Мәдәният Уку өчен 3 минут

«Идел-йорт»та яшәү иминме? яки Халык театрлары фестивале

Казаныбызның Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында бер атна дәвамында Ш.Закиров исемендәге XXVI төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесенең республика финалы булып узды.

Арча районы «Җидегән чишмә» халык театрының «Яучылар» спектакле. /М.Галиуллина фотолары.
Арча районы «Җидегән чишмә» халык театрының «Яучылар» спектакле. /М.Галиуллина фотолары.

Республикабызның 40 районыннан 64 театр бәйгедә катнашырга теләк белдергән булган. Шуларның 32се зона этабына үткән һәм дәүләт театрлары сәхнәләрендә жюри алдында тамашаларын уйнаган. Бәяләүчеләр шуларның 12сен Казандагы финалга уздырган. Быел фестиваль Россиядә Халыклар бердәмлеге елына һәм Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлап үткәрелде. Фестивальне республикабызның ТР Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйган. Чараны Г.Камал исемендәге театр ярдәмендә Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге белән бергә Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Үзешчәннәр генә булса да, театр коллективларының чыгышларын профессиональ жюри – Г.Кариев исемендәге театрның баш режиссеры Ренат Әюпов (жюри рәисе), Чаллы Татар дәүләт драма театры режиссеры Олег Кинҗәгулов, күренекле драматургыбыз Рәдиф Сәгъди, ТР Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, композитор Эльмира Галимова, Камал һәм Тинчурин театрларының күренекле артистлары Алмаз Сабирҗанов һәм Илфак Хафизов бәяләде. Бәйге нәтиҗәләре 7 декабрьдә Г.Камал исемендәге театрда игълан ителәчәк һәм шунда ук җиңгән коллективның тамашасы (16+) күрсәтелер.

Көн үзәгендә – авыл һәм өйләнү

Әлегә исә финалга узган коллективларның спектакльләреннән чыгып халык театрларының кыйбласын күз алдына китерергә тырышыйк. Финалда иң күп спектакль, яшь егет-кызларны кавыштырып, татар авылын саклауга багышланган иде. Нурлат шәһәре халык театрының Наил Гаетбай әсәре буенча куелган «Авылга кызлар килде...» спектаклендә геройлар егетләребезнең яшьли үлүе, кызларыбызның матур тормышка кызыгып калага күчүе, авылда тормыш сүлпәнәю, моң югалу җәһәтеннән борчылуын белдерде. Кайбыч районы «Ак җилкән» халык театры яраткан драматургыбыз Туфан Миңнуллинның «Йөрәк маем» комедиясен алып килгән. Анда да – телевизор экраннарына багып картаючы кызлар, әллә кемнәргә өйләнеп, мишәр канын сыегайтучы егетләр, авылларның бетүе, хәтер югалу темасы. Тамашаны бүгенге көнгә якынайтыр өчен интернет, «Тик Ток», кесә телефоннары телгә алына. Арча мәдәният йорты «Җидегән чишмә» халык театрының Таһир Закиров әсәре буенча куелган «Яучылар» спектаклендә сүз нәрсә турында барганы исеменнән үк аңлашыла. Теләченең Алан авылыннан «Умырзая» театр коллективының Мансур Гыйләҗев әсәре нигезендә сәхнәләштерелгән «Казан егетләре»ндә дә авылдагы бердәнбер ир-ат Мартыныч, дүрт Казан егетен алдау юлы белән булса да авылга кайтарып, андагы кызлар белән кавыштырып, элеккеге кайнап торган тормышны яңарту турында хыяллана.

Тукай районы Күзкәй авылы «Нур» халык театрының Юныс Әминов әсәре буенча куелган «Тамырлар» спектаклендә яшьләрнең кавышу вакыйгасы аша гаилә кыйммәтләре темасы күтәрелә. Лениногорскидан рус коллективы А.Островский әсәре буенча куеп Казанга алып килгән «Женитьба Бальзаминова» татар авылын коткару турында булмаса да, өйләнү хакында икәне шулай ук исемендә үк ярылып ята. Биектау районының Ямаширмә авылы халык театрының Данил Салихов әсәре буенча куелган «Хатын түгел – аҗдаһа!» һәм Менделеевск районы «Дөрешкәй» коллективының Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы нигезендә сәхнәләштерелгән «Син кайда идең?» ир-хатын мөнәсәбәтләренә корылган күңелле комедияләрен аерым бер төркемгә бүлеп чыгарырга мөмкин. Актаныш районы Пучы авылы «Ихлас» халык театры Фәтхи Бурнашның татар әдәбияты җәүһәре «Яшь йөрәкләр»ен сәхнәгә куюы белән истә калды, чөнки бер гасыр элек иҗат ителгән классикага мөрәҗәгать итүдән курыкмаган бердәнбер коллектив иде ул. Тәтеш районы мәдәният йорты рус театр коллективы Светлана Землякованың Себердәге авылларда яшәүче халык турындагы әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Бабушки» спектаклендә хатын-кыз язмышы, җирдәге яшәеш һәм мәңгелек, тормышның тиз үтүе, яшәү фәлсәфәсе турында уйлана.

Сугышны без башламадык…

Бу сүзләр Әлмәт районы Яңа Нәдер «Илһам» халык театрының Булат Сәлахов әсәре буенча куелган «Яратылмый калган ярлар» спектакленнән. Ул аеруча хәтергә уелып калды. Беренчедән, авторы Булат Сәлахов булганга, мөгаен. Бу мөхтәрәм шәхес Чаллыга «КамАЗ» төзергә дип килә. «Энергетик» мәдәният сараенда халык театрында шөгыльләнә. Аны «Энергетик»ның ул чактагы директоры Шамил Закиров күреп алып Казанга Мәдәният һәм сәнгать институтына режиссерлыкка укырга барырга үгетли. Булатыбыз Чаллы театрын оештыручыларның берсе була. Үзе йөздән артык роль башкару белән бергә әсәрләр яза, спектакльләр куя. Бу әсәре 2000 елда Чаллыда да сәхнәләштерелде. Һәм бүген без аны Шамил Закиров исемен йөрткән фестивальдә күрәбез. Бу үзе үк символик мәгънәгә ия түгелмени?! Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы елларында мәҗбүри рәвештә хезмәт лагерена җибәрелгән 14 яшьлек кыз балаларның ачлы-туклы яшәүләре, лагерь башлыклары - ир исемен йөрткән адәм актыкларының бу сабыйларны көчләүләре, саф хыялларын күн итекләре белән таптаулары турында тарих кемне генә битараф калдырсын икән?! Спектакльдә вакыйгалар татар кызы Илсөяр, балерина булырга хыялланган Екатерина Павловна һәм алман кызы Анна Мария тирәсендә әйләнә. Өчесе берләшеп лагерьдан качса да, бары Илсөяргә генә туган җиренә кайту бәхете эләгә. Кайтса – бөтен туганнары үлеп беткән. Әмма алга таба яшәргә кирәк! Сәхнәдә – җан өшеткеч вакыйгалар.

Бер герой теле белән әйтсәк, карурман законнары. Нәрсә селкенә – шул синеке, дигән шигарь белән яшәүче кабахәтләр. Тик шунда да мәхәббәткә урын бар. Әнә алман кызы Анна Мария һәм лагерьдагы лейтенант Алексей бер-берсен ничек ярата! Дөрес, алар башта елганың ике ярындагы кешеләр кебек – Алексейның сугышта бертуганы һәлак булган һәм ул моның өчен Анна Марияне гаепли, чөнки кыз – фашист калдыгы. Баксаң, Анна Мария дә әти-әнисен югалтып, чак кына исән калган икән. Бу – алар башлаган сугыш түгел, нинди генә милләттән булсалар да, бер-берсен күралмаска сәбәп юк. Япь-яшь авыл һәвәскәрләре нинди катлаулы әсәргә алынырга батырчылык иткән бит! Спектакльне Әлмәттән килеп Ләйсән Әхмәдиева сәхнәләштергән. Һәвәскәр артистларның ихлас, самими уйнауларын күрсәгез!.. Кайсы яктан карама, сәхнәләштерү өчен авыр бу әсәр. Анда лагерь, урман, күл, авыл күренешләре кергән. «Яратылмый калган ярлар» алдында профессиональ театрларыбыз да куркып калыр иде, мөгаен. Балтач районы халык театры Риза Ишморат әсәре буенча куйган «Кайту» драмасында сугыш темасы башка яктан – тыл хезмәтчәннәренең хезмәт батырлыгы һәм сугыштан аяксыз әйләнеп кайткан баш геройның күңел драмасы аша ачыла. Шулай ук бик уйландыра, йөрәкне әрнетә торган спектакль килеп чыккан. Бүген дә яу кырларыннан яраланып, имгәнеп ир-егетләребез һаман кайта тора. Алар безнең арада, янәшәбездә генә. Бу – сугыш корбаннарының нәрсә кичереп яшәүләрен аңлау өчен бик әйбәт форсат.

Лениногорскилылар сәхнәләштергән «Женитьба Бальзаминова» спектакленнән күренеш.
Лениногорскилылар сәхнәләштергән «Женитьба Бальзаминова» спектакленнән күренеш.

 

Егетләр, сез кайда?! Ау!!!

Инде хәзер халык театр коллективларының нинди кыенлыклар белән очрашуы турында бәян итүгә күчик. Проблемаларның берсе – ир-егетләрнең аз булуы. Бу җәһәттән зарланучы театр коллективлары күп булды. Зарланмаслар иде, сәхнәләштерер өчен әсәр сайлаганда егетләр санын исәпкә алырга туры килә. Тәтештә эшләүче режиссер Рөстәм Әхмәдуллин «Бабушки» спектаклендә тикмәгә генә җиде хатын-кызны сәхнәгә чыгарып утыртканмыни?! Аның коллективында нибары бер ир заты бар. Аның белән нинди спектакль куясың?! Былтыр фестивальдә ир затлары ролендә мыек-сакал ябыштырган хатын-кызларны да күрергә мөмкин булган икән. Бәхеткәме, бәхетсезлеккәме, бу тамашаны күрү тәтемәде. Әле мәкалә язудан бүленеп, бер туганыма шылтыратырга туры килде. «Ни эш бетерәсең?» – дим. «Мужиклар эзлим», – дип шаккатырмасынмы ул. Бабае белән күгәрченнәр кебек чөкердәшеп яшиләр иде, араларыннан нинди мәче йөгереп узган икән, дип пошаманга калдым. Туганыбыз исә – бик тәвәккәл хатын – без хәбәрләшми торган арада танышу кафесы ачып җибәргән. Шунда хатын-кызлар чират торып килә, ди. Ир затларын көпә-көндез шәм белән эзләп табып булмый, тапканнарын аркан белән тартып китерергә мөмкин түгел икән. Көлсәң – көл, көлмәсәң – ела, минәйтәм. Шәһәрдә дә, авылда да бу мәсьәләдә хәлләр бер төсле икән, дип авыр суларга гына кала.

Комедия яхшыракмы, драмамы?

Тагын бер проблема – репертуар. Бериш коллективлар драмага халык җыюы авыр, ди. Ә халык театрлары өчен керем мәсьәләсе дә мөһим. Дәүләттән хезмәт хакы алып эшләмиләр. Яңа спектакльләр иҗат итәргә исә акча кирәк. Шуңа күрә җиңелчә комедияләр белән бик канәгать булып яшәүче коллективлар бар. Әмма араларында капма-каршы фикердәгеләрен дә күрергә мөмкин иде. Шуларның берсе Тәтеш театры режиссеры Рөстәм Әхмәдуллин. Тумышы белән Буадан ул. Мәктәптә укыганда ук театр белән җенләнгән. Сыйныфларында 14 кыз, бер егет булган. «Кызлар дәрестән соң «автодело»га юл тота иде, мин – театр түгәрәгенә», - дип бала чагын искә төшереп сөйләде. Алабугада мәдәни-агарту училищесында белем алган. Халык театрында ун еллап эшли. «Җиңел эчтәлекле комедияләрне җенем сөйми. Халык юләр түгел, арзанлы, очсызлы, затсыз куелышны чын сәнгать әсәреннән аера белә. Сәхнәдә аракы чөмерү, күткә тибеп көлдерүдән туктарга вакыт», – ди. Үзе ул әсәр сайлау мәсьәләсенә бик җитди килә. «Бабушки» әсәрен, мәсәлән, авторы Светлана Землякованың үзеннән соратып алган. Бу спектакль бүген Светлана эшләгән Мәскәүдәге «Практика» театрында һәм Тәтеш халык театрында гына бара икән. Ә быел яз Рөстәм Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры»н куйган. Халык театрында! Повестьны сәхнә теленә күчерәсе бар бит әле.

Дөрес, аны пьесага әйләндереп, үзебезнең «Әкият» курчак театрында һәм Башкортстанда сәхнәләштерделәр. Әмма Рөстәм сорагач, берсе дә инсценировканы бирергә теләмәгән. Шуңа күрә егет Махачкаладагы Дагыстан җирле халыкларының берсе булган лаклар театрына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган һәм әсәрне кулга төшерү бәхетенә ирешкән. Бу юлы фестивальгә «Анам кыры»н да тәкъдим итү теләге булган, тик анда кайбер сәхнәләрдә 28 ләп кеше катнаша икән. Моңа кадәр А.Дударевның «Не покидай меня» әсәрен дә куйган булган. Бер Тәтештә генә дә алты тапкыр аншлаг белән уйналган ул. «Бабушки»ны да районнарда бик яратып карыйлар икән. Яратмаслык та түгел, никадәр кеше язмышы бер спектакльдә! Фольклор җырларны менә дигән итеп башкаралар. Гомеркәйләрнең тиз узуы турында һәркемне уйландыра, заяга вакыт үткәрмәскә өнди торган бик шәп фәлсәфи тамаша!

Язмыш кайларда гына йөртми

Тәтеш театрында эшләүче Рөстәм Әхмәдуллинның, драматурглар халык театрлары өчен аз яза, дигән фикеренең фестивальдә капма-каршысын да ишетергә туры килде. Мәсәлән, Актаныш районының Пучы авылында «Ихлас» халык театрында Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ен куйган Ленар Миңнемуллин, халык театрлары өчен аерым әсәрләр язылса, коллективлар үсмәс, бер урында таптаныр иде, профессиональ сәхнә өчен иҗат ителгән пьесаларга алынып исә осталыкны камилләштерү мөмкинлеге зуррак, ди. Үзе ул «Яшь йөрәкләр»не тикмәгә генә куйган дисезме? Милли классиканың сәхнә гомерен озынайту, гореф-гадәтләребезне тамашачыга матур итеп күрсәтү аның нияте. Фестивальдә егермеләп кеше катнашкан бердәнбер шундый колачлы тамаша иде ул. Сәхнә тутырып яшь кызлар, егетләр чыкканда, күңел сөенә. Без исән, әле киләчәгебез бар, дигән уй килә күңелгә. Кызлары сайлап алынгандай матур, егетләре барысы да озын, төз. Күмәк күренешләр бик оста куелган.

Ленарның үзенең исә язмышы кызык тоелды. Үзе ул Кукмара районы Вахит авылыннан. Казанда театр училищесында укыганда өченче курста егетне Минзәлә театрында куела торган спектакльгә җырлы рольгә чакыралар. Шуннан соң Минзәлә театрында сигез еллап иҗат итә ул. Хатыны – Алабугада укып эшкә килгән Илсинәне дә Минзәлә театрында очрата. Илсинә үзе - Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш кызы. Кукмараның Вахиты белән Мамадышның Түбән Тәкәнеше арасында ничаклы гына ара. Әмма яшьләргә ерак Минзәләдә очрашырга насыйп булган. Ленарны Минзәлә шәһәрендәге Рөстәм Муллин исемендәге «Сәяр» балалар театры һәм киностудиясе җитәкчесе буларак та беләбез. Бу коллектив «Сәйяр» республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә баш бүләкне дә алды. «Җәлил укулары»нда да җиңү яулаганы бар. Пучыда исә Ленарның өченче тапкыр спектакль куюы. Анда икенче планда Сәрбинең дусты Маһирә ролендә Илсинә һәм Ленар Миңнемуллиннарның кызлары Адилә дә уйный. Мәктәпне тәмамлагач ул да әти-әнисе кебек театр юлыннан китмәкче…

Балтач районы халык театрының «Кайту» спектакле.
Балтач районы халык театрының «Кайту» спектакле.

 

Гаилә театры

Гаилә турында сүз киткән икән, Теләче районы Алан авылы «Умырзая» театрын да телгә алмыйча мөмкин түгел, чөнки ул гел гаиләләрдән тора дисәң дә була. «Казан егетләре» спектаклендә, мәсәлән, ирле-хатынлы алты артист – Айгөл һәм Гаяз Кашаповлар, Гөлинә һәм Илназ Хөсәеновлар, Миләүшә һәм Рушан Хаҗиевләр һәм абыйлы-сеңелле Илүзә һәм Дилүс Хәбибуллиннар катнаша. Аларның бөтен тормышлары театр дисәң дә була. Һәр гаиләнең икешәр-өчәр баласы бар. Алар да сәхнәдә аунап үсә. Бер чорда, бергә аралашып буй җиткезгән яшьләрне бер сәхнәдә күрү нинди күңелле!

Кечкенә дә төш кенә

Халык театрлары арасында озак вакыт эшләүчеләр бар. Мәсәлән, Арчаның «Җидегән чишмә»се шундыйлардан. Ул 1960 елларда оешкан, 1994 тә халык исеме алган. «Яучылар» спектаклендә 40 ел сәхнәдән төшмәгән Харис Сафинны, 38 ел сәхнә тотучы Илдус Хәбибуллинны күрдек. Безнең исә күптән түгел оешса да финалга чыгу бәхетенә ирешкән бер коллектив белән якыннанрак таныштырасыбыз килә... Лениногорскидан Флера Заһит кызы Төхвәтова җитмеш яшен тутырып килә. Утыз елга якын ул мәдәният йортында директор булып эшләгән. Беркөнне әлеге вазифадан китәргә уйлаган. Әмма китеп нишләргә? Өйдә кул кушырып утырырга гадәтләнмәгән. Көннәрдән бер көнне ул яшьлектәге һөнәрен кабат сынап карарга була. Алабугада укуын тәмамлагач, ул Лениногорск мәдәният йортында балалар, яшьләр белән спектакльләр куйган икән. 1990 елларда үзгәреш җилләре исеп, милли тормышлар иркенәеп киткәч, репертуарында татар тамашалары да күренә башлаган. Директор вазифасына керешкәч исә иҗат эшен ташларга туры килгән. Лениногорскида татар халык театры бар барын. Аны озак еллар күренекле шагыйрь Мансур Шиһаповның бертуганы Рәшит Шиһапов җитәкләгән. Ул үлгәч дилбегә аның ярдәмчесе Мәдинә Сафиуллинага күчкән. 80 яшен тутырып ул да киткәч, җитәкчелеккә алынучы юк, ди. Читтән килмиләр икән. 1996 елга кадәр мәдәният йорты «Татнефть»ка караган да бит. Ул елларда читтән килүче булса, шунда ук фатир биргәннәр. Хәзер исә шәһәр канаты астына күчкәч, бу матур гадәт бетерелгән... Флера Заһит кызы моннан өч ел элек кастинг оештырып кеше җыя. А.Островский әсәре буенча «Женитьба Бальзаминова» спектаклен куярга хыяллана. Егермеләп кеше килә. Спектакльне куялар, һәм ул зур уңыш белән уйнала. Аннары «Аршин мал алан» музыкаль спектаклен сәхнәләштерәләр. Ул да тамашачыга бик ошый. Киләсе елның февралендә В.Шукшин әсәре буенча «До третьих петухов» спектаклен сәхнәләштермәкче. Анда 35 ләп кеше катнашуы көтелә. Флера Төхвәтованың әйтүенә караганда, иң авыры сәхнә бизәлешләре табу да, костюмнар тегү дә түгел, мәдәният йорты җитәкчелеге бу җәһәттән бик ярдәм итә. Иң авыры – репетициягә вакыт һәм урын табу. Ник дигәндә, актерларның барысы да төрлесе төрле урында эшли. Гөнаһ шомлыгына, Бальзаминов ролен башкаручы егетне мактый-мактый үзе үк Казан мәдәният университетына керергә этәргән. Хәзер ул дүртенче курста укый икән. Егет икешәр айга укырга китә. Бер актеры Самарага яшәргә күчкән. Тагын берсе Мәскәүгә укырга кергән. Кеше җыеп булса, 2-3 айда да спектакль чыгара ул үзе. Ярты ставкага эшләсә соң!.. Сәхнә мәсьәләсе тагын да кискенрәк тора. Ник дигәндә, Лениногорскида 60 меңнән артык кешегә бердәнбер мәдәният йорты хезмәт күрсәтә. Анда һәр көнне диярлек берәр концерт уза. Өстәвенә, мәдәният йортының үзендә генә дә 62 түгәрәк эшләп килә. Аларга да сәхнә кирәк. Театр уйнарга алардан калган вакыт кына тәти. Әнә күрше Бөгелмәдә театрлары да, Техника йорты да, Яшьләр үзәге дә бар…

Саф чишмә суы татыгандай булдык

Әмма халык театрларына йөрүчеләрне костюм, декорация, транспорт мәсьәләләренең берсе дә куркытмый кебек. Эштән соң театрга атлыгалар. Казан тамашачысы исә, аларның күңел ашкынуын, ихлас уеннарын күреп, саф чишмә суын татыгандай булды. Халык коллективлары – театр дигән зур елганы баетучы саф чишмә ул!

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи