Дөнья минеҮзгәртте:Еламаска өйрәтте.Күлмәк җиңен ертасымы? —Бәйлисе барЙөрәкне.Сугышлардан заманаТуктап торган арада,Яраларны ямаштырыпЯта идемДалада:— Кайт!.. — дип хатлар килделәр...Юллар... озын ид...
Дөнья мине
Үзгәртте:
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы? —
Бәйлисе бар
Йөрәкне.
Сугышлардан замана
Туктап торган арада,
Яраларны ямаштырып
Ята идем
Далада:
— Кайт!.. — дип хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр...
Кайттым.
— Бусы алкалары,
Бусы — кабере... — диделәр.
Әгәр тагын килсәләр,
— Сау! — дип хәбәр бирсәләр,
Вулканнарга керер идем,
Шундадыр ул... дисәләр.
Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы?
— Бәйлисе бар йөрәкне...
Хәсән Туфан
Фото: pixabay
Үзгәртте:
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы? —
Бәйлисе бар
Йөрәкне.
Сугышлардан замана
Туктап торган арада,
Яраларны ямаштырып
Ята идем
Далада:
— Кайт!.. — дип хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр...
Кайттым.
— Бусы алкалары,
Бусы — кабере... — диделәр.
Әгәр тагын килсәләр,
— Сау! — дип хәбәр бирсәләр,
Вулканнарга керер идем,
Шундадыр ул... дисәләр.
Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы?
— Бәйлисе бар йөрәкне...
Хәсән Туфан
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала