дини укуларның сәбәпчесе икәнлеге аңлашылса кирәк.
Кем соң ул Ишхуҗа бабай? 1730-1750 нче елларда мөселманнарны чукындыралар. Әмма көчләп чукындыру һәм урыс исемендә язылу белән генә бу кешеләр чынлыкта мөселман булудан туктамыйлар. 1750 нче еллар ахырында халыкта зур ризасызлык тудырган һәм баш күтәрүләргә китергән көчләп чукындыру сәясәте йомшартыла. Шуңа да карамастан, чукындырылган халыкка кире үз диннәренә кайту тыела. Алар чиркәү һәм дәүләт органнары тарафыннан ныклы күзәтү астына алына. Ата-аналары чукындырылганнан соң туган балалар да «новокрещеные» дип исәпләнгәннәр. Яңа Ишлегә дә чукындыру афәте кагылмыйча калмый – авылның 5 кешесе чукындырыла. 1820 нче еллар ахырында «новокрещеный» татарлар үзләренең мөселманлыкларын ачыктан-ачык белдерә башлыйлар. Нәкъ менә шул елларда Ишхуҗа бабай динне, мөселманлыкны, татар халкын саклап калучы шәхес буларак таныла.
Ишхуҗа бабай яшәгән өй диварында истәлек тактасы ачу хокукы Ишхуҗа бабай нәселенең вәкилләре, оныкчыклары – Ирхат Ибраһим улы Мөхәммәтҗановка һәм Рәмзия Ибраһим кызы Хәйруллинага бирелде.
Сүз уңаеннан, Рима Гомәр кызы Сафиуллованың да Ишхуҗа бабайның оныкчыгы икәнен искәртик. Әлеге истәлек тактасын ачу да, борынгы нәселшәҗәрәсен, бай тарихны өйрәнү дә аның инициативасы белән башкарыла.
Өй диварындагы истәлек тактасы бу авылның тарихи улына әверелгән Ишхуҗа исемен, аның нәсел шәҗәрәсен мәңгеләштереп тора. Әлеге урынга килгән һәркем шәҗәрәдә искә алынган шәхесләр хакында уйланыр, аларны догадан калдырмас дип өметләник.
Дини җыен
Мәдәният хезмәткәрләренең «Су юлы» әдәби музыкаль күренешен тамаша кылып, «Гомәр ага паркы» белән танышып, «Вәлиулла чишмәсе» суыннан авыз итеп, көч-куәт алганнан соң, кунаклар Вәлиулла Хәсәнов укуларына җыелды. Анда район башлыгы Марат Гафаров, «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров, район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутатлары – Данис Шакиров һәм Камил Нугаев, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе киңәшчесе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, тарих фәннәре докторы, «Дөнья мәдәнияте» институты ректоры, профессор Энгель Таһиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтенроссия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов, галимнәр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, артистлар, авыл имамнары һәм мөслимәләре катнашты. Трибунадан традицион гаилә кыйммәтләрен саклау хакында докладлар яңгырады.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, фәнни-гамәли конференцияне ачып, «Гаилә – алтын бишек» темасына багышлануы аның төп үзенчәлеге булуын, чөнки нәкъ менә гаиләнең динне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуның иң нык таянычы, иң беренче мәктәбе икәнлеген билгеләп үтте: «Вәлиулла хәзрәт үзенең тормыш юлында дин һәм милләт өчен бик күп хезмәт күрсәтте. Ул үз чорының мәгърифәтле шәхесе, авылның рухи таянычы булды. Аның тырышлыгы, ихласлыгы, халыкка карата мәхәббәте – безнең өчен зур үрнәк. Рима ханым, олуг бабасын хөрмәт итеп, аның эшләренә тугры калып, безне киңәшле эшкә җыйды. Бүген бу данлыклы зат истәлегенә җыелып, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, ата-анага карата хөрмәт, балаларга тәрбия бирү мәсьәләләрен күтәреп сөйләшергә килдек.
Гаиләнең әһәмияте борынгы татар мәкальләрендә дә бик матур итеп аңлатыла. Мәсәлән, «Ата-ана – алтын канат» дип әйтәбез: чыннан да, ата-ананың тәрбиясендә баланың киләчәге төзелә, канатлар куела. Тагын бер мәкаль бар: «Гаилә – йортның йөрәге». Гаилә тәрбиясендә генә кеше күңелендә иман нуры яна, әхлак ныгып, милли горурлык үсә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзе дә гаиләгә, гаилә эшләренә, оныкларына бик зур игътибар бирде. Хәдисләрдән берсен китерәсем килә: «Иң яхшыларыгыз – үз гаиләләренә иң яхшы мөнәсәбәттә булганнарыгыз» (Тирмизи). Бу сүзләрнең мәгънәсе шундый: диннең иң матур үрнәге кешегә үз гаиләсендә, үз балалары алдында күренә. Икенче бер хәдис: «Аллаһы Тәгаләгә иң кадерле гамәл – ата-анага иң яхшы хөрмәт күрсәтү» (Бухари, Мөслим). Шуңа күрә ата-ананы ихтирам итү, аларның догасын алу – дини бурычыбыз гына түгел, ә киләчәк буын өчен иң зур бәрәкәт».
Рима ханым Сафиуллова: «Бабамның тормыш юлы иң мөһиме буш сүзләр түгел, ә кылган гамәлләр, изге эшләр икәнен күрсәтә. Мин дә шуңа омтылам. Син танылган шәхесме, әллә гади авыл кешесеме – аерма юк. Әгәр дә үзеңнән соң игелекле истәлек, иманлы балалар калдыргансың икән, димәк, гомер заяга узмаган», – дип сөйләде һәм укуларда катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде.
«Гаилә – алтын бишек» темасы милли һәм дини кыйммәтләребезнең үзәге булып тора. Бишек – баланың беренче таянычы, анда аның күңеле тыныч була. Бала гаиләдә иман, әдәп, милли рух алырга тиеш. Безнең бурычыбыз – бу алтын бишекне саклап, аны киләсе буыннарга тугрылык белән тапшыру.
Авыл тарихы, Вәлиулла хәзрәтнең хезмәте, аның рухи мирасы – безгә калган зур байлык. Аны саклап калу, киләчәккә алып барырга тырышу – һәрберебезнең изге бурычы.
***
Вәлиулла Хәсәнов укулары фәнни-гамәли конференциясендә галимнәр, имамнар һәм җәмәгать эшлеклеләре гореф-гадәтләрне, телне, милләтне, татар мохитен саклау, гаиләсен ныгыту юлларын эзләде. Заманга туры китереп миллидини тәрбия бирү, мәчет-мәдрәсә һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту мәсьәләләре турында сөйләшеп, фикер алышты.
Бәйрәмгә – 226 өчпочмак!
Бәйрәмнең икенче өлеше исә төп нигездә очрашу, корбан ашы уздыру белән дәвам итте. Бәйрәм ашы да Рима ханым Сафиуллова һәм аның гаиләсе тарафыннан уздырылды. Чүпрәле муниципаль районының модель китапханәсе директоры Гөлфия Яфизова бәйрәмгә үзенең коллегалары белән пешергән 226 өчпочмак алып килгән иде.
«Китапханәбездә Сара Шакир кызының (Рима ханымның әнисе) музеен ачтык. Сара апа бик тәмле итеп өчпочмаклар пешерә иде, үзе дә әлеге милли ризыкны бик ярата торган булган. Без бу хакта Яңа Ишле авылының акъәбиләреннән сорашып белдек. Рәхим итеп, сез дә авыз итегез!» – дип сөйләде ул.
Кунаклар яшь җырчы Рамил Кәрамиев, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һәм башка талантларның моңлы җырларын тыңлап хозурланды.
Кичке якта исә Келәш авыл мәдәният йортының «Хатирә» фольклор коллективы кунакларны үзләренең чыгышлары белән сөендерде. Үзешчәннәр тамашачыларга ике матур йоланы – «Урак уру» һәм «Чәй үләннәре җыю»ны күрсәтте. Кайнап торган самавырдан хуш исле үләннәр белән ясалган чәй эчү, гармун тавышлары астында шаян җырлар һәм биюләр бәйрәмнең чын бизәге булды. Татарстанның халык артисты ИлСаф һәм башка танылган артистлар үзләренең җыр-моңнарын яңа ишлеләргә, килгән кунакларга бүләк иттеләр, милли уеннар да оештырылган иде, теләгән кешеләр өчен ГТОның мобиль мәйданчыгы да эшләде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала