ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Р.Төхфәтуллин премиясе лауреаты Гамил Гыймазетдин улы Афзал (Афзалов) 1921 елның 23 маенда Татарстан АССРның хәзерге Актаныш районындагы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә туган. Өч дистәгә якын китап авторы. 2003 елның 20 августында вафат булды.
МАТУРЛЫК ЭЗЛИМ
Юк, кирәкми миңа мәрмәр сарай,
Төкермим дә алтын-көмешкә;
Миңа ипи белән катык ярый,
Миңа рәхәт шушы килеш тә.
Миңа кирәк шәфәкъ алсулыгы,
Кояш чыгыш, кояш баешы;
Миңа кирәк гөлнең иң сылуы,
Тыныч күлнең уйчан камышы.
Миңа кирәк тирән диңгез сере,
Күк читендә болыт аклыгы;
Миңа кирәк дусның эчкерсезе,
Уйнап йөргән бала шатлыгы.
Тирә-якны күзләп, атлап йөрим,
Таптап йөрим елга буйларын;
Йөрәгемә салып ятлап йөрим
Кешеләрнең якты уйларын.
Болыннарга чыгам, тау буена,
Уҗым басуларын күрергә.
Мин чәчәкләр җыям ил туена,
Мин матурлык эзлим гомергә.
ЯЗГЫ ЯҢГЫР
Яшел язда дымлы иртә,
Тәрәзәмә яңгыр чиртә.
Тонык күкрәү соры күктә,
Еракларга яңгыр китә.
Җылы яңгыр, язгы яңгыр
Рәхәт бирә уҗымнарга,
Күңелләргә өмет сала,
Гөлләр сибә болыннарга.
ЧӘЧӘКЛӘР БИРЕГЕЗ!
Көн үтә, яктыра, кичегә,
Чәчәктәй гомерләр кечкенә.
Таралсын хәвефле болытлар,
Якты көн карасын кешегә.
Менә ул ап-ак биләүдә,
Менә ул таякта – терәүдә...
Ике кат яшәмәс берәү дә,
Чәчәкләр бирегез кешегә!
ЮККА-БАРГА...
(Шаяру)
Эштән кайтсам бер заманда,
Әзер түгел аш казанда.
Хатын йөри мич янында,
Ачу килде шул чагында.
Минем, дидем, тамак ачты.
Атып бәрдем табагачны.
Кыздырма, дип, минем канны,
Атып бәрдем стаканны.
Ягъни, ирнең көчен күрсен,
Бәреп ваттым тагын берсен.
Шуннан хатын кызып китте,
Коймакларны көлгә сипте.
«Аша! – диеп, – һай, чибәрем»,
Тибеп екты май чүлмәген.
Сызганып мин беләкләрне,
Төртеп ектым чиләкләрне.
Инде җаным, дустым димәм,
Башка бирде соскы белән.
Шуннан күңел тынычланды,
Бүлмә эче тынып калды.
Көлле коймакларны алып,
Идәндәге майга манып,
Татулашып бу кич белән,
Чәйне эчтек чүмеч белән.
Магазиннан савыт-саба
Өр-яңасын алыйк, иркәм,
Юкка-барга тавыш-гауга
Бәрәкәткә булмый икән.
ЙӨРӘГЕМДӘ ЙӨРТӘМ СИНЕ
Ял иткәндә,
ятып укыйм кичтән сине,
Тору белән алып укыйм иртән сине.
Ак кәгазьдәй намусыма судья итеп,
Гомер буе йөрәгемдә йөртәм сине.
Тукай – остаз, Тукай – шагыйрь, Тукай – ага,
Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба:
Идел суы, синең яннан узган чакта,
Дулкыннарын әкрен генә ярга кага.
Җырларыңа хозурланып ил шатлана,
Бүрек салып керәбез без җыр бакчаңа;
Яшең белән сугарылган бу гөлләргә
Баккан саен сабыйлардай җан сафлана.
Күңелләрдә озак еллар, озак еллар
Янып торган, уйнап торган нурларың бар;
Туган илнең ташларына хисең белән
Ядкәр итеп уеп язган юлларың бар.
Туган халкым йөрәгенең ярасы син,
Ил алдында ил күзенең карасы син;
Токымнарның юлларында юлдаш булып,
Халык белән мәңгелеккә барасың син.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала