«Ардым», - дисең, бирешмәскә кирәк,Томан таралыр да, таң атар.Хәсрәтләрең булса, сал иңемә,Пар канатым җилгә таратыр.«Ардым», - дисең, бирешмикче, иркәм,Җилләр тынар, туктар бураннар...«Бу сукмактан б...
«Ардым», - дисең, бирешмәскә кирәк,
Томан таралыр да, таң атар.
Хәсрәтләрең булса, сал иңемә,
Пар канатым җилгә таратыр.
«Ардым», - дисең, бирешмикче, иркәм,
Җилләр тынар, туктар бураннар...
«Бу сукмактан бәхетлеләр үткән», —
Диеп искә алсын туганнар.
«Ардым», - дисең, бирешмибез әле,
Рухи байлыгыбыз булганда.
Күз яше дә кайчак җиңеләйтә
Өзелеп-әрнеп күңел тулганда.
«Ардым», - дисең, менә җылы кулым,
Җиде ят күңелне җитә алмас.
Каф тавының Дию пәрие дә
Мәхәббәт ялкынын җиңә алмас.
Әҗәл үзе генә килмәгәндә,
Фани дөнья мине җиңә алмас!
Фәридә Хаҗиева
Фото: pixabay
Томан таралыр да, таң атар.
Хәсрәтләрең булса, сал иңемә,
Пар канатым җилгә таратыр.
«Ардым», - дисең, бирешмикче, иркәм,
Җилләр тынар, туктар бураннар...
«Бу сукмактан бәхетлеләр үткән», —
Диеп искә алсын туганнар.
«Ардым», - дисең, бирешмибез әле,
Рухи байлыгыбыз булганда.
Күз яше дә кайчак җиңеләйтә
Өзелеп-әрнеп күңел тулганда.
«Ардым», - дисең, менә җылы кулым,
Җиде ят күңелне җитә алмас.
Каф тавының Дию пәрие дә
Мәхәббәт ялкынын җиңә алмас.
Әҗәл үзе генә килмәгәндә,
Фани дөнья мине җиңә алмас!
Фәридә Хаҗиева
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала