Мәшһүр драматург, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе Фәтхелислам Закир улы Бурнашев (1898-1942) «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алган вакытта, укырлык акча юнәтү максаты белән, җәйләрен казакъ далаларында мөгәллимлек иткән. Казакъларның тормышы шагыйрьгә шулкадәр көчле йогынты ясый ки, әдип, дистә еллар узгач та, аны үзенең иҗатында калкыткан. Фәтхи Бурнаш егерме биш елга якын әдәби эшчәнлеге дәвамында утызлап поэма иҗат иткән. Алар арасында «Казакъ кызы» дигән әсәр дә бар. Ул 1916 елны «Аң» журналының 22 нче санында дөнья күргән. Евразия Дәүләт университетында укыган чакта мин әлеге поэманы гарәп имлясыннан гамәлдәге язуга күчердем. Аның казакъ теленә тәрҗемәсе филология фәннәре докторы, профессор Амантай Шәрип тарафыннан эшләнеп, «Қазақ Әдебиеті» газетасының 2026 елгы беренче санында басылды. Поэма өч бүлектән тора, әмма автор икенче бүлекнең кайда башлануын билгеләмичә калган. Гамәлдәге язуга күчергәндә текст орфографик кагыйдәләргә буйсындырылды, әдәби нормага якынайтылды. Ихтыяр Кыямов

Казакъ кызлары. ХIX гасыр ахыры.
I
Киң Җаекның кинәт кенә, борыла-борыла,
Ясап куйган матур, биек ак ярына
Уйга талып утырган да казакъ кызы,
Белмим, кемне генә, карап як-ягына.
Моңсу тыңлык… Сандугачлар сайрамыйлар,
Пырылдашып, кунар урын сайламыйлар,
Тын чабында һич берәү юк… Яшь егетләр,
Тавыш биреп, парлап чалгы кайрамыйлар.
Яшереним, дип, алтын кояш Каф тавына,
Кача-кача иңә урман артларына,
Уйный үзе, соң шәүләсен сибә-сибә
Ак ярдагы матур кызның кашбавына.
.png)
Драматург, шагыйрь Фәтхи Бурнаш (1898- 1942). Сурәт ясалма фәһем ярдәмендә төзәтелде һәм төслеләндерелде.
Селкенмиләр агачларның яфраклары,
Селкенмиләр чәчәк, үлән сабаклары,
Уйга баткан, дулкынланмый ак Җаеккай,
Уйнамыйлар чума-чума чабаклары.
Нәрсә көтә ул матур кыз шундый тында,
Ялгыз башы ак Җаекның ак ярында?
Нәрсә карый? Нәрсә күзли? Кемне күзли?
Үткен күзен уйнаткалап анда-монда?..
Әллә мескен шомланамы, яу бар диеп?
Шикләнәме әллә дошман чолгар диеп?
Әллә, мескен, эзләнәме, качмак булып?
Кая качыйм, кайда миңа юл бар, диеп?
Килгән мәллә ул матур кыз шуның өчен,
Югалткан да су буйларында чулпысын?
Көтә мәллә сулар буйлап килә торган
Сөйгән ярын, читтән киләсе юлчысын?
Әллә бәхетен явыз көчләр урлаганмы?
Әллә аны язмыш шулай хурлаганмы?
Бизгән мәллә дөньясыннан изге күңеле,
Киң Җаекка ташланырга уйлаганмы?

Җаек елгасының күренеше.
Баш өстеннән ачы җилләр искән мәллә?
Явыз тәкъдир изгән бәгырен, кискән мәллә?
Киткән мәллә качып шулай туган илдән,
Арып-талып яр читенә җиткән мәллә?
Тик йөриме әллә ул су буйларында,
Уйламыйча яу барын да, юлларын да?
Әллә шулай гадәт иткән: бер ялгызы,
Курка-курка, су буенда уйланырга?
Тукта, әнә кемдер килә аргы якта,
Балык кебек сузылып торган аргамакта.
Аткан уктай, искән җилдән килә кызу,
Камчы белән як-ягына ыргымакта.
Әнә нинди, суда йөзгән балык төсле,
Ургып төшеп, җайлап яткан суны күчте.
Әнә килә, туры монда, матур кызга…
Якынлашты, аңар килә, кызы төште…
«Бу синме? – ди килгән юлчы. – Апам җаным?
Көтәсеңме дошманнардан үч алганым?
Тынмый мәллә күңелең синең алда булса,
Юк та мәллә шул урныңнан кузгалганың?
Күп чаптым мин, туганкаем, сыртлар үттем,
Күп авыллар, ап-ак киез йортлар үттем,
Әйләнәм мин тагын, тапмый дошманымны,
Бу юлы да көчсезлегем икърар иттем.
Тукта-тукта, алай дигәч, курыкма тагын!..
Шул юлда тик чыгар минем атым-даным!
Ай йөрермен, ил йөрермен, туктар булмам,
Тамдырмыйча шул камчыга дошман канын!
Белсен дошман, кайтарырмын, тындырмамын,
Көн күрсәтмәм, аңар тыныч көн бирмәмен!..
Күкрәгемдә мәңге калыр «үч кайтару»,
Яшь йөрәккә капкан утны сүндермәмен!
Алар безнең нәселебезне кимсеттеләр,
Алар безнең яшь йөрәкне җилсеттеләр!
Белсен алар, безнең нәсел нинди нәсел –
Атам-бабам тау-ташларны селкеттеләр!
Адәм булмам, шул дошманны табалмасам,
Кайтармасам, явыздан үч алмасам!..
Казакъ булмыйм, нугай булсын атым минем,
Шул камчымны кызыл канга маналмасам!..
Сау бул!.. Тагын акбүз атта чабармын мин,
Дошманымны эзләрмен мин, табармын мин!
Язмыш төшеп, кайталмасам… Хуш мәңгегә!..
Баш ярырмын, юкса, башым салырмын мин…»
«Син китәсең, туганкаем, кузгаласың,
Селкетергә казакъларның киң даласын.
Ышанамын, үч алырсың, кайтарырсың –
Син пәһлеван тимер куллы бүз баласын1.
Үтерделәр, дөрес, безнең атабызны,
Ярдәмчесез калган көчсез анабызны...
Хурлык, дөрес. Оят йөзгә… Кимлек ханга…
Без соң шуны кайтаралмый калабызмы?!.
Мен, туганкай, әйдә, тизрәк аргамакка!
Каула әнә тау буена аргы якка!
Җәһәннәмлек дошманымның башын китер,
Тынычласын күңелем, син кан жәлләтмә!
Курыкма, бәлки, дошманыңны җиңәрсең дә,
Шатлык белән җырлый-җырлый килерсең дә,
Курыкма, җаным, баш ярылса, бүркең канлар,
Курыкма бер дә, кулың сынса, җиң эчендә.
Торырмын мин шунда чулпан калыккангача,
Төннәр үтеп, сызлып таңнар аткангача,
Торам шунда, көтәм сине, кузгалмыймын,
Дошманыңны җиңеп монда кайткангача…»
Бүз бала да, беткәч сүзе кардәшенең,
Китте тагын болгый-болгый киң камчысын.
Күчте тагын тын Җаекны шауландырып,
Сөртә-сөртә ялга тамган яшь тамчысын.
Сахра кызы әле дә шунда ярга баскан,
Тау сыртларын күзли-күзли уйга баткан.
Кичке тында иштелә моң кайчагында,
Аргамакның пошкырганы аргы яктан.
Җаек буен серле тынлык баскан инде.
Тау буена караңгылык яткан инде.
Көнбатышта үсеп торган тау артына,
Арып-талып, алтын кояш баткан инде.
Кичке тынлык яшь күңелне сызландыра,
Ялгыз башы яшь егетне моңландыра.
Күктә йөзгән сирәк-мирәк ак болытлар,
Уйландырып юк нәрсәләр, шомландыра.
Җырлый егет, киң далада уйга баткан,
Сөртә-сөртә ак күбекләр арган аттан.
Түзми күңел, сызлана ул, ярсый хәтта,
Шомлана ул акрын очкан ярканаттан.
Җырлый, ничек күптән инде – борын заман
Таралганын көчле казакъ турында дан,
Каралганын якты көннәр хәсрәт белән,
Чырлап аккач көчле дошман кырында кан.
Җырлый мактап сөйгән кызын, ак беләген,
Яндырганын, көйдергәнен яшь йөрәкне.
Уйлый зарлап аерылганын сөйгәненнән,
Җиткерәлми Тәңресенә сирәк теләген.
Искәртә дә әткәсенең киң ләхетен,
Кыз белән булган әнкәсенең ким бәхетен,
Ярсыталар, яшь йөрәген җилсетәләр
Ак болытлар серле, тын һәм җиләс төнне.
Дошман килә күз алдына, йөзен сыта,
Күрмәү тели, каплый йөзен, күзен тота.
Ярсый йөрәк, түзалмый ул, дулкынлана,
Яшь йөрәге түзми аның, кулын кыса.
Шул сүзләрне сөйли-сөйли юлдашына,
Киң далада юлбашчысы юргасына,
Биек таулар арасыннан борла-борла,
Сызлып киткән тап-тар гына юлга чыга:
«Әйдә, дускай, аргамагым, арма, әйдә!
Курыкма бер дә, шул юл белән алга, әйдә!
Беләсеңме, анда безне нәрсә көтә?
Күкрәк киереп барыйк каршы яуга, әйдә!
Нәрсә юкка куркынасың, шикләнәсең?
Пошкырасың, як-ягыңнан искәнәсең?
Тын каласың нәрсә тыңлап, нәрсә уйлап,
Нигә болай, торып-торып сискәнәсең?
Әллә әл дә дошман уты ялтырыймы?
Күреп шуны, ак сөягең калтырыймы?
Нечкә күңелең алда үлем көтә мәллә,
Килгән мәллә Газраил дә, җан сорыймы?
Сынык күңлең әллә ниләр сизде мәллә?
Сулды мәллә, тормышыннан бизде мәллә?
Тыныч көннәр әле мәллә соңгы көндә,
Тау буенда яу чабулар изде мәллә?
Әйтче, дускай, йөрәк ярсый, түзми мәллә?
Үткер күзең дошман урнын күзли мәллә?
Мәрмәр кебек саф тоягың, калтыранып,
Дошман салып таптар урын эзли мәллә?
Сакладың син, дошманнардан көлдертмәдең,
Талмадың син, сер бирмәдең, белгертмәдең.
Таптадың син тау буйларын, болыннарны,
Коштай очтың, ялгышып бер сөрлекмәдең!
Карачы син, үткән көнгә, шәйлисеңме2 ,
Күптән инде үткән безнең җәйге көнне?
Уйлачы син, беләсеңме, исеңдәме,
Яшь вакытта баштан үткән бәйге көне?
Истә минем чапкын атлар җыелганы,
Ерак җирдә тигезләнеп куелганы,
Синнән башка, нинди генә ат булмасын,
Никтер, миңа бар да яман тоелганы.
Истә әле атлар килү башланганы,
Берсе куып, икенчесе ташланганы,
Аргамагым калды мәллә артта, диеп,
Йөрәк янып, кара күзләр яшьләнгәне.
Истә синең сузлып иң алга чыкканың,
Алга таба канатлы коштай очканың,
Шатланганым. Калмас микән артка, диеп
Куркынганым, бастыралмый эч пошканын.
Онытмамын синең җилдәй җилгәнеңне,
Чын күңелдән алга таба килгәнеңне.
Онытмамын ак күбеккә чумганыңны,
Чиккә җитеп, алдан килеп кергәнеңне…
Истә әле сузылганың, киерелгәнең,
Арысландай күкрәгеңне киергәнең,
Ефәк урып җилфердәгән ялларыңа
Ак сакаллар көмеш йөгән киергәне…
Исеңдәме, бервакыт без киткән идек,
Сузлып аккан бу Җаекны кичкән идек,
Мал, җир карарга иркен булыр җәйләү, дип,
Көнчыгышта Үргәнечкә күчкән идек.
Шул вакытта, әллә инде каргыш төшеп,
Әллә инде тәкъдир кушып, язмыш төшеп,
Көнбатыштан яу килде. Килде хәбәр,
Үргәнечнең яше-карты калды көтеп.
Шикләнәм мин, аргамагым, синнән бүген,
Сизә күңлем батырлыгың шиңгәнлеген.
Очмый күңлең, сулган синең киң күкрәгең,
Күрәм әүвәлге көчле дәрт сүнгәнлеген.
Син бит элек болай куркып басмый идең,
Ил йөреп тә ак күбеккә батмый идең,
Өркми идең, һич нәрсәдән курыкмый идең,
Арсландай күкрәк киереп атлый идең.
Инде икәү нинди аулар ауламадык…
Туган илдән нинди яулар кауламадык…
Нинди ярыш калды бездән?! Нинди туйда,
Баш килмәдек, каршы бүләк дауламадык?!.
Беләсеңме, язмышка баш игәнемне?
Кидергәнем көмешләгән йөгәнеңне?
Киткәнемне яу каршына, калдырганым
Туганнарым, дусларымны, сөйгәнемне?
Исеңдәме, уйный-көлә барганыбыз?
Юлдаш итеп яшь егетләр алганыбыз?
Табалмыйча агымсулар сугарырга,
Киң далада сусап калып арганыбыз?
Исеңдәме, дошман килеп чолгаганда,
«Алга!» – диеп юлдашларым кузгалганда,
Ялгышып, мин ял төбеңнән кан чыгардым,
Камчы белән буш һавада болганганда.
Исеңдәме, «кич син», диеп сораганым?
Алда бу – бер яхшы фал, дип юраганым?
Ак беләгем бүләк иткән ак яулыкны,
Сөртә-сөртә, кызыл канга буяганым?
Беләсеңме, таптап килеп, ак тоягың
Көл иткәнен дошманнарның яшь сөяген?
Мәхшәр кебек тавыш, тузан, кан эчендә
Һаман алга омтылганын яшь йөрәгең?
Кайда инде безгә кайсы көч чыдарлык?!.
Үргәнечнең бүз баласы кот чыгарлык…
Бетте дошман… Сеңде соңгы ук-җәяләр,
Акты кан-яшь… Ташка бастык – ут чыгардык…
Искәрт, дускай, ташка басып таш ярганың!
Көл иткәнең дошманыңны, баш ярганың!..
Ышанмыйм мин, хәзер күреп бу хәлеңне,
Булмас, димен, күрәмен дә башкарганың...
Тукта, дустым, куркынам мин, яхшы түгел,
Әллә нигә күңлең бүген якты түгел,
Яшь йөрәгең, ак тоягың алмашынган,
Барсы башка, борын заман чаклы түгел.
Ник куркасың бәхетсезлек килгән төсле?
Каршы килгән дошманга баш игән төсле?
Ник барасың караңгалап курка-курка,
Басыйм микән, басмыйм микән дигән төсле?
Әллә, дускай, болар бар да аргангамы?
Бертуктамый каулап кызу баргангамы?
Теләү бетеп юк нәрсәгә шомланганым,
Кичке моңда уйлап тынга калгангамы?
Шулай-шулай, син һаман да көчле әле,
Күтәренке күңелең синең төшми әле…
Армаган син, син һаман да ашкынасың,
Күктә йөзгән армас кошлар төсле әле!..
Күрәсеңме, ап-ак булып ай нурында,
Анда, әнә нәләт төшкән яу кырында,
Күренә өйләр, ут ягылган алларында…
Тирмә-өйләр, бар да әнә тау кырында…
Күрәсеңме, Перун заман бәйрәменчә,
Анда алар әнә бүген бәйрәм итә.
Шат көләләр, шатланалар, анда шау-шу,
Алларында яккан утлар җем-җем итә.
Кузгал, әйдә, аргамагым, алга, әйдә!
Арма, әйдә! Алда торган тауга, әйдә!
Курыкма! Безне анда көчсез дошман көтә!
Үч алырга, үз хакымны дауга, әйдә!..»
Тулган «айкай» тау артына качкан инде,
Күк диңгезе пәрдәләрен ачкан инде…
Күптән иңгән алтын кояш, тагын чыгып,
Аллы-гөлле ак нурларын чәчкән инде…
Төнлә йөзгән ак йолдызлар, көлә-көлә,
Берсе арты икенчесе сүнә-сүнә,
Саубуллашып эзләп аткан ак таң белән,
Юк булганнар әллә кайда һәммәсе дә…
Матурланган үсеп торган буйлары,
Алтынланган яшел хәтфә-тугайлары…
Торган инде, сайрый инде саф һавада
Сандугачлар, җәйге сабан тургайлары…
Ту биектә ачкан инде киң кочагын,
Тәмле исләр чәчкән инде киң бу чабын.
Тәбрик итә берсен-берсе бар да алар,
Алкышлыйлар зур Тәңренең изге таңын.
Сахра кызы яр читендә уйга талган,
Тау сыртларын күзли-күзли, тынга калган.
Ул дерелди, курка… Никтер, әллә нишли…
Аргы якка күзен салып, таңга калган…
«Тукта, әнә аргы якта ул кем килә?
Шатлык белән кардәшеме кайтып килә?
Ул кем? Әллә чит кешеме?.. Юлаучымы?
Әллә анда юл басучы качкын килә?..
Ул кем, чын ук?.. Әллә маллар багучымы?
Яман юлда начар исем тагучымы?..
Аучы мәллә? Илче мәллә?.. «Изге» мәллә?
Талаучымы, төннәрдә җан алучымы?..
Кардәшемме? Кем соң?.. Әллә ят кынамы?
Кардәшем, дип юкка күңелем ашкынамы?..
Тукта! Тукта! Нәрсә анда? Әй Ходаем!..
Әллә анда ялгызы бер ат кынамы?!.
Ул… Әнә ул!.. Кеше әнә! Ялгыз аты,
Тау буйлары, ак Җаекның аргы ягы…
Ат кына бу! Ул! Әнә ул! Ул килә, ул!
Ул – бәхетсез туганымның аргамагы!..
Нәрсә анда?.. Ат өстендә нәрсә?..
Нәрсә?!. Йоклаганмы ат өстендә? Яисә… Яисә…
Аһ, үләм! Аһ! Куркыныч бу! Нәрсә күрәм?!.
Аргамакның аркасында ул – үләксә!..»
III
Әнә егет!.. Әнә аның тамган каны!..
Әнә җирдә явыз язмышның корбаны!..
Сахра кызы күчкән елап, туганкаен…
Күчкән… Ләкин күчми егет – чыккан җаны.
Әнә кинәт моңсу гына яңгырады,
Тынга калган ак Җаекның аргы ягы…
Ялгыз сынып, кызганырлык кешене әнә,
Яшь егетнең бәхетсезе – аргамагы…
Бетте.
Ф.Бурнаш.
1 Яшүсмер. – Монда һәм моннан соң Фәхти Бурнаш искәрмәләре.
2 Күрәсеңме
Гарәп графикасыннан гамәлдәге язуга Ихтыяр Кыямов күчерде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала