Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Бу галәмдә без бик кечкенә шул, ә яшисе килә зур булып"

"Бу галәмдә без бик кечкенә шул,  ә яшисе килә зур булып"

Бу күкләрне нигә ачтың миңа?Йолдызларны нигә күрсәттең?Уй-сагышлар, ашкынулар икәнЯшәргә дип биргән рөхсәтең.Бер сәбәпсез җаннар ашкынмыйдыр.Сәбәпләрен кайдан эзләргә?Нигә йөрәк ешрак тибә башлый,Йолд...

Бу күкләрне нигә ачтың миңа?
Йолдызларны нигә күрсәттең?
Уй-сагышлар, ашкынулар икән
Яшәргә дип биргән рөхсәтең.
Бер сәбәпсез җаннар ашкынмыйдыр.
Сәбәпләрен кайдан эзләргә?
Нигә йөрәк ешрак тибә башлый,
Йолдыз нуры төшсә йөзләргә?
Нигә кирәк андый ашкынулар,
Яшәр өчен җирдә ярасам?
Шунда менеп китәселәр килә,
Күтәрелеп күккә карасам.
Мең ел элек сүнгән йолдыз яна,
Яктылыгы килә нур булып...
Бу галәмдә без бик кечкенә шул,
Ә яшисе килә зур булып.
Фото: pixabay
Кадыйр Сибгатуллин
#Кадыйр Сибгатуллин #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи