Әдәби мирас Уку өчен 3 минут

Вәзилә ЧИНАЕВА «Саклый кебек мине, яклый кебек Афәтләрдән газиз әнкәем...»

Химия һәм биология укытучысы, психолог, шагыйрә Вәзилә Мансаф кызы Чинаева (Гыйлемҗанова) 1956 елның 8 февралендә Актаныш районының Татар Әҗбие авылында туган. 1980 елда Казан педагогика институтын тәмамлый. Шигырьләре «Актаныш таңнары», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында, «Мәгариф» журналында дөнья күрә. Татарстанның атказанган укытучысы. Бүгенге көндә Актанышта яши.

 

 

АВЫЛЫМНЫ КҮРӘМ ТӨШЕМДӘ

(Туган авылым Татар Әҗбиенә багышлыйм)

 

Бик еш кына, инде ничәмә ел,

Авылымны күрәм төшемдә.

Һәрбер йортны таныйм, һәр нигезне,

Барлык авылдашлар исемдә.

 

Яшел урам буйлап узам төштә,

Сәлам бирәм яше-картына:

– Хәлләр ничек? – димен, саулык телим

Авылдашларымның барсына.

 

Ялан тәпи, бәбкә үлән өсләп,

Күлгә суга төшәм таң белән.

Мунча ягып, күршеләрне дәшәм:

– Барчагызны җиңел пар белән!

 

Чәйгә дәшәм күрше әбиләрне,

Үзем сыйлыйм яңа бал белән, –

Рухым арта тыңлап догаларын,

Канәгатьмен шулчак барыннан.

 

Ләкин... ләкин болар бары төштә,

Өндә – сагыш, хәтер, үткәннәр...

Кай җирләрдә соң сез, авылдашлар,

Теләмичә аннан киткәннәр?

 

 

АВЫЛДА КӨТҮ КАЙТА

 

Авылда кич. Яше-карты

Капка төбенә чыккан.

Көтүләр бүген соңлаган,

Кайтырга тиеш күптән.

 

Капка төбендә – утыргыч,

Гадәти хәл авылда.

Ачык капка, ачык ишек,

Киң күңеллек тагын да.

 

Әби-бабайлар күз алмый,

Малкайларын көтәләр.

Бала-чага чабулаша,

Юк аларга киртәләр.

 

Түтәйләр көнбагыш чиертә,

Гәп саталар туктаусыз.

Авыл хәлләрен сүтәләр,

Ачуларсыз, гайбәтсез.

 

Чабулаша бала-чага,

Тузаннарны туздырып.

Кайсы ипи, борчак ашый,

Чирәмлеккә утырып.

 

Яшел суганның кыягын

Алып чыккан кайберсе.

Тозга манып ашаганда

Сизелми дә ачысы.

 

Кемнең кыяры өлгергән,

Мыштым гына кимерә.

Бүлешергә чамасы юк,

Өлгерә сирәк кенә.

 

Малга дигән ипекәйне

Кимерүчеләр дә бар,

Әй, балачак, ваемсыз чак –

Хыялларга дөнья тар!

 

Менә шөгыльләр тукталды,

Көтү авылга керде.

Купкан тузаннар басылды,

Авыл да кинәт тынды.

 

 

НИГЕЗ-ЙОРТ

 

Әткәм-әнкәм торган нигез-йортта

Беркайчан да утлар сүнмәсен.

Салкын кышта, моңсу көзге кичтә

Тик яктылык өйне бизәсен!

 

Туган йортның һәрчак ачык булсын

Колач җәйгән кебек ишеге.

Балалар һәм туган-тумачага

Нигез булсын бәхет бишеге!

 

Нигез йортның балчык торбасыннан

Бик еш кына чыксын төтене,

Тәбикмәкләр, ипи, бәлеш исе

Дәшеп торсын үткән кешене!

 

Туган йортның зәңгәр капкаларын

Явыз җилләр шашып япмасын!

Кайткан саен, әткәм – әнкәм бергә

Ачып кертсен йортым капкасын!

 

 

БАЛА ЧАКТА БЕР КӨН

 

– Ни телисең, әйдә, үтим, – диеп

Галиҗәнап килсә каршыма,

Әйтер идем: “Тик бер генә көнгә

Кайтар, – диеп, – бала чагыма...”

 

Бер көн генә, бары бер көн генә

Кунак булсам бала чагымда,

Шул чактагы сихри мизгелләрне

Тояр идем бер кат тагын да.

 

Ваемсыз бер нәни кызчык булып,

Көннәр буе уйнап йөрермен.

Суы тездән булган инешендә

Күшеккәнче сулар керермен.

 

Җилдә уңган ситсы күлмәк киеп,

Күбәләкләр куып чабармын,

Чирәмлектә каз бәбкәләр саклап,

Мин аларны кат-кат санармын.

 

Күкчәчәктән икмәк басуында

Тәкыялар үреп киярмен.

Йомарлама борчак боткасының

Әле кайчан тәмен тоярмын?

 

Сабый чакта узган сукмаклардан

Йөз кат түгел, мең кат узармын,

Бала чакка тоташтырган юлны

Сикәлтәсез итеп сызармын.

 

 

ӘНКӘЕМНЕҢ МАМЫК ШӘЛЕ

 

Әнкәемнең ап-ак мамык шәле

Күптән инде минем иңемдә,

Кар-бураннан, салкын җилдән саклый,

Йомшак шәле мине бүген дә.

 

Әнкәемнең мамык шәлләреннән

Килә кайнар икмәк исләре,

Шәл ябынгач тоям әнкәемнең

Миңа булган изге хисләрен.

 

Ярсу йөрәгемә тынгы табам,

Иңнәремә салып шәлкәйне.

Мамык шәл дә аңлый кебек

Сагынганны газиз әнкәйне.

 

Әнкәемнең йомшак кулы төсле

Иңнәремдә яткан шәлкәем,

Саклый кебек мине, яклый кебек

Афәтләрдән газиз әнкәем.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи