Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

Рөстәм АКЪЕГЕТнең тууына – 75 ел

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, радиожурналист Рөстәм Акъегет (Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллин) 1951 елның 5 мартында Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Балтач (Юлсубино) авылында туган. 1991 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты. 2020 елның 19 июлендә Казанда вафат булды һәм туган авылында дәфен кылынды.

 

ЗИРАТТА

Бу дөньяның ваклыгына ваксынасым килмәде.

Тар ләхетне кабул иттем, тарсынасым килмәде...

(Кабер ташындагы язудан).

 

Бик ешладым әле зиратларга,

бик ешладым әле нигәдер.

Кайчак шулай, кешеләрдән качып,

ялгыз уйланасы киләдер.

 

Танышларым шактый ишәйгәннәр,

алар белән сүзсез киңәшәм.

Алар җаны хәзер күбәләктә,

алар җаны булып яна шәм.

 

Тып-тын гына атлыйм сукмаклардан,

ашыгырга монда ярамый.

Вакыт һәм Юл монда туктап калган:

Вакыт акмый, юллар юк ары.

 

Ваклыклардан җан арынып кала,

мәшәкатьләр тоела чүп булып.

Биләп ала мине илаһи моң,

күзләремә зәңгәр Күк тулып...

 

Ап-ак мамык оча һаваларда,

ап-ак минем бөтен янәшәм.

Ак мамыкка кушыла күбәләкләр,

ак каеннар тора, гүя шәм.

 

Бик ешладым әле зиратларга,

бик ешладым әле нигәдер...

Башкалар да, бәлки, минем кебек,

кешеләрдән качып киләдер…

 

 

ШОМЫРТ ЧӘЧӘК АТКАН ЧАКТА ГЫНА

 

Башкорт ягы, анда каеннар да

кырын ятып кына үсәләр.

Баш очымнан йөзә ялкау болыт –

сәлам кебек миңа Дүсәннән.

 

Күз алдыма килә: яз айлары,

алкын суга талын манып,

Дим буйлары шашып яшәрә.

Дүсән авылы...

Гүя янәшәдә йөзеп бара

дулкынланып яшел рәшәдә.

 

Май айлары, айлы кичләр,

су буенда ялгыз пар...

Берни кире кайтмый –

шомырт чәчәк аткан чакта гына

төшкә керә торган төшләр бар...

 

 

МИН ШӘМ КЕБЕК

 

Чык яктыга, чык яктыга, дисең,

Нәсыйхәтләр бирдең нихәтле!

Белмисең ич, аңламыйсың,

Мин – шәм.

Ә шәм

Караңгыда гына бәхетле.

 

 

***

Гел сүз генә тыңлап яшәү –

әсирлекнең бер төре.

Тәмам кулга ияләшкәч,

эт булып улый бүре.

 

 

***

Үзен алдап юана да

Йокыга тала бер татар.

Күзен тотып уяна да:

– Миннән дә хәйләкәре юк, – дип,

Тагын йокларга ята.

 

***

Гөрләгән сулар туктаган,

җаным аша ага тоташ,

ага Киек Каз Юлы...

Күп йөгәнләдем йөрәкне,

чыдап булмас бу юлы...

 

***

Үлем мәңгелеккә илтә,

яшәү дә мәңгелеккә –

дәвам өчен һәрбер орлык

үз-үзен корбан итә...

 

 

Ә БЕЗ МЕНӘ КӨЛӘБЕЗ

 

Үксеп еларга иде дә,

Ә без менә көләбез!

Көлү – елаудан яхшы,

Без бит моны беләбез...

 

Тетеп саласы иде бер,

Ихтирамлап киләбез!

Бар бит әдәп дигән нәрсә,

Без бит моны беләбез...

 

Дөресен әйтәсе иде,

«Зирәклек» күрсәтәбез.

Дөресен әйткән – «шыр дивана»,

Без бит моны беләбез...

 

Туры юлдан барасы иде,

Урау юлга керәбез.

Урау юлдан турысы юк,

Без бит моны беләбез.

Үксеп еларга иде бер,

Ә без менә көләбез…

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи