Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Коткарыгыз! (Нәрсә булды миңа?)

Коткарыгыз! (Нәрсә булды миңа?)

Күптән инде үксеп елаган юк,Күптән инде шашып көлгән юк.Нәрсә булды миңа, нәрсә булды,Нәрсә булды шуны белгән юк.Күптән инде, кочакларны җәеп,Җылы яңгырларга кергән юк.Күптән инде йолдыз санаган юк,Кү...

Күптән инде үксеп елаган юк,
Күптән инде шашып көлгән юк.
Нәрсә булды миңа, нәрсә булды,
Нәрсә булды шуны белгән юк.
Күптән инде, кочакларны җәеп,
Җылы яңгырларга кергән юк.
Күптән инде йолдыз санаган юк,
Күптән инде айны күргән юк.
Бураннарда күптән адашкан юк,
Давылларда күптән калган юк.
Күптән инде күптән сайраган юк,
Күптән инде яфрак ярган юк.
Коткарыгыз, мине коткарыгыз,
Тик бер генә көнгә булса да.
Сез аңларга тиеш минем хәлне,
Сезнең дә бит хәлләр шул чама.
Нияз Акмал
Фото: pixabay
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи