Россия ислам институтында XV Якупов укулары булып узды. Төбәк фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар күренекле дин эшлеклесе Вәлиулла Якуповның киңкырлы эшчәнлеген, тормыш юлын барлады, хезмәтләре турындагы фикерләрен җиткерде. Мөгаллимнәр дини уку йортларында дин фәннәрен, иске имланы, татар теле һәм әдәбиятын укыту үзенчәлекләре турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Вәлиулла Якуповның наширлек эшчәнлегенә аеруча югары бәя бирде. Бу, бердән, йөзләгән исемдәге дини әдәбиятны, зур тиражлар белән бастырып, арзан бәягә халыкка тарату-җиткерү булса, икенчедән, «ул, дистәләп исемдәге газета-журнал чыгарып, идеологик бушлыкны үзебезнең традицион казанышларны барлый, саклый торган матбугат чаралары белән тутырырга тырышты», – дип сөйләде конференциядә җитәкче.
– Кайберәүләр безнең үзара мөнәсәбәтләрне остазлык-шәкертлек мөгамәләсе дип исәпли. Мин исә моны хезмәттәшлек, фикердәшлек багланышлары, дип әйтер идем. Ул бер-бер файдалы, ышанычлы яңа фикер, башлангыч чыкса, ишетелсә, аны тиз арада эләктереп, күтәреп алырга, киңәйтеп-тәфсилләп язып чыгарга, пропагандаларга ашыга иде. Мин аны шәкертем түгел, фикердәшем, хезмәттәшем, дип саныйм. Исән-сау булса, ул инде, озакка сузмыйча, тарих яки сәясәт фәннәре буенча докторлык диссертациясе якламый калмас иде, – дип, Рәфыйк Мөхәммәтшин Вәлиулла Якуповның дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр урнаштырудагы, устав-документлар, дини укыту стандартлары булдырудагы эшчәнлекләренә тукталды.
Татарстан Рәисе администрациясендәге Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының гражданлык җәмгыяте институтлары белән багланыш буенча идарәсе дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Әскәр Гатинның чыгышы нигездә Якупов укуларында катнашучы студентларга адресланды. «Сәүдә челтәрләрендә, китап киштәләрендә хәнәфичелек мәзһәбенә туры килми торган дини китаплар очрап тора. Әйтик, күптән түгел генә бер кибеттә Ибне Тәймия фикерләрен дәррәү хуплаган китап күземә чалынды. Хәзер күпләр социаль челтәрләрдә «утыра», үз фикер-карашын белдерергә, башкалар белән уртаклашырга ашыга. Теләсә нинди контент төшереп, үзегезгә дә, РИИга да зыян китерүегез ихтимал. Шул сәбәпле, сак булыгыз: социаль челтәрләрне карап-тикшереп торалар. Тәрбия мәсьәләсе – әхлак мәсьәләсе генә түгел, җәмгыять иминлеге мәсьәләсе дә», – дип ул шәкертләрне сак, игътибарлы булырга чакырды.
Укуларда катнашкан «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова «Таян Аллаһка!» әдәби конкурсының икенче этабына 50дән артык эш үткәнлеген һәм жюриның җиңүчеләрне билгеләвен хәбәр итте (заманында әлеге бәйге Вәлиулла Якупов башлангычы белән оештырылып киткән иде). РИИның уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина, Гөлүсә Закирова һәм Рәфыйк Мөхәммәтшин сәхнә түренә җиңүчеләрне чакырып тиешле бүләкләрне тапшырды. Шигърият номинациясе буенча беренче, икенче, өченче урыннарны Нурисә Мөхәммәтова (Башкортстан, Нефтекама), Рузилә Дәүләтбаева (Татарстан, Әгерҗе), Лениза Фазлыева (Татарстан, Мамадыш) бүлешкән; чәчмә әсәрләр буенча шәрәфле өчлектә – Миләүшә Мостафина (Татарстан, Балык Бистәсе), Фатыйма Гыйльметдинова (Башкортстан, Борай районы) һәм Илшат Билалов (Казан); публицистик язмалар буенча алдынгы урыннарда – Ринат Хәйруллин (Татарстан, Мамадыш), Иделия Мәхмүтова (Татарстан, Балык Бистәсе), Гөлнур Мөхәрләмова (Татарстан, Әтнә). Хәбибә Гыйниятуллина (Татарстан, Кайбыч) махсус бүләккә лаек дип табылган.
Эшең дәвамлы булсын
Изге эшең кечкенә булса да, дәвамлы булсын, дип әйтергә яраткан элгәреләребез. Шөкер, «Таян Аллаһка!» конкурсы белән беррәттән, Вәлиулла хәзрәтнең нәшрият, имам-хатыйблык һәм укыту, мәдәният-мәгърифәтчелек юнәлешендәге башлангычлары Казанның «Апанай» мәчете һәм мәдрәсәсе җирлегендә дәвам итә. Бу хакта Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты, «Апанай» мәчете имам-хатыйбы, «Иман» нәшрияты директоры Нияз Сабиров әтрафлы чыгыш ясады.
Күренекле дин әһелләребез – Нияз һәм Әхмәт Сабировлар оештырган «Апанай» он-лайн мәдрәсәсенә чит илләрдән дә кереп укыйлар икән, бу хәл Вәлиулла хәзрәт эшчәнлеген лаеклы дәвам итү түгелмени?! Мәгълүм ки, әлеге мәдрәсә җирлегендә инде берничә ел мәрхүмнәрне дини-милли традицияләребез нигезендә җирләү буенча атналык курслар оештырыла. Анда инде 500дән артык кеше укып чыккан. Бу уңайдан Әскәр Гатин: «РИИ шәкертләрен дә, мәдрәсәгә китереп, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату курсларында укытырга, өйрәтергә кирәк. Шәкертләр мәрхүмнәрнең өчесен, җидесен, кырыгын, елын уздыру турында да дәрес алыр иде», – дип тәкъдим итте.
Заманында Вәлиулла хәзрәтнең ышанычлы ярдәмчеләреннән берсе булган Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Наил Гарипов үз чиратында, Вәлиулла Якуповның «Ислам нигезенә кайту» («К пророческому исламу») китабының әһәмиятенә тукталып: «Әле бу хезмәт тиешенчә өйрәнелеп, бәһаләнеп бетмәгән; вәгазьчелек эшчәнлеген оештырырга өйрәтүче кыйммәтле чыганак ул», – дип белдерде.
Ислам теологиясе кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Радик Зәбиров чыгышы миңа гына түгел, вузга сирәк килә торган бүтән матбугат, мәдәният әһелләренә дә кызыклы тоелгандыр дип уйлыйм. Ул сира фәнен – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлын – яңа ысул кулланып, системалаштырып, схемаларда күрсәтеп укыта икән. Ул бу ысулны үзе «схемаларга салып укыту» дип атый (аны икенче төрле, замана технологияләре яшьләргә адреслаганча, клиблата күзаллау, фикерләү дип тә әйтергә мөмкин). Анда схемага салынган дәрес материалы сурәт-фотогрфияләр ярдәмендә, төгәл мантыйкка нигезләнеп, кыскача аңлатмалар аша бирелә. Бу метод шәкертләргә Пәйгамбәребез заманындагы тарихи вакыйгаларның асылына төшенергә булыша.
Галимнең «Мөхәммәд пәйгамбәр биографиясе схемаларда» дигән хезмәте әлеге ысулны шәкертләргә куллану-аңлатуның беренче нәтиҗәсе булса, укулар барышында ул әлеге ысулны уңышлы куллануның тәгаен яңа мисалларын җиткерде: җыелган халыкка Адәм һәм Гайсә пәйгамбәрләрнең биографияләрен дә схемалар аша аңлату-җиткерү үрнәкләрен – «Пророк Адам в схемах и таблицах» һәм «Иса ибн Марьям в схемах и таблицах» дигән китапларын күрсәтте.
Кайда безнең таяныч?
Еш кына безнең зыялылар, Кавказ халыкларына, аларның мәшһүр шәхесләренә ишарәләп, күренекле шагыйребез Сибгат Хәкимнең:
Рәсүлнең артында таулар,
Биек-биек таулар ич.
Таяныч кирәк язганда,
Кайда минем таяныч?! –
дигән тирән мәгънәле шигырь юлларын кабатларга ярата. Югыйсә, без – тауларга да, олы агайларга да мохтаҗ түгел. Бердән, без үзебез – бөек империяләр тоткан, әллә ничә дәүләт корган халык. Икенчедән, һәр халыкның таянычы – фәкать үзендә. Таяныч ул – элгәреләреңдә, электән яшәп килгән рухи казанышларыңда, борынгы мәдәниятеңдә. Шул җөмләдән караганда укулар барышында яңгыраган «Мөхәммәдия» һәм «Апанай» мәдрәсәләре мөгаллиме Әхмәт Сабировның – «Дини уку йортларында иске имла укыту үзенчәлекләре», «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире урынбасары, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Ленар Гобәйдуллинның «Ризаэддин Фәхреддиннең “Акчуриннар” китабы» дигән чыгышлары таянычны кайдан эзләргә күрсәтүе ягыннан бик гыйбрәтле булды. Иске имла – әлегәчә бәяләнеп бетмәгән биниһая зур, искиткеч кыйммәтле таяныч ул. Иске имланы – мең еллык язуыбызны танымаган, белмәгән тарихчы, педагог, физик, химик, җырчы, шагыйрь... үзен татар зыялысы дип санарга хаклымы?!
Байларның – галиме, галимнәрнең бае булган Акчуриннарны белмәгән, танымаган, үрнәк алырга ашыкмаган байлар, галимнәр татар бае, татар галиме дип саналырга хаклымы?! Әлеге чыгышларны ишеткәннәрдән бер мин генә түгел, күпләр шушындый нәтиҗәгә килгәндер дип уйлыйм. Менә кайда ул татарның үрнәк-өлге алырлык таулары, таянычлары!
- «Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала