Август кына?.. Август инде! Көзгә якынлашкан саен Арта бара җәй кадере! Август кына? Август инде... Моңсу хатирәләр булып Үзәннәргә томан иңде!
Әле август,
Бары август,
Нибары август кына...
Ренат Харис
Август кына?..
Август инде!
Көзгә якынлашкан саен
Арта бара җәй кадере!
Август кына?
Август инде...
Моңсу хатирәләр булып
Үзәннәргә томан иңде!
Август кына?
Август инде!..
Бу җәйләрне туктатуның
Юкмы икән бер-бер име?!.
Август кына?..
Аһ, август шул!
7 август, 2018 ел
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала