Шагыйрь, прозаик, сугыш каһарманы Хәйретдин Мөҗәй (Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов) 1901 елның 26 мартында хәзерге Башкортстанның Туймазы районындагы Төрекмән авылында туган. 1932 елда Казанда «Мылтыклар» дигән беренче китабы басылып чыга.

...1942 елның җәендә, Харьков өчен барган сугышларда, ул командалык иткән полк дошман чолганышында кала һәм, айдан артыкка сузылган авыр бәрелешләрдән соң, исән калган авыр яралылар, шул исәптән полковник Хәйретдин Мөҗәй, фашистлар кулына эләгә. 1944 елның 4 сентябрендә фашист палачлары Дахау концлагеренда атып үтергән 92 тоткын арасында Хәйретдин Мөҗәй дә була.
МИНЕМ ШАТЛЫГЫМ
Бөдрә чәчле иркәм, шатлыгым син,
Синең өчен яши бу йөрәк.
Син булмасаң,
Әйе, син булмасаң,
Бу йөрәгем үзе ник кирәк?
Гөл кебек ал, матур галстуклы
Пионер син, минем шатлыгым.
Син булмасаң,
Әйе, син булмасаң,
Яшәвемнең ниткән шатлыгы?
Яңакларың кипкән, әби җаным,
Шатлыгым син күңел түремдә.
Син булмасаң,
Әйе, син булмасаң,
Нидер җитмәс иде күңелгә.
Көмеш чәчле бабай,
Шатлыгым син,
Синең өчен ага бу каным.
Син булмасаң,
Әйе, син булмасаң,
Боегыр иде төсле шул җаным.
Урманга бай, суга, кырларга бай,
Шатлыгым син, матур Туган ил.
Син булмасаң,
Әйе, син булмасаң,
Кемгә кирәк, нигә кирәк мин?!
Бөтен шатлык,
Кайнар мәхәббәтем
Үз халкымда, Туган илемдә.
Шулар өчен биреп бөтен дәртне,
Көлә беләм сугыш җирендә.
Көлә беләм,
Шаулап җырлый беләм,
Көрәшләрдә күңел ямь таба.
Күз алдымда каты үлем күрәм,
Җиңә беләм,
Җиңү – мәртәбә!
БҮЛӘК
Яулык алдым, аның уртасына
Кызыл җептән йөрәк чигелгән.
«Дошманнарны җиңеп тизрәк кайт!» –
Дигән сүзләр матур тезелгән.
Белмим аның үзен, исемен белмим,
Тик «йөрәге», сүзе алдымда.
Канга сеңеп, изге ант шикелле,
Онытмаска искә калдылар.
Кич утырып, аның бармаклары
Йөгергәндер җепләр эзеннән.
Белмим, бәлки җыеп тәкатьләрен,
Түгелгәндер яшьләр күзеннән.
Күз алмасы кебек сөйгән егетен
Өзелеп-өзелеп сагынып куйгандыр.
Кош йөрәге кебек саф йөрәге
Әллә, әллә ниләр тойгандыр.
Яулык алдым, аның уртасына
Кызыл җептән йөрәк чигелгән.
«Дошманнарны җиңеп тизрәк кайт!» –
Дигән сүзләр матур тезелгән.
АНТ
Ташкент урамнарын беләм әле,
Канаулы да алар, сулы да.
Читләренә үскән тирәкләре
Шундый төзләр, шундый сылулар.
Бер әйләнеп чыккач, тагын да
Әйләнәсе килә яннарын.
Бөдрә башындагы кошчыкларның
Тыңлыйсы да килә сайравын.
Гөлстандай матур илемне,
Сылу кыздай сөйгән җиремне
Мәсхәрәләү өчен таптарга
Дошман кузгалганын белдем мин.
Йөрәктә ант янды ут кебек,
Ачу ташты, ташкын су кебек.
Үч алырга, диеп, дошманнан
Мин каршына чыктым юл бүлеп.
Җирдә үскән һәрбер гөл өчен,
Басып йөргән изге җир өчен
Кайнар тиргә батып көрәштем,
Сөйгән анам кебек ил өчен!
Кызганмадым кайнар канымны,
Кызганмадым йөрәк-җанымны,
Дошман «Җиңдем!» дигән чакта да,
Мин үзем гел өскә атылдым.
Минем антым,
Аның һәр сүзе
Йөрәктә ут кебек тордылар.
Һәрбер эшем, һәр адымым өчен
Секундомер кебек булдылар.
Мин йөрәктә антны сакладым,
Антым белән илне якладым!
Илем өчен булган көрәштән дә
Бөегрәк нәрсә тапмадым!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала