Тел галиме һәм сәясәтче Галимҗан Шәрәф, Габдулла Тукай әсәрләрен барлап, хатларында һәм сөйләмендә кулланылган һәр сүзенә игътибар итеп, әдипнең афоризмнарга тиң гыйбарәләрен туплый һәм 1913 елда «Мәгариф» көтепханәсендә «Тукаев сүзләре: җәмигыль кямил (афоризмнары), халык мәкальләре урынында йөртерлек вә йөртелә торган сүзләре» дигән исем астында аерым җыентык бастырып чыгара. Әлеге китапның 1913-1920 нче еллар аралыгында дүрт тапкыр басылып чыгуы мәгълүм.
.jpg)
Тел галиме, язучы, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Галимҗан Шәрәф.
«Хәзердә руслар арасында Пушкин, Лермонтов, Грибоедов вә башка мәшһүр әдипләрнең бәгъзе сүзләре ничек мәкальләр урынына йөртелсә, киләчәктә Тукаевның да күп шигырьләре татарлар арасында шулай ук бабалар мәкале берлә беррәттән йөртеләчәкләрдер. Бу җөмләләргә карап, Тукаевның тирән фикерләрне, киң мәгънәләрне шулкадәр аз сүз берлә вә шундый матур итеп әйтә алуына гаҗәп итмәслек түгелдер. Билгеле, Тукаевның һәрбер сәтырында (юлында), һәрбер сүзендә уйлап укыганда әллә никадәр нечкә вә гали мәгънәләр табарга мөмкин», – дип язылган китапның кереш өлешендә.
.jpg)
Габдулла Тукайның бертуган Шәрәфләр соравы белән төшкән фотосурәте. С.И.Иванов фотосы. 1908 ел.
.jpeg)
Галимҗан Шәрәф. «Тукаев сүзләре». 1913 ел.
Игътибарыгызга «Тукаев сүзләре»нең 1913 елгы басмасыннан кайбер афоризмнарны тәкъдим итәбез.
Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен;
Ядыма1 Тәңрем төшә, бәхтем кара булган саен!
(«Көзге җилләр»)
Түкмә күз яшь, ярдәмеңдә һәр заманда Алла бар,
Ал җәсарәт2 , алга омтыл, һич ялыкмый алга бар!
(«Киңәш («Чикмә гамь...»)»)
Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына,
Бел аны: керсез күңелдән тугры юл бар гаршенә!
(«Таян Аллага»)
Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем!
(«Ана илә Бала»)
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала,
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!
(«Таян Аллага»)
Җилбер-җилбер йөрмәс идем,
Җил тавышын сизмәсәм;
Өзелеп такмак әйтмәс идем,
Үз халкымны сөймәсәм.
(«Җил тавышы»)
Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын!
(«Үз-үземә»)
Бара милләт зәгыйфь, абныр-абынмас,
Сүнә яшьләрдә ут кабныр-кабынмас.
Кичә якты вә милли бер күңелдән
Бүген тычкан утыдай нур табылмас.
(«Яшьләр»)
Бу сәбәпдән аңладым мин, и туган йирем, синең
Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!
(«Туган җиремә»)
Хак Тәңренең каршысында килешмидер
Тәһарәтсез намаз илә корбансыз хаҗ!
(«Милләтчеләр»)
Нәрсә пешсен, булса ялкынсыз күңел, сүнгән күңел!
(«Күңел»)
Булмаса дустлык, җитә бит сугышырга бер юк эш!
(«Чын вә ялган»)
Бу дөньяда, табигыйдер, кеше буш булмый дошмандан,
Шулай ансы; вәләкин, и Ходаем, сакла дустлардан!
(«Вак-төяк»)
Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан,
Вә юлны тапмый калган һәр адашкан.
(«Тормыш»)
Измәсен яшьләрне дә күпдән яше үткән кеше!
(«Картлар»)
Ник агай мәсҗед эчендә юкка ирнен селкетә? –
«Пыш-пыш»ындан күршесе белсә укый дип, шул җитә.
(«Дин вә гавам»)
Халык яңа нәрсәнең кадрен белми! Өйрәнгән татар тол катынга!
Яңаларга тел тиермә, үз балаларың да шулай буласы!
(Троицкидан Казанга Гыйльметдин Шәрәфкә язылган хаттан. 1912 ел, 11 июнь.)
Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә ләтыйф булып, ялгыз гүзәл вә мөкаддәс нәрсәләрне генә сөючән булалар.
(«Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» җыентыгының кереш сүзеннән)
Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?!
(«Хөрмәтле Хөсәен ядкяре»)
Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә:
Син бүген бай, бәлки, шәйтандан да ярлы иртәгә!
(«Нәсыйхәт»)
Бәхетсезләрне кимсетмә, егылганларга син кул бир!
(«Бәхетле бала»)
1 Ядыма – хәтеремә, исемә.
2 Җәсарәт – батырлык, кыюлык.
Кереш мәкаләне һәм текстны басмага Фәния Фәйзуллина һәм Эльмира Галимҗанова әзерләде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала