1 август көнне Чүпрәле районының ямьле Мунчәли авылы тагын бер кат татар халкының мәдәни, рухи һәм дини үзәгенә әверелде. XIX төбәкара Мунчәли укулары фәнни-гамәли конференциясе «Гореф-гадәтләр – милли мирасны саклау чарасы» шигаре астында зур колач белән үтте.
Мунчәли укуларында район башлыгы Марат Гафаров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, тарих фәннәре докторы Наил Таиров, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов, КФУ галиме Фәрит Шәкүров, Милли китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиев, Чүпрәле энциклопедиясе авторы Иршат Закиров, Апанай мәчете имамы, дин белгече Нияз хәзрәт Сабиров, Чуашстан, Мордовия республикалары, Пенза, Самара өлкәләреннән килгән дин әһелләре катнашты.
Иртәдән үк авыл гөрләп торды. «Гыйлемпиада» кысаларында, балалар арасында Коръән уку һәм татар азаны әйтү буенча конкурслар, викториналар оештырылды. Яшь буынның дин нигезләрен һәм туган телебезне белүе аеруча сөендерде. Сәхнәдә исә моңлы мөнәҗәтләр, нәшидләр һәм дини җырлар яңгырады.
Бәйрәмнең йөрәге милли гореф-гадәтләр булды. Тамашачылар борынгы «Килен төшерү» йоласының матурлыгына сокландылар. Осталар исә тамбурлы чигү, күн эшләнмәләр ясау, чалгы таптау, май язу, мунчала һәм мунча себеркесе әзерләү кебек борынгы һөнәрләр буенча мастер-класслар күрсәтте. Күргәзмәләрдә шәмаилләр, иске татар кулъязма һәм басма татар китаплары, гаилә ядкярләре һәм татар-мишәр киемнәре урын алды.
Фәнни өлеш тә бик бай эчтәлекле булды. Пленар утырышта галимнәр, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре мәшһүрләрнең сүзләрен искә алып, милли мирасны киләчәк буынга ничек тапшыру хакында фикер алыштылар. Көндезге намаз вакытында бар халык, сафларга тезелеп, җәмәгать белән өйлә намазын укыды. Программада шулай ук мәктәптә урнашкан «Авыл тормышы» музее белән танышу һәм Туфан Миңнуллинны искә алу чаралары да каралган иде.
Җыенны күп еллар дәвамында оештыручы – Чүпрәле районының икътисади үсеш, финанс һәм авыл хуҗалыгы производствосы буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Мунчәли авылы егете Илмир Расих улы Измайлов. «Авылның киләчәге яшьләр кулында. Чын мәгънәсендә иманлы булган кеше генә Ватанын, туган җирен, туган нигезен яратуның асылын аңлый ала. Авылын яраткан кеше читкә чыгып китәргә омтылып тормас, язмыш аерып алып китсә дә, авылы белән элемтәсен өзмәс», – ди Илмир Расих улы. Игътибарыгызга әлеге укулардан кайбер чыгышларны тәкъдим итәбез.
Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе:
– «Ни чәчсәң, шуны урырсың», – ди халкыбыз. Әгәр милләтебезгә хас әдәп-әхлак, милли аң, дин исламга хөрмәтне, ихтирам орлыкларын ихлас мәхәббәт белән балаларыбызга гаиләдә, бала чакларыннан чәчсәк, киләчәктә файдалы җимешләрен үзебез үк мул итеп җыеп алырбыз. Яшьләргә, балаларга гаиләдә нинди тәрбия бирсәк, милләтебезнең киләчәге дә шундый булачак, җәмәгать! Үзенең кемлеген – кем нәселеннән, нинди нәселдән, кавемнән булуын белеп үскән кеше беркайчан да диненнән, теленнән, милләтеннән, гореф-гадәтләреннән ваз кичмәячәк, беркайчан да чит тәэсирләргә бирелмәячәк. Әгәр онытылып бара торган йола-традицияләребезне яңадан көндәлек тормышка кайтарсак, шуны балаларыбызга да өйрәтсәк, яхшы булыр иде, чөнки үз халкының рухи һәм матди мирасын сакламаган милләт беркайчан да алдынгы була алмый, үткәнен, ата-баба мирасын сакламаган халык алга бара дип берничек тә әйтеп булмый. Мунчәлиләргә рәхмәт, гамәлләрен әлеге мөһим нәрсәләрне истә тотып башкаралар. Үз милләтенең үзенчәлекләре, дине, теле, киеме, бәйрәмнәре, ризыгы белән горурлана белмәгән адәм баласы тулы канлы була алмый. Шуның өчен гаиләдә, мәдрәсәдә, мәктәптә, һәрбер татар яшәгән мәхәлләдә тәрбия эшен алып барганда бу турыда бер дә онытырга ярамый.
Ныклы гаилә – ныклы дәүләт, ныклы милләт дигән сүз. Бу нисбәттән дәүләт даирәләре дә әлеге эшне аңлап гамәл кыла. Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, әби-бабалар, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул. Димәк, җәмгыятьнең иң кечкенә ячейкасының әһәмияте тагын да артачак, гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәте көчәячәк, иншәАллаһ.
Коръән Кәримдә, хәдисләрдә гаилә коруның бәрәкәте, балалар тәрбиясе турында, гаиләнең бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән булуы ассызыклана. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гаиләңә тоткан бер дирһәмнең Аллаһ юлында сарыф иткән мең дирһәмгә караганда хәерлерәк икәнлеген җиткерде. Гәрчә, хәзерге вакытта кайбер даирәләр гаиләнең мәгънәсен юкка чыгарырга омтылсалар да, кирәк түгел дип күрсәтергә тырышсалар да, әлхәмдүлилләһ, Аллаһның бөек кануны үзгәрешсез. Шушы дөньяда Аллаһы Тәгалә һәрберебезнең урынын билгеләде: ирләрнең – үз урыны, хатын-кызларның үз урыны бар. Бу дөньяда, хәләл кәсеп итү вәҗиб гамәл булса да, төп максатыбыз – бай, дәүләтле булу түгел, иң әүвәл ата-ана булу, үзебездән соң безне алмаштыра алырлык, хәләл белән хәрамны аера белүче, дини вә милли тәрбияле буын калдыра алу, газиз мөселман кардәшләрем. Әти белән әни бергә булганда – гаилә төзек булганда, балаларыгыз һәм оныкларыгыз, әби-бабайларына, әти-әниләренә карап, үз тормышларын шулай дәвам итәчәкләр.
Без барыбыз да Аллаһ Раббыбыз күзәтүе астында. Әгәр Аның динен, Аның бөек Канунын башкаларга җиткерергә, халкыбыз файдасына хезмәткә алынганбыз икән – димәк, өстебезгә бик зур җаваплылык алдык. Аллаһ Раббыбыз ислам өммәтенә, ислам өммәтенең, җәмгыятьнең нигезе булган шушы гаиләләребезгә дә татулык, иминлек насыйп итеп, сәламәт булган гаиләләр корырга, хәләл тормыш белән яшәп, гаиләләребезне сәламәт рәвештә сакларга барчаларыбызга Ярдәмче булса иде. Сезгә хәерле, бәрәкәтле гомерләр насыйп итеп, озак еллар балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп яшәргә насыйп итсен Раббыбыз. Аллаһы Тәгаләнең динен халкыбызга җиткерергә, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үрнәгендә гамәл кылырга, барчабызга да Аллаһ рәхмәтендә булырга, милләтебезгә дөньялыкта югары урынлы булырга насыйп әйләсен. Амин!
Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәчете имам-хатыйбы, Казан ислам университеты дини фәннәр кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты:
– «Мәүлид» сүзе туу дип тәрҗемә ителә. Мәүлид көне – рабигүл әүвәл аеның уникенче көне. Бу көнне пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган. Аның бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге. Рабигүл әүвәл аенда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, пәйгамбәребезнең яшәү рәвеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләрне укый, салаватлар әйтә, догалар кыла. Бу мәҗлесләр Мәүлид ән-Нәби яки Мәүлид мәҗлесләре дип атала.
Мәүлидне беренче тапкыр XII-XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә (Төньяк Гыйрак) үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең хакиме Малик Мөзаффар Әбү Сәгыйд Күкбури пәйгамбәребезне бик яраткан һәм, аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (пәйгамбәребез турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган, халык өчен мул табыннар әзерләгән, фәкыйрьләргә сәдака тараткан. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәп телендә генә түгел, мөселман халыкларының башка телләрендә дә укыйлар.
Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең дөреслегенә дәлилләр бик күп. Мәүлид ул – күпчелек дин галимнәре хуплаган гамәл. Кайбер кешеләр, Коръәнне һәм хәдисләрне дөрес аңлатмыйча, Мәүлидне уздыру бидгать (тыелган яңалык) дип саный. Аллаһның рәсүле (с.г.в.) һәм аның сәхабәләре заманында Мәүлид бәйрәме бер дә үткәрелмәгән, дип әйтәләр. Әлеге фикер дөреслеккә туры килми. Беренчедән, сәхабәләр заманында билгеләнгән көнне җыелырга һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормышы турында сөйләргә ихтыяҗ булмаган, чөнки сәхабәләр аны һәр көнне күргән һәм һәрвакыт аның янында булган. Көннәрдән бер көнне Аллаһның рәсүле (с.г.в.) мәчеттә түгәрәккә җыелган сәхабәләр янына килгән һәм алардан: «Ни өчен монда җыелдыгыз?» – дип сораган. Алар: «Без Аллаһны искә алабыз, чөнки Ул безне исламга китерде һәм сине җибәреп рәхмәтен ирештерде», – дип җавап биргән. Пәйгамбәребез: «Җәбраил фәрештә миңа хәбәр бирде: Аллаһ сезне фәрештәләренә мактый», – дигән (Ән-Нәсәи).
Икенчедән, Мәүлид ән-Нәби мәҗлесләрендә мөселманнар, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килүен искә төшереп, шатлыкларын белдереп, Аллаһка шөкер кыла, чөнки Аллаһы Тәгалә «Юныс» сүрәсенең 58 нче аятендә: «[Рәсүлем!] Әйт: «Аллаһның фазылы [булган Коръәни Кәрим] белән һәм Аның гына рәхмәте [булган пәйгамбәре, ислам һәм сөннәт] белән [бәхетле булсыннар], шуңа гына шатлансыннар. Ул [илаһи фазыл һәм рәхмәт] алар туплаганнардан яхшырак», – дигән.
Икенче аятьтә болай диелә: «[Рәсүлем!] Без сине [җеннәр, фәрештәләр, кяфер һәм мөселман барча кешеләрне кертеп] бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек» («Әл-Әнбия» сүрәсе, 107 нче аять). Шуңа күрә мөселманнар Мәүлидкә, һичшиксез, шатлана.
Өченчедән, пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көнендә, ягъни дүшәмбе көнне ураза тоткан. Аллаһ илчесеннән: «Йә Рәсүлуллаһ, ни өчен дүшәмбе көнне ураза тотасыз?» – дип сораганнар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең җавабында: «Мин бу көнне тудым һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде», – дигән (Мөслим). Белгәнебезчә, ураза тоту ул – ислам терәкләренең берсе.
Дүртенчедән, башка хәдистә әйтелгәнчә, пәйгамбәрнең (с.г.в.) абыйсы Әбү Ләһәбнең җәһәннәмдә дүшәмбе саен газабы җиңеләйтелә. Чөнки ул үз вакытында пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) тууына шатланган, аңа бу хәбәрне китергән Сүвәйбәне азат иткән һәм корбан чалдырган. Бер динсез дә, пәйгамбәр Мөхәммәднең (с.г.в.) тууына шатланып, Мәүлидтән файда күргәч, мөселманнарга Мәүлиднең нинди зыяны турында сөйләп була?
Бишенчедән, Мәүлидне сәхабәләр заманында үткәрмәгән булсалар да, ул мәҗлесләрне үткәрү шәригатькә туры килә һәм күркәм гамәл булып санала. Хәдис-шәрифтә: «Исламга яхшы традиция керткән кеше аның өчен савабын алыр, һәм аның үрнәгенә ияргән кешеләрнең савапларын да. Бу вакытта аның артыннан барган кешеләрнең саваплары кимемәс», – диелгән (Мөслим).
Сәхабәләрнең пәйгамбәребезгә (с.г.в.) карата булган мәхәббәте турында берничә хәдисне карап үтик. Бер тапкыр Аллаһның рәсүле Гомәр бин Хаттабтан (Аллаһ аннан разый булса иде) сораган: «Аллаһтан соң син кемне күбрәк яратасың?» – дигән. Сәхабә: «Алдан үземне, аннары сине, йә рәсүлуллаһ», – дигән. Пәйгамбәребез әйткән: «Гомәр, синең иманың зәгыйфь», – дигән. Шуннан соң Гомәр: «Алай булгач, Аллаһтан соң мин дөньядагы бөтен нәрсәдән күбрәк сине яратам!» – дигән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа: «Менә хәзер инде синең иманың көчле», – дип җавап биргән (Бохари).
Ибн Һишам Аллаһ рәсүленең тормышы турындагы китабында: сәхабәләр пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.) шулкадәр нык яраткан ки, хәтта азан эчендәге «Мөхәммәд рәсүлуллаһ» сүзтезмәсе әйтелгәч, аларның күңелләре пәйгамбәребезгә карата мәхәббәт белән тулган һәм алар елый башлаган, ди. Рәсүлуллаһның (с.г.в.) вафатыннан соң һәрвакыт мөселманнарны намазга чакырган азанчы Билал (Аллаһ аннан разый булса иде) исемле сәхабә нәкъ менә шушы сәбәп аркасында азанны дәвам итә алмаган. Ул азан әйткәндә пәйгамбәребезне исенә төшереп шулкадәр дулкынланган ки, Аллаһ рәсүлен сагынып елый да башлаган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гади кеше булмаган бит, ул – бөтен мәхлуклар, кешеләр һәм җеннәр өчен Аллаһы Тәгаләнең сайланган илчесе, камил инсан, Аллаһның иң хәерле мәхлугы. Аллаһ Раббыбыз Коръән Кәримендә, пәйгамбәребезне (с.г.в.) мактап: «Хакыйкатьтә, син – югары әхлак иясе», – дигән. («Каләм» сүрәсе, 4 нче аять).
Мәүлид мәҗлесләрендә без сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.) турында белемнәребезне, аңа карата мәхәббәтебезне арттырабыз. Шулай итеп Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз, Аның ризалыгына ирешәбез.
Татар халкы, башка мөселман халыклары кебек үк, Мәүлид мәҗлесләрен элек-электән үткәреп килгән. Бу мәҗлесләрдә урта гасырларда төрки-татар шагыйрьләре тарафыннан иҗат ителгән дини әсәрләр, мөнәҗәтләр көйләп укылган, җәмәгать белән салаватлар әйтелгән. Мәсәлән, «Бакырган китабы», Әхмәт Ясәвинең «Хикмәтләр» әсәре, Мөхәммәт Чәләбинең «Мөхәммәдия» әсәре, «Бәдәвам китабы» киң таралган.
XV гасырда яшәгән Мөхәммәт Чәләбинең «Мөхәммәдия» әсәре аеруча яратылып укылган. Әлеге поэма XIX гасырда Казанда 6 тапкыр нәшер ителгән (1849 елда, ике тапкыр 1873 елда һәм 1886, 1895 нче елларда). Салават ул – пәйгамбәребезгә (с.г.в.) Аллаһның рәхмәтен һәм бәрәкәтен теләү, ягъни аның өчен дога кылу.
Салават әйтү – Аллаһның әмере. Изге Коръәндә: «Дөреслектә, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре пәйгамбәргә күп салаватлар әйтә. Әй, иман китергән адәмнәр, сез дә аңа салават әйтегез һәм сәламнәр күндерегез», – диелгән («Әл-Әхзаб» сүрәсе, 56 нчы аять).
Пәйгамбәребез (с.г.в.) салават әйтүнең фазыйләтләре турында болай дигән: «Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер, аның ун хатасын гафу итәр һәм ун дәрәҗәгә ирештерер» (Ән-Нәсәи).
Татарлар Мәүлид мәҗлесләрендә гарәп телендә язылган касыйдәләрне дә укыган. Шундый әсәрләрнең берсе – «Касыйдә әл-Бурдә». Бу әсәрне Мисырда яшәгән суфый шагыйрь Мөхәммәд әл-Бусыйри (1211-1294) вәзир Ибн Хиннә химаясендә иҗат иткән. Ул берзаман каты авырый башлаган – тәненең яртысы хәрәкәтсез калган. Бу хәлдә әл-Бусыйри, Аллаһтан Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) фазыйләтләре һәм өстенлеге турында шигырь язарга илһамлануын һәм бу шигырь бәрәкәте аша параличыннан дәвалануын сорап, дога кылган. Бер көнне пәйгамбәребез (с.г.в.) шагыйрьгә төшендә күренгән, аны параличыннан дәвалаган һәм чапанга төргән. Шуннан соң Мөхәммәд әл-Бусыйри касыйдә иҗат иткән, һәм бу әсәр «Касыйдә әл-Бурдә» («Чапан касыйдәсе») дип атала. Ул 10 бүлеккә бүленгән һәм 160 шигъри юлдан тора. Строфалар арасында түбәндәге салават кабатлана: «Мәвлә йә салли үә сәллим дә имән әбәдән галә хәбибикә хайри-л-халкы куллихим». Мәгънәсе: «Йа Раббым! Мәхлукларың арасыннан иң яхшысына, Үзеңнең сөекле колыңа һәрвакыт, өзлексез рәхмәтеңне һәм сәламеңне ирештерсәң иде».
Татарлар яратып укыган гарәп телендә язылган икенче касыйдә ислам галиме, Мәдинә шәһәре мөфтие Җәгъфәр әл-Бәрзәнҗи (1714-1764) тарафыннан иҗат ителгән. Бу касыйдәнең тулы исеме «Гыйкъд әл-Җәүһәр фи Мәүлид ән-Нәби әл-Әзһәр» («Мөбарәк пәйгамбәрнең тууы хөрмәтенә кыйммәтле муенса»). Бу әсәр «Мәүлид әл-Бәрзәнҗи» исеме белән дә билгеле. Әлеге касыйдәдә түбәндәге салават кабатлана: «Гатир Аллаһуммә кабраһуль-кәрим би-гарфин шәзийин мин саләтин вә тәслим. Аллаһуммә салли үә сәллим үә бәрик галәйһи». Мәгънәсе: «Йа Аллаһ, аның изге каберен бәрәкәт һәм тынычлыкның хуш исе белән тутыр. Йа Аллаһ, аңа рәхмәтеңне ирештер, тынычлык бир һәм бәрәкәтләр яудыр».
ХХ гасыр башында татар телендә иҗат ителгән «Мәүлид ән-Нәби» касыйдәсе аерым игътибарга лаек. Аның авторы Кыйвам-карый Зөлфәкари (1870-1921) – күренекле татар мөгаллиме, гарәп каллиграфиясе остасы, дин галиме һәм беренче татар фотографларының берсе. Әлеге касыйдә бүгенге көндә дә Мәүлид мәҗлесләрендә еш укыла. «Мәүлид ән-Нәби» касыйдәсе, гарәп язуыннан хәзерге язуга күчерелеп, 2013 елда татар һәм рус телләрендә басылды. Китапның башында мөфти Галимҗан хәзрәт Барудиның (1854-1921) «Әд-Дин вә-л-Әдәб» журналыннан алынган Мәүлид турында мәкаләсе урнаштырылган. «Мәүлид ән-Нәби» касыйдәсендә шундый юллар бар:
«Әгәр шәфәгать кирәк исә – эзләгез,
Ул рәсүлнең Сөннәтеннән бизмәгез!
И Мөхәммәд-Мостафа, син, и рәсүл!
Кыл шәфәгать безләргә йәүмүн-нүзүл!»
Иршат Закиров, төбәк тарихын өйрәнүче, «Чүпрәле энциклопедиясе»нең авторы:
– Галәмдә һәр халыкның үз йөзе, үз тавышы һәм үз тарихы бар. Ул тарих кәгазь битләрендә генә түгел, ә рухыбызда, йөрәк түребездә һәм бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрдә яши. Гореф-гадәт ул – милли мирасны саклауның һәм аны буыннан-буынга тапшыруның иң ышанычлы, иң җанлы чарасы. Әгәр гореф-гадәтләребезне онытсак, тамырыннан өзелгән агач сыман корый башлаячакбыз. Шуңа күрә үткәнебезне барлау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру – һәркайсыбызның изге бурычы.
Тарих сәхифәләренә күз салсак, Чүпрәле төбәге бик катлаулы вакыйгалар үзәгендә кайнаган. Болгар дәүләте җимерелү, аннан соң Казан ханлыгының авыр чорлары төрки халыкларны, шул исәптән, татар-мишәр бабаларыбызны тынычрак урыннар эзләргә, чукындырудан качып, әлеге төбәккә килеп урнашырга мәҗбүр иткән. Күрше төбәкләрдән күчеп килгән бабаларыбыз Рус дәүләтенең чикләрен саклауда да зур көч куйган. Шушы тарихи язмыш Чүпрәле төбәгенең теленә, рухи һәм матди мәдәниятенә җылылык һәм какшамас милли рух өстәгән. Халкыбыз борын-борыннан игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Чүпрәленең иң зур үзенчәлеге исә – авылларда һөнәр ияләренең гаять күп һәм төрле булуында.
Мәсәлән, Иске Чокалы авылы ир-атлары эретеп ябыштыру эшенә оста булганнар: авылдан-авылга йөреп, хәтта Самара өлкәсенә кадәр барып, җиз комганнарны, самавырларны төзәткәннәр.
Иске Кәкерле авылы исә үзенең такта яручылары һәм балта осталары белән дан тоткан. Бу эшне ирләр генә түгел, хатын-кызлар да оста башкарган.
Яңа Кәкерледә елга балчыгыннан йомшак чи кирпеч сыкканнар, ә Задур авылы халкы йортларны агарту өчен базарларга акшар ташыган.
Шланга авылында исә тәгәрмәч, чана, арба ясау комбинаты эшләп килгән. Мунчала төшерү, чабата тугу, чүлмәк ясау – болар барысы да мишәр халкының эш сөючәнлеге турында сөйли.
Халык күп булып, җир җитмәү сәбәпле, 1910 елда гына да бу төбәктән меңнән артык кеше чит җирләрдә шахтер, матрос, кара эшче булып хезмәт иткән. Бу исә рухи һәм физик ныклыкны, шулай ук теләсә нинди шартларга җайлашу сәләтен күрсәтә.
Иске Чүпрәле, Уби, Матак базарлары исә сәүдә урыны гына түгел, дус-туганнар очрашып, сатулашып күңел ача торган мәдәни үзәк тә булган.
Чүпрәле ягында каз өмәсе, йорт күтәрү, унбишенче май, мәзәк җыены кебек милли йолалар киң таралган.
Каз өмәсенә килгәндә, ул – туганлыкны ныгыта торган гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Күп төбәкләрдән аермалы буларак, Чүпрәле якларында каз эчәкләрен орчык ярдәмендә ярып чистарту һәм тәпиләргә урау гадәте бар. Бала-чага казның үңәченнән «куык» үреп шаярткан, ә яшьләр кичен «мәзәк»кә – аулак өйгә җыелган.
Татар халкында «Аулак өй» буларак билгеле булган йоланы «Мәзәк уздыру» дип әйтү, бәлки, безнең якка гына хастыр. Ни өчен Мәзәк уздыру дигәннәр соң? Чөнки анда төп максат уен-көлке оештыру, күңел ачу булган. Мин фәкыйрегез бер вәкиле булган буын (1950-1960 нчы елларда туганнар), мөгаен, чын «мәзәк»ләрне хәтерләүче соңгы буындыр.
«Мәзәк уздыру» ул – яшьләрнең (башта кызлар, соңыннан егетләр килгән), хуҗалары өйдә булмаган йортка җыелып, күңел ачулары. Ул, гадәттә, көз һәм кыш айларында үткәрелә, шулай ук өй югач, казлар суйгач та уздырылырга мөмкин иде. Ул кичне кызлар башта кул эшләре белән шөгыльләнә: чигү чигәләр, бәйлиләр, тукыма эшлиләр, шул ук вакытта үзара сөйләшеп, авыл яңалыклары буенча фикер алышалар. Бераз вакыттан соң егетләр дә килеп керә, алар килгәч, шау-шу, уенкөлке башланып китә.
Тальян яки хромка тавышы астында «Йөзек салыш», кызларның биленнән кочып үтә торган «Су агышы» уеннары яшь йөрәкләрне кавыштырган, милли моңны җанга сеңдергән. «Күз бәйләш», «Йолдыз санау», «Күгәрчен ашату» уеннарын уйнап, җырлап-биеп, мәзәкләр сөйләп, табышмаклар әйтешеп, төн уртасына кадәр, хәтта аннан да озаграк утыра иделәр. «Мәзәк уздыру» чәй эчү белән тәмамлана иде.
Яшьләргә танышырга, үзара аралашырга мөмкинлек биргән, милли җырбиюләр, уеннар аша мәдәниятебезне саклауга зур өлеш керткән әлеге традиция бүген дә бөтенләй югалмаган. Чүпрәле районының мәдәният йортларында «Мәзәк», «Кич утыру», «Аулак өй» кичәләре, яшь буынны милли традицияләр белән таныштыру максатыннан, хәзер дә оештырыла: анда элекке уеннарны уйныйлар, фольклор коллективлары чыгышлар ясыйлар.
Йорт күтәрү өмәләре дә (алар «ызба күтәрү» дип аталды) Чүпрәленең бердәмлеген күрсәтә. Матча астына, байлык һәм иминлек теләп, көмеш акча салучы бабаларыбыз өйне җылы тоту өчен ике мич чыгарганнар. Осталар гөмбәзле зур урыс мичләре салган, ә кечкенә «галанка» мичләре исә кышкы суыкларда өйне җылыткан. Өй эчендәге кулдан корылган шкафлар, чиккән пәрдәләр, тәрәзә төбендәге яран гөлләре, хәтта төтене ачык ишектән чыга торган «кара мунчалар» да чисталык һәм зәвыклылык символы саналган.
Ягу сезоныннан соң өйне чистарту өчен ясалган «Ызба юу өмәсе» түшәмстеналарны, идәннәрне чип-чиста итеп юып, бар җирне тәртипкә китерә торган искиткеч хезмәт бәйрәме булган.
Ел фасылларына кагылышлы йолалар арасында исә яңа календарь белән 28 майга туры килгән «Унбишенче май» бәйрәме аерылып тора. Алмагачлар ак чәчәккә күмелгән бу көнне яшьләр дә, өлкәннәр дә – барчасы Шланга, Чокалы урманына, Атламыш куаклыгына агыла. Анда җыр-биюләр оештырыла, чәчәкләр һәм дару үләннәре җыела. Халык әлеге көнне шушы җырны җырлый иде:
«Алмагачы чәчәк ата
Майның унбишләрендә,
Былбыл булып, гөлгә кунып
Керәсең төшләремә...»
Хәзерге көндә бу бай тарихны һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда районыбыз җитәкчелеге, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, архив һәм музей белгечләре бәяләп бетергесез эшләр башкара. Алар, үткәнебезне барлап, күргәзмәләр оештыра, язма чыганакларны туплый. Безгә бүген әлеге өмәләрнең, аулак өйләрнең бердәмлек рухын торгызырга кирәк. Бу гореф-гадәтләрне заманча – цифрлы форматта, социаль челтәрләрдә, интерактив музей проектлары һәм яшьләр фестивальләре аша җайлаштырырга тиешбез. Балаларыбызга әлеге мирасны мәҗбүри чара итеп түгел, ә горурлык хисен уятырлык итеп тапшырырга бурычлыбыз. Мәктәпләрдә һөнәрчелек нигезләрен, борынгы татар уеннарын җанлы итеп күрсәтү дә мөһим.
Әйтелгәннәргә нәтиҗә буларак, шуны ассызыклыйсы килә: гореф-гадәтләр ул – үткәнебез генә түгел, киләчәгебез дә. Бабаларыбыз калдырган бу рухи ядкарьләрне күз карасыдай сакласак, беркайчан да югалмабыз, көчле милләт булып калырбыз. Чүпрәле туфрагының хезмәт сөючәнлеге, милли рухы һәм бердәмлеге һәркайсыбызның йөрәгендә яшәсен!
***
Мунчәли укулары ул – очрашу-күрешү, туганлык җепләрен ныгыту урыны. Халкыбызның бай мирасы яшәсен, буыннардан-буыннарга күчеп, нур сибеп торсын! Оештыручыларга, иганәчеләргә һәм барлык катнашучыларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез!
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала