Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Рифат Сәлах. Рамазан

Рифат Сәлах. Рамазан

Сөенегез, дин кардәшләр,Рәхмәт ае җитә дип.Безнең гомер РамазандаБәрәкәтле үтә бит.Гомер үтә сабырлыкта,Күңелләрдә - изге сүз.Моңа кадәр ярым-йорты,Ярым кеше идек без.Рамазанда без гавамнанАерылып тор...

Сөенегез, дин кардәшләр,
Рәхмәт ае җитә дип.
Безнең гомер Рамазанда
Бәрәкәтле үтә бит.
Гомер үтә сабырлыкта,
Күңелләрдә - изге сүз.
Моңа кадәр ярым-йорты,
Ярым кеше идек без.
Рамазанда без гавамнан
Аерылып торабыз.
Нәфес артыннан кумагач,
Түм-түгәрәк дөньябыз.
Ошбу айда Коръән иңгән...
Йотлыгып тыңлыйк әле.
Динебезнең тәмен табып,
Бәхетле булыйк әле!
Ураза тоткан туганнар,
Намазны да укыгыз.
Бәрәкәткә вә бәхеткә
Тулы булсын йортыбыз!
Юлдан язганда кемнәрдер,
Без кайтыйк әле дингә.
Рамазан нуры яктырсын
Һәркемнең калебендә.

Фото: pixabay

#Рифат Сәлах #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи