Журнал «Безнең мирас»

"Китәм инде... ләкин беркайчан да Сездән китә алмам шикелле..."

Әфәндем!
Саубуллашам инде...
Барыр юлым илтә офыкка.
Борчылмагыз - бары бер мизгелгә
Эзем калыр салкын ак чыкта -
Кояш аны үбеп,
югарыга күтәргәнче
Эзем калыр.
Ә аннан соң
Ерактагы ак болытка
юллар ярыр...
Әфәндем!
Хушлашасыз... мәзәк.
Әллә нигә читкә карыйсыз....
Бер гаеп юк Сезнең минем алда!
Үзем китәм! Һичбер карусыз...
Китәм... кайтмас өчен.
Китәм... Башка беркайчан да
"Әфәндем!" дип Сезгә дәшмәс өчен.
Учларыма кысып йөрәгемне
Сыныйм ... күңел көчен...
Дәшмәс өчен...
...Әфәндем!
Саубуллашкан чакта
Карашыгыз нинди сөйкемле...
Китәм инде... ләкин беркайчан да
Сездән китә алмам шикелле...
Халисә Ширмән
Фото: pixabay

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Теги: Халисә Ширмән Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру