Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

Вәдүт МИФТАХ: «Тик көрәш ялкыны белән Янсын саф күңел...»

Вәдүт МИФТАХ: «Тик көрәш ялкыны белән Янсын саф күңел...»

Вәдүт Мифтаховның тууына – 110 ел

Вәдүт Кәшшаф улы Мифтахов 1915 елның 20 ноябрендә хәзерге Татарстанның Сарман районындагы Яхшы Каран авылында туа. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлагач, Питрәч районының Шәле авылы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Шул елларда әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. 1939 елда «Шигырьләр» исемле тәүге җыентыгын бастырып чыгара. СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алына. Бөек Ватан сугышы башлануга, фронтка китә. 1942 елның 30 мартында яу кырында батырларча һәлак була. 

 

 

ТИМЕРЧЕЛӘР

 

Тирән-тирән сулап, һава өргеч

Кара күмерләрне яндыра.

«Чакы-чокы» чүкеч чыңылдавы

Бертуктаусыз тора яңгырап.

– Өрдер өргечләреңне,

Яндыр күмерләреңне лә,

Күтәр чүкечләреңне,

Һап!..

Чакы-чокы-чак!..

 

Очкын оча утлы күмерләрдән,

Алтын йолдыз сибелә, диярсең.

Алмаш-тилмәш суга өлгер куллар,

Чүкечләргә тик күз иярсен!

Егет булсаң,

Хезмәт итеп,

Күрсәт син көчләреңне лә,

Күрсәт син көчләреңне!

Һап!

Чакы-чокы-чак!

 

Чагылып китә маңгай тирләреңдә

Күмерләрдән төшкән яктылык.

Җыр кушыла чүкеч тавышына,

Беләкләрнең көчен арттырып.

Өрдер өргечләреңне,

Яндыр күмерләреңне лә,

Күтәр чүкечләреңне,

Һап!

Чакы-чокы-чак!

 

 

ЯШЬЛЕК

(Ике очучы авызыннан)

 

– Илем күтәргән иң биек

Урында очам,

Самолетымның канатын

Ак болыт коча.

Самолет моторы сыман

Минем йөрәгем,

Ашкына, тагын да биек

Минем теләгем.

 

– Ай-һай, абзый, булыр микән,

Зур инде яшең,

Яшьләр бирешмәсләр сиңа,

Яшьләр көнләшер.

 

Яшьлек өчен унсигездә

Булу шарт түгел,

Тик көрәш ялкыны белән

Янсын саф күңел.

 

Көрәш ялкыны эчендә

Чыныксын йөрәк,

Көрәш, җиңү – яшьлек өчен

Менә шул кирәк.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи