Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Рәшит Әхмәтҗанов. Акчарлаклар

Рәшит Әхмәтҗанов. Акчарлаклар

Кораб китте еракларга, зур юлларга,Карыйм күздән югалганчы шул якларга.Сез китмәгез, акчарлаклар, акчарлаклар,Чит җирләрдә аерыла пар канатлар.Мәхәббәтне ала алмый бер упкын да,Хыянәтне күтәрә алмый б...

Кораб китте еракларга, зур юлларга,
Карыйм күздән югалганчы шул якларга.
Сез китмәгез, акчарлаклар, акчарлаклар,
Чит җирләрдә аерыла пар канатлар.
Мәхәббәтне ала алмый бер упкын да,
Хыянәтне күтәрә алмый бер дулкын да.
Сау булыгыз, акчарлаклар, акчарлаклар,
Кавышуны вәгъдә итә пар канатлар.
Сөйгән ярым китеп барды кулын болгап,
Кайтыр микән тагын миңа юллар урап?
Сау булыгыз, акчарлаклар, акчарлаклар,
Мәхәббәткә кирәк икән пар канатлар.
#Рәшит Әхмәтҗанов #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи