Әдәби мирас Уку өчен 3 минут

Нәҗип Хәлфин: 1913 елда татар шагыйрьләре

Нәҗип Хәлфиннең әлеге язмасы «Аң» журналының 1914 елгы беренче санында басылган. Казан университетында хокук фәннәре буенча югары белем алуы белән бергә, ул татар әдәбиятының барышы белән дә якыннан таныш булган. Әлеге мәкаләне язарга да аны милли сүз сәнгатенә битараф булмавы этәргән булса кирәк. Биредә калкытылган күп мәсьәләләр бүген дә көнүзәкләрдән булып кала бирә. Язманы журналга әзерләгәндә тел-стиль үзенчәлекләре хәзерге татар әдәби теленә якынайтылды. Ихтыяр Кыямов

 

Нәҗип Хәлфин (1886-1937).

 

 

Бу ел эчендә безнең шагыйрьләр арасында күп кенә үзгәрешләр булды. Игътибар итеп карасак, шагыйрьләребезнең һәркайсының диярлек берәм-берәм нәфис әдәбияттан гади әдәбиятка, шигырь вә сәнгать почмагыннан дөнья вә гараз1 чатына таба күчкәнен күрәсең. Ихтыярлымы-ихтыярсызмы, шагыйрьләребез, шигырьгә вә нәфасәткә хезмәтне ташлап, бер мәсләккә, бер фикергә хезмәт итүне артык итә башладылар. Гүя, милли тормышны шигъри сурәттә мәңгеләштерүгә караганда, милләтнең көндәлек кирәкләрен вә елдан-ел үзгәреп тора торган дөньяви ихтыяҗларын үтәү шагыйрьләребез өчен әһәмиятлерәк, гүя, андый көндәлек эшләргә шагыйрьләрдән башка кеше юк, вә, гүя, шагыйрьләргә шундый кара хезмәттән башка эш юк.

 

 

«Аң» журналының Габдулла Тукайга багышланган саны. 1913 ел.

 

 

Кайбер шагыйрьләребезнең болай дөнья эшләренә бәйләнүләре элек тә бар иде. Г.Камал күптән «Йолдыз»да хезмәт итә, Сәгыйть Рәмиев күптән инде «Идел»гә кереп югалган иде. Ләкин бу елгы кадәрле афәт һичбер вакыт булганы юк иде. 1912 елның азагында Фатих Әмирханның «Кояш»ка керүе белән башланган бу бәла бөтен 1913 ел буена дәвам итте. Һәм ел азагында Галимҗан Ибраһимовның «Аң»га секретарь булуы белән тәмам булды. Тукайны без бөтенләй югалттык. Гаяз әфәнде «Ил» белән багланды. Шулай итеп, «Болгар кызы Айсылу» иясеннән башка шагыйрьләребез һәркайсы диярлек әкренләп шигырь, иҗат, хыял вә күк галәменнән, матбугат, фикер, мәсләк вә үгет галәменә күчеп беттеләр.

 

 

«Аң» журналының беренче саны Тукайның «Аң» исемле шигыре белән башланып китә. 1912 ел.

 

 

Дөрес, вакытлы матбугатка якын тору башка милләт шагыйрьләрендә дә булган вә булып тора. Ләкин алардагы якынлык бөтенләй икенче рәвештә. Аларның бер газета вә журналга катнашулары, яки әсәрләрен әүвәл мәртәбә шул газета вә журналларда басып чыгару мәгънәсе илә генә. Бездәге кебек газетажурналларның кара эшләрен эшләү вә аларның фикер вә мәсләкләрен таратырга тырышу мәгънәсе белән түгел.

 

Менә безнең шагыйрьләрне һәлак иткән нәрсә шул дөнья гаразына хезмәт итү булды инде. Бердән, шагыйрь, көндәлек эшләргә бирелеп китеп, нәфасәт галәмен онытып җибәрә. Әгәр эш шулай булмаса, «Хәят»нең икенче бүлеге вә «Урталыкта» белән «Мулла бабай»ның дәвамы китап базарында күренерләр иде... Икенчедән, газета эшләрендә шагыйрьләр фикер вә мәсләккә бирелеп китәләр, кайчан исә бер матбугат эшеннән бушангач, яки аның белән бер вакытта ук, кире шигырьгә кайткан тәкъдирдә дә, алар үзләренең газета вә журнал идарәләреннән гадәтләнеп киткән фикерләреннән аерыла алмый башлыйлар. Аларның шигырьләре гараздан гали тора алмый; шуның белән бергә шигырьнең кыйммәтләре дә, табигый, кими. Шагыйрьләр, вак эшләр белән чуалып, үзләре вакланып китәләр. Мәсәлән, таңчылык бер мәсләк иде. Вакытында Гаяз әфәнде шуның һәм газетасының башында торды. Аның шул вакытта һәм аннан бераз соңрак язган нәрсәләреннән һаман да кимчелек исе килеп барды. Ул үзенең әсәрләренең гел шул «Җир вә ирек» өчен «тартышырга» кирәк дигән фикердән чыгып яза иде. Табигый, аларда да кимчелек нихәтле куәтле булса, аларның шигырьлеге дә шул нисбәттә зәгыйфь була иде. Бара торгач, милли шагыйребез таңчылык мәсләген ташлады. Андый вак гаразлардан югары тора, тормыш кирәкләренә битараф карый башлады. Һәм шул вакытта гына аның әсәрләре чын шигыргә әверелделәр.

 

Менә шушы ике куәтле шагыйрләремезнең газета вә журнал идарәләренә таралып бетүләренә вә шул идарәдәге вак тәэссирләргә бирелүләренә сәбәп нәрсә соң? Шагыйрьләр үзләреме моңа сәбәп, әллә аларның шигырьдә вә халкымыз арасында тоткан урыннарымы? Әгәр шагыйрьләремез һәммә әйтәсе сүзләрен әйтеп бетергән булсалар, әгәр алар милли тормышта бер дә яңа ләүхәләр тапмасалар, әгәр аларга илһам киселгән булса, без аларны, вакытын белеп, шигырь белән бәхилләштеләр, дияр идек. Ләкин болай әйтергә һичбер җай юк, чөнки Фатих вә Гаяз әфәнделәрнең башлап куйган вә тәмам итмәгән хикәя вә романнары бар. Димәк, аларның күңелендә тормышның әлегә хәтле мәңгеләштерелмәгән ләүхәләре тасвир ителгән, башында идеяләре туган инде, бары кәгазьгә генә беркетәсе калган. Тагы яше кырыкка җитмәгән шагыйрьләребезне картайдылар, ардылар дип әйтергә дә мөмкин түгел.

 

Инде әдәбияте нәфисәнең вә шагыйрьләребезнең милләт эчендә тоткан урынына килсәк, без монда да шигырьдән вакытлы матбугатны артык итәргә һичбер вәҗһетаба алмыйбыз. Әллә инде бездә нәфис әдәбият гражданлык правасы алдымы? Әллә инде Гаяз, Фатих вә Галимҗан әфәнделәр халкыбыз тарафыннан сөелеп укылмыйлар? Дөрес, моннан ун ел элек басылган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әле һаман сатылып бетмәгән. Шулай да, без, һич булмаса, бу өч шагыйребезнең үзләренең әсәрләре белән тәэмин ителүләренә ышанабыз. Вакытлы матбугат, әдәбиятка караганда, яхшырак тәэмин итәр дип тә күңелебез китми.

 

Вакытында Фатих Кәрими, «Сәлимә» иясе3 һәм Садри Максуди да әдәбиятка якын тордылар. Хәзер инде аларның шигырьдән никадәр ераклашканнарын күрәбез. Шөйлә инде Сәгыйть Рәмиев, Фатих Әмирхан, Гаяз вә Галимҗан әфәнделәр дә тегеләр эзеннән китәрләр микәнни? Юк-юк, моңа һич ышанасы килми! Монда бер табигатьнең кызулыгымы, дим, тормышның вакытлы тәэссиреме, әллә ни бернәрсә генә бар. Шаять, 1914 ел чын шагыйрьләребезне үз эшләренә вә табигый вазыйфаларына кайтарыр.

 

1913 елда сандугачлар, «өметле каләмнәр» бүленмәде. Искеләре икенче эш белән шөгыльләнделәр. Хәлбуки, милли тормыш бик кызу адымнар белән алга бара, яңа типлар чыгалар, искеләре югалалар; алар әдәбиятка хәзер кермәсәләр, ун-егерме елдан аларны кайтарып алуы мөмкин булмас. Тормыштагы үзгәреш эзе югалыр. Шуңа күрә шагыйрьләрнең үз эшләре белән шөгыльләнүләре хәзерге көндә бигрәк тә әһәмиятле. Әдәбиятның әле тормышның бик күп ягына кулы тигәне юк. Нәфис әдәбиятыбызның башка милләт әдәбияты белән ярышырлык вә укучыларны ят әдәбият тәэссиреннән вә әсирлегеннән саклый алырлык яхшырганы вә баеганы тагы юк. Эш шулай була торып, дөнья белән бик булышкан шагыйрьләребезгә ошбу сүзләрне әйтәсе килә: сезгә талант газеталарда кызу мәкаләләр язар өчен түгел, бәлки, аның урынына сарыф итәр өчен бирелгән. Шималь төрки4 әдәбиятына нигез салдыгыз да, инде үзегез шуны ярты юлда ташлап китәсез! Үзегезнең табигый бурычыгызны үтәвегез шушы төсле буламы?!

 

 

Габдулла Тукай

Аң

Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән,

Эшкә дәгъват итте безне кемдер изге нам белән.

Эшкә ябшыр чак җитеп, ямьсез озын төн үткәнен

Күз ачып белдек без, үлчәп күктәге Чулпан белән.

Булса да ул чакта бездә керсез иман, саф күңел,

Күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пакь түгел.

Шул сәбәпле дустны, дошманны дөрест фәркъ итмичә,

Күп саташтырдык рәзил шәйтанны чын инсан белән.

Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек – булсын кабул;

Җәбраил ачкай ул эшләргә сигез кат күккә юл.

Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул;

Инде эшлик саф, ачык күзләр белән – чын «Аң» белән.

 

Дәгъвәт итү — чакыру.

Нам — исем.

Фәркъ итмичә (фәрекъ итмичә) — аермыйча.

Рәзил — хур, түбән, бозык.

Инсан — кеше.

 

 


1 Гараз – вакытлы хәл.

2 Вәҗһе – сәбәп.

3 Биредә сүз Р.Фәхреддин турында бара.

4 Казан татарлары.

 

Басмага Ихтыяр Кыямов әзерләде.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи