Шагыйрь, журналист, кормашчы-җәлилче Рәхим Саттар (Габдерәхим Сөләйман улы Габделсаттаров) 1912 елның 15 августында Башкортстанның Чишмә районындагы Түбән Хаҗәт авылында туган. Урта мәктәпне Уфада тәмамлый. 1937 елда гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Шигырьләре «Җыр дәвам итә» (1966, 1985) исемле җыентыгында, шулай ук рус теленә тәрҗемәдә «Три поэта-воина» (1979) исемле китапта нәшер ителә. 1943 елның июнь (август?) аенда, дүрт легионерны – Әкрәм Мәмлиев (Башкортстан), Гомәров (Казакъстан, радист), Курышов (Барнаул өлкәсе), Әхмәт Шәриповны (Татарстан) ияртеп, фронт сызыгына таба китә. Төркем засадага эләгә һәм печән кибәне астында яшеренеп торган вакытта фашистлар тарафыннан тереләй яндырып үтерелә.

ИКЕ ҖЫРЧЫ
Ашкыналар җырлап ике игез:
Берсе – шагыйрь, берсе – киң диңгез.
Ялын җилпи диңгез, котыра,
Таңда ярсый, ярга тотына.
Шавы салкын. Кем дә күтәрми,
Таш кыялар аша үтәлми.
Шагыйрь җырлый, халык кабатлый,
Җәелә моң, каршы яр ятмый.
Селкетә бит ул җыр дөньяны;
Кара, диңгез, тукта, тый аны!
КАЙДА СИН?
Кич белән син юк янымда,
Көндезен юк, юк таңын;
Киң ялан минем аңымда,
Кояшы кайда аның?!
Кайда киттең, нинди хәсрәт
Андый юл бирде икән?!
Кайда син, минем мәхәббәт,
Ал байрак кебек иркәм?!
Гөл, мәхәббәт дөньясында
Алсу күбәләк булып,
Керфегең күләгәсендә
Ял итәр идем кунып.
Ул намуссыз язгы ярсу
Яки кан давы түгел;
Ул – сәгадәт, анда барысы,
Ул – гакыл һәм саф күңел.
Мәхәббәтнең чын утында
Гел янар иде йөрәк;
Салкын таңнар вакытында
Ул торыр иде гөрләп.
Бар теләккә, ашкынуга
Бер маяк булыр идең;
Кайда син, минем кояшым,
Мәхәббәтем син минем?!
ГОМЕРГӘ
Урман шаркылдатып яшен көлә,
Кемне сөеп, мескен, тилергән?!
Ул кочагын җәеп кемне үбә,
Сөю кемне шулай көлдергән?!
Толымнары янып усак үлә,
Сибә-сибә кара күмерен...
Яшен инде башка җирдән көлә,
Ник ул кыска сөю гомере?
Яшен мәхәббәте – ялкын, җитез,
Сөю бар гомергә бирелгән.
Бер минутта шартлап, шашып, көеп,
Әйләнмәсен кара күмергә,
Сузылып барсын озын гомергә...
БЕЗНЕҢ ЙӨРӘК
Тал билләрен бөгеп,
Шыңгыр-шыңгыр көлеп,
Бөгәрләнеп ага яз суы.
Идел ирек даулап,
Бозлар вата шаулап,
Җир яшьлеге килә ярсынып.
Вак ташларга бәрелеп,
Ташлар кала әрнеп,
Музыкасы дәртле, моң җыры.
Атлаулары җиңел,
Суыкларны җиңеп,
Ак юрганын аткач ил кыры.
Шаулый синең каның!
Яз дисеңме аны?
Ялгышасың, иркәм, юк, түгел!
Нур ябынып килгән,
Җир яшьлеге дигән
Ул ялкынлы безнең саф күңел,
Ул безнең йөрәк
Ярсына гөрләп!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала