Журнал «Безнең мирас»

Рекорд

Әүхәдинең Гиннес рекордлар китабына керәсе килә. Тик менә әлегә анда ничек эләгәсен уйлап кына таба алмый. Суганны күп ашый анысы. Бер утырганда, ипи белән килолап умыра. Әмма бу уеннан да кире кайтырга туры килде. Суганны алма урынына ашаучылар да бар икән ләбаса. Дөньяны бәрәңге белән дә шаккатырып булмас. Югыйсә, хатыны авылга киткәч, тулы кәстрүлне бушаткан иде. Авызга бер тамчы капмый, мунчада ике тәүлек буе көмешкә куганы бар барын. Милициягә ишетелсә, ахыры хәерле бетмәс. Аның кебек теше белән шешә ачучылар да буа буарлык.
Уйлый-уйлый тәмам башы катты Әүхәдинең. Тәки уйлап тапты бит: тычкан тотачак. Һәм эшкә дә кереште. Күп итеп капкыннар ясады ул. Башта үзләрендәге, аннары күршеләрендәге тычканнарны тотып бетерде. Бер айдан инде авылда да тычканнар калмады. Шуннан соң фермага күчте. Атна узуга, андагыларның да башына җитте Әүхәди. Кипкән тычкан койрыклары белән арыш капчыгы тулгач, аны лапаска чыгарып куйды.
Икенче көнне иртән лапаска керсә, ах итте: капчыктан җилләр искән. Шул, авыл сәрхүшләре эше инде. Бодай дип уйлап, күрше чуаш авылына илткәннәрдер. Бар уйлары, берәр нәрсә сатып, баш төзәтү аларның.
Инде яңадан тычкан тота Әүхәди. Ил патриотлары ярдәменә дә өмет итә. Посылка белән салсалар, түләп алырга да риза. Адресы Интернетта: WWW.Iuhadi-tichkan.ru.

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру